|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Яңа китаплар
Алмаз Гыймадиевның сатирик хикәяләре тупланган “Юләрләр авылы” китабы басылдыКөндәлек тормышыбызда күңелле, көлкеле хәлләр гел булып тора. Авыл яки шәһәр тормышында булсынмы, гаилә мөнәсәбәтләрендәме, егет-кызның мәхәббәт аңлашуындамы, эштәме яисә өйдәме, кыскасы, көндәлек дөнья мәшәкатьләрендә эчне тотып көлердәй вакыйгалар бар. Әмма һәммәбез дә аларны күрмидер, ишетмидер. Автор исә, шуларны күреп, җыеп алып, кыска сатирик хикәяләрдән торган җыентык әзерләгән. Барлыгы — 22 әсәр. Алар арасында иң кызыклары: “Аша рәхәтләнеп!”, “Рио-де-Жанейро, Мацэу әфәнде һәм Мәймүнә әби”, “Ник шаккаттың, Рәшит?”, “Чемодан, Пистон һәм Шәмәй” һәм, әлбәттә, “Юләрләр авылы”.
--- |
Иң күп укылган
|