|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Мәгариф
Илшат Гафуров урынына КФУга яңа ректор билгеләндеРоссия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы боерыгы нигезендә, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфасын 5 ел дәвамында Ленар Сафин биләячәк. Михаил Мишустин боерыгын Россия Хөкүмәте порталында бастырып чыгардылар. 24 март көнне Сафинны ректор постына вузның Күзәтчелек советы тәкъдим итте. Апрель аенда ул Россия Фән һәм югары белем министрлыгында аттестация узды.
Ленар Сафин 2010-2020 елларда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләде. 2020 елның сентябрендә ул Федерация Советы составына керде.
2022 елның 21 мартында РФ Югары мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елдан Казан университетын җитәкләгән Илшат Гафуров белән контрактны өзде. Узган елның декабрендә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров 1990нче еллар азагында кеше үтертүдә гаепләнеп кулга алынган иде.
Фото: КФУ сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|