|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2022 Шоу-бизнес
"Нинди хисләр белән яшәвемне күз алдына китерәсезме?" - Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыкканШагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыкан. Шушы көннәрдә никахлары булган. Бу хакта шагыйрә һәм алып баручы үзе хәбәр итә. «Кая югалдың син, дип хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең кирәк булуыңны белү – зур бәхеттер. Бу елда социаль челтәрләргә бик сирәк керелә шул.
Тулысынча гаиләмә кереп чумдым. 20 ел буена «Адәм белән Һава» тапшыруын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?
Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый. Өйрәнеп киләм. «Адәм белән Һава» чыга калса, белер идем нинди сораулар бирергә. Әкренләп иҗатка да, виртуаль дөньяга да әйләнеп кайтырмын», –- дип яза Ләйлә Дәүләтова.
--- |
Иң күп укылган
|