|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2022 Фаҗига
Туйда җиде кеше, шул исәптән балалар һәлак булган (ФОТО)Дагыстанда туй фаҗига белән тәмамланган. Кунаклар утырган Газель йөк машинасы белән бәрелешә — җиде кеше, шул исәптән балалар һәлак була. Тагын бишесе хастаханәгә озатылган. Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, авария «Кочубей — Нефтекумск — Минводы» автомобиль юлының 30 километрында булган.
60 яшьлек Газель йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, йөк автомобиле белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматларга караганда, барлык пассажирлар да бер-берсенә туган тиешле булган.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Авариянең шартлары һәм анда катнашучыларның шәхесләре аныклана.
Фото: Дагыстан Республикасы буенча ЭЭМ
--- |
Иң күп укылган
|