|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2022 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева: Улым берүзе ашап бетерергә мөмкинҖәй көне эшләгәннең әҗере кыш көнендә күренә, диләр. Моның хак икәнен хуҗабикәләр яхшы белә. Бакчадагы мул уңышны эшкәртеп кенә өлгер! Ә җырчылар быел нәрсәләр әзерли икән? Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты: – Ел да күп итеп кышка җәй нигъмәтләрен ябам, ел да күп итеп ашыйбыз. Балалар да бик ярата. Узган ел 150дән артык компот япкан идем, җитмәде ул безгә. Апрельдә үк бетте. Быел 200 банка ябарга исәп. 130ы ябылды инде. Борщ, солянка, кыяр тозлау, “Анкел бенс” салаты, кәбестәле консервацияләр, лечо – гадәттә әнә шуларны әзерлим. Дөге белән ташкабактан кышка тәмле консервация әзерләргә ниятләп торам. Рецептын дус кызымнан күргән идем. Гомумән, бик күп ябам. 700 г банканы минем Данил улым да баздан алып менеп, бер үзе ашап бетерергә мөмкин. Гарнир-фәлән дә кирәкми! Тәмле әзерләргә тырышам инде.
--- |
Иң күп укылган
|