поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2022 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: Моңа артистлар гаепле түгел!

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Сабан туеның милли йөзе югалуның сәбәбе, артистларга мөнәсәбәт турында фикерләре белән уртаклашты, дип яза Татар-информ.

– Сабантуйның милли йөзе әллә кайчан бетте. Моңа артистлар гаепле түгел. Мине зур сабантуйларда катнаштырмыйлар икән, ярый, мин Нурлатта җырлыйм. Шуңа карамастан, мин үзгәрмим, шул ук артист булып калам.
 
Киресенчә, бүгенге көндә артистларга рәхмәт әйтергә кирәк. Без шундый хәлгә калдык: халык милли уен карарга дип түгел, ә артист карарга җыела. Артистлар булмаса, Сабантуйның кызыгы калмый.
 
Мили йөз югалды дип, бөтен гаепне артистка аударып калдыру дөрес түгел. Сабантуйда электән үк авыл артистлары, үзешчәннәр җырлый иде. Артистлар болай да булды. Тамашачыны күпләп җыяр өчен, халык яратканрак артистны чакыралар.
 
Көрәшне алыйк. Чын көрәш калды микән ул? Турысын әйтергә кирәк: көрәшчеләр бер-берсе белән сөйләшеп көрәшә. Аның кызыгы юк. Шуңа күрә авыл Сабан туе миңа күпкә кызыграк, чөнки анда үзешчәннәр батыр калам дип, тырышып көрәшә. Атлар чабышы да бетте, чөнки авылларда чабышкы атлар тотмыйлар. Мин берничә Сабантуйда булдым. Күз буяу өчен, шәһәрдән алып кайтып, «менә күрегез, атлар чаба» дип, атлар күрсәттеләр.
 
Кем телгә оста, кызык мәзәк сөйли, шулар милли уеннарны уйната. Күп артистларны күргәнем бар, алар үзләре тазга башын тыгып, каймактан акча эзли, чүлмәк тә вата. Дөресен әйткәндә, халыкны мәйданга алып чыгып уйнатып булмый. Монда артистның гаебе бар дип уйламыйм. Сабантуйны артист бозмады дип уйлыйм.
 
Элек һәр авылда Сабан туе була иде, аңа акча бүлеп бирәләр иде. Хәзер дә акчасы булганнар артистларны чакырып, авылда бәйрәм оештыра. Анысына да зур рәхмәт. Мин быел Тямай-фест ясый алмадым, әмма стадионда ачык һава концерты куйдым. Сабан туе ясый калсак, чыгымнар күбрәк китә. Бар нәрсәнең бәясе артты. Көрәшчегә фен яки кулъяулык кына бүләк итеп булмый бит инде...
 
Шәхсән үземә килгәндә, без Сабантуйларда милли киемнәрдән такмаклар җырлыйбыз. Милли киемнәрдән Үзбәкстанга барып, «Татарлар» җырын башкардык. Мордовиягә бардык, хәзер Казахстанга барырга җыенабыз. Артист та миллилек өлкәсендә үзенең эшен алып бара. Без майкадан йөрмибез, башка түбәтәй, милли киемнәрдән чыгып, татар телендә җырлыйбыз.
 
Кичке Сабан туйларын үткәрү дә модага керде. Дискотекасын да шунда уздыралар, чөнки бүгенге көндә татарча дискотекалар юк, клублар гөрләми.
 
Кешене яманлап, сәбәп табуы җиңел. Әмма сәбәбе бездә түгел дип уйлыйм.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.08.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»