|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Криминал
Татарстанда әнисен кыйнап үтергән ир-атны 9 елга колониягә җибәрделәрКазанда 52 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян салып, кеше үлемендә гаепләнә. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү ачыклаганча, фаҗига 2022 елның 30 гыйнварында булган. Исерек ир-ат 85 яшьлек әнисе белән ызгышканда аны кыйный. Карчык алган яраларыннан урында ук вафат була, дип яза Татар-информ.
Суд ир-атны 9 елга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимдагы колониягә җибәрде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|