|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2022 Җәмгыять
"Ханская усадьба"дагы урамнарның берсенә Россия мөселманнары эшмәкәрләре Ассоциациясенең 10 еллыгы исеме биреләчәк (ВИДЕО)Шушы көннәрдә РФ мөселманнары эшмәкәрләре Ассоциациясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү тантанасы узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады, мөхтәрәм кунаклар арасында Казахстан бизнесы вәкилләре дә бар иде. Барлык кунаклар Ассоциация юбилее уңаеннан эшлекле хезмәттәшлек уңышлары һәм берләшмәнең яңа планнарын ачучы потенциаль мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашу барышында «Ханская усадьба» ябык типтагы яңа коттедж бистәсе презентациясе белән төзүче вәкиле - «Ханский дом» төзелеш компаниясенә нигез салучы Ильяс Гыймадиев чыгыш ясады. 1200 йортка исәпләнгән бистәдәге урамнарны үткән һәм хәзерге заманның лаеклы сәяси, мәдәни һәм иҗтимагый эшлеклеләре исемнәр белән атау планлаштырыла. РФ мөселманнары ассоциациясенең истәлекле юбилее уңаеннан урамнарның берсенә РФ мөселманнары эшмәкәрләре Ассоциациясенең 10 еллыгы исем бирү турында карар кабул ителде. Әйтергә кирәк, шул ук көнне "Ханская усадьба" бистәсенең беренче йортына нигез салынды һәм киләсе буыннарга теләкләр язылган вакыт капсуласын кую чарасы узды.
--- |
Иң күп укылган
|