|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2022 Шоу-бизнес
Алинә Сафиуллина аэропорттагы хәл турында: «Минем йөрәгем түзмәс иде...»Алинә Сафиуллина кечкенә улы белән ялдан кайтып килгәндә аэропортта гадәти булмаган күренешкә юлыккан. Бу хакта ул болай дип уртаклаша: «Минем кырыйда бер урын буш иде. Яныма бер хатын-кыз килеп утырды, бездә аларны «кара халык» диләр (кимсетеп әйтүем түгел, милләтен төгәл белмәгәнгә генә әйтүем)... Килеп утырды, артыннан баласы килә. Карап торышка 8-10 яшьләр тирәсе... Әни кеше утырды, бала бераз әнисенең кырыенда басып торды. Аннары стенага сөялеп чүгәләде...
Без булсак, иң беренче баланы утыртабыз. Үзебез басып та торырга мөмкин. Уйлап куйдым: бәлки, аларда ир-атлар шуңа күрә таш астыннан чыккан кебектер? Шуңа күрә эшләүне, гаиләне туендыру ягын кайгырталардыр?
Сез ничек уйлыйсыз? Ничек итеп баланы дөрес тәрбияләргә икән? Элек тәрбия ничек булды икән?
...Алар әле һаман утыра. Әни кеше баласын утыртырга уйламый да. Юк, минем йөрәгем түзмәс иде, мөгаен», – дип язган җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|