|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Фаҗига
16 кеше гомере өзелгән авариядә кемнәрнең үлүе билгеле
Ульяновск өлкәсе территориясендә ике йөк машинасы һәм микроавтобус бәрелешүе нәтиҗәсендәге юл һәлакәтендә Кыргызстанда яшәүче 14 кеше үлгән. Моңа кадәр микроавтобуста Казахстан кешеләре булган дигән фаразлар бар иде. Өч Кыргызстан гражданы – дәваханәдә. Илчелек хезмәткәрләре хокукый ярдәм күрсәтер өчен вакыйга урынына килгәннәр. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм каза күрүчеләр өчен “кайнар линия” ачканнар.
Ульяновск өлкәсе прокуратурасы кеше үлеменә китергән юл һәлакәте буенча кузгатылган җинаять эшен үз контроленә алды.
Исегезгә төшерәбез, М5 “Урал” трассасында Саратов өлкәсендә теркәлгән DAF йөк машинасы водителе алдында туктап торган Mercedes микроавтобусына барып менгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә 16 кеше гомере өзелгән.
Прокуратура М5 “Урал” трассасының 807нче километрындагы участокта юл хәрәкәте хәвефсезлеген тикшерүне оештырган.
Чыганак: lenta.ru
Фото:ria.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|