|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2022 Фаҗига
Казан янындагы фаҗиганең ВИДЕОсы чыкты
Бүген төнге беренчеләрдә Татарстанның Биектау районы Шигали авылында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Квадроциклның йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Йөртүче һәм 37 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Квадроциклның 17 яшьлек тагын бер пассажирын хастаханәгә озатканнар, берникадәр вакыттан соң аның да йөрәге тибүдән туктаган.
Якынча мәгълүматлар буенча, квадроциклның йөртүчесе шлем кигән, ә пассажирлар кимәгән булган.
«Биектау районы прокуратурасы аварияне тикшерүнең барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|