поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2022 Мәдәният

Мәскәүдә «Ибн Фадлан» документаль фильмы премьерасы узды (ФОТО)

21 августта Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында традицион Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды. Мәдәни вакыйга кысаларында мәскәүлеләргә Татарстанда кино төшерүчеләрнең берничә фильмы тәкъдим ителә. Премьераларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" телеканалы көче белән Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән "Ибн Фадлан" документаль-нәфис фильмы башлап җибәрде.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән төшерелде. Аның нигезендә - Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмалары. Илчелекнең килүе Идел Буе Болгарстанының 922 елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле. Сәяхәтче бер елга якын сузылган, авыр һәм куркыныч, төрле илләр аша үткән юлындагы күзәтүләрен тасвирлаган.

Татарстан мөфтие урынбасары, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, кино йортында җыелган тамашачылар алдында чыгыш ясап, "Ибн Фадлан" фильмының ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларындагы төп проектларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Ул кино сәнгатенең теге яки бу идеяләрне җиткерү, җәмгыятьтә пропаганда һәм тәрбия алып бару өчен иң кулай ысул булып торуын ассызыклап, фильм авторларының тамашачыларга җиткерергә тырышкан төп фикерләре турында сөйләде:

– Беренчедән, бу фильм белән без мөселманннарның илебездә төпләнеп яшәүче халыклар булуын һәм Россиянең кабатланмас күпконфессияле мәдәниятен формалаштыруда мөһим роль уйнавын күрсәтергә теләдек. Икенчедән, тамашачылар Россиянең бай, уникаль, күп гасырлык мөселман мәдәнияте булган ислам дөньясының бер өлеше икәнен күрәчәк. Ниһаять, әлеге фильмда болгарларның ислам динен ирекле рәвештә кабул итүләрен һәм бөтен кешелек дөньясына күрсәткән динара тынычлык һәм татулык үрнәген күреп була. Бүген Россия нәкъ менә шушы тарихи миссияне үз эченә ала: ул үзен күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен зур уртак йорт буларак таныта.

Картинада документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Фильмның консультантлары – Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ.б. катнашты.

«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100 тарихи костюм тектерелде, 50 төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында: кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр.

Фильм Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерхан өлкәсендә, Татарстан Республикасының Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә төшерелгән. Фильмның документаль өлеше өчен видеокадрлар күктән торып Казан, Болгар, Җүкәтау, Сувар һ.б. шәһәрләрдә ясалган. Фильм Эрмитажда, РФ Дәүләт тарихи музеенда, ТР Милли музеенда, Мәрҗани фондында (Мәскәү), Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясендә дә төшерелде. Фильмның режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов.

Фильмны караганнан соң, авторлар һәм тамашачылар (алар арасында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде) «Ибн Фадлан» документаль-нәфис кинотасмасы турында фикер алышты. Фильмны тамаша кылучылар кино төшерүчеләргә рәхмәт белдерде, аның татар халкы мәдәнияте өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм сценарийга өстәмәләр кертү буенча үз теләкләрен белдерде.

"Ибн Фадлан" фильмы моңарчы Алабугада 2022 елның июлендә узган җәядән ату буенча традицион "Туган батыр" Бөтенроссия турниры вакытында күрсәтелгән иде. Якындагы киләчәктә аны XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм-ачыш буларак күрсәтү ниятләнә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»