поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
29.01.2011 Җәмгыять

Шәрә тәнгә шайтан ияләшә

Россия Православие чиркәвенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча Синод бүлеге җитәкчесе, протоиерей Всеволод Чаплин Бөтенроссия күләмендә җәмгыятьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен киенү кагыйдәсе (дресс-код) әзерләү тәкъдиме кертте.

«Җилбәзәк тышкы кыяфәт һәм үз-үзеңне җилбәзәк тоту – бәхетсезлеккә туры юл. Җилбәзәклек «бер төнлек мәхәббәткә», кыска вакытлы никахларга китерә. Аның ахыры – «күсе аерылышулары», сабыйларның сынган язмышы, ялгызлык һәм акылсызлык, чәлпәрәмә килгән тормыш», – дип яза чиркәү әһеле җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатендә. Протоиерей Чаплин фикеренчә, бу хәлләр «шартлы рәвештә генә киенгән, клоун кебек буянган» замана хатын-кызларына аеруча кагыла. Тышкы кыяфәт һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту ул «шәхси эш» кенә түгел, чөнки барлык халыкларда да гомер-гомергә кешенең тышкы кыяфәте 100 проценты белән аның шәхси эше саналмады, ди Всеволод Чаплин.

 

Россиянең күп кенә сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре протоиерей Чаплинның мөрәҗәгатен кискен тәнкыйтьләп чыкты. Имеш, кешенең тышкы кыяфәте ул – һәркемнең шәхси эше. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Любовь Слиска, бу идеяне гамәлгә ашыру россиялеләрдә ризасызлык давылы куптарачак, дип белдерде хәтта.

 

Илебездәге «демократик» үзгәрешләр, икътисадның базар мөнәсәбәтләренә корылуы әдәп-әхлак төшенчәләрен «социализм калдыгы» сыйфатында себереп түгүгә китерде. Безнең чит ил «дусларыбызга» Россиянең икътисады җимерелүе, армиясе көчсезләнүе генә түгел, ә халкының рухи таркалуы да отышлы. Илебез җитәкчелеге, сәяси-икътисади мәсьәләләргә чумып, әдәп-әхлак төшенчәләренә вакыт таба алмый, күрәсең. Нәтиҗәдә үзәк телевидение каналларыннан, интернет челтәреннән азгынлык ачыктан-ачык пропагандалана. Озакламый хатын-кыз артистларның өсләрендә инде бернинди кием әсәртәсе дә калмас шикелле. Аларның шыксыз сикергәләүләре «шайтан туе» мисалыдыр, мөгаен. Мәскәүлеләр шаукымында Татарстандагы кайбер хатын-кыз артисткаларыбызның да сәхнәләрдә, музыкаль клипларда ярымшәрә калулары бик аянычлы хәл. Яман гадәт тиз йогучан һәм таралучан шул. Шәрә килеш музыкаль клипка төшкән бер татар артисткасы соңыннан туган авылында концертын да оештыра алмаган, диделәр. Авылдашлары җилбәзәк кызга нәфрәт белдергән.

 

Россиядә ирекле «мәхәббәт» чәчәк ата. Мәскәүдә «sex» телефоннары махсус буклетларда, журналларда тәкъдим ителә. Казанда исә йорт диварлары, коймалар «sex» телефоннары белән тулды. Бу сазлык яшь буынны азгынлыкка батырганнан-батыра бара.

 

Халык эчсен, азынсын, тик сәяси таләпләр генә күтәреп чыкмасын, дигән шигарьне Россия патшалары, императорлары яратып кулланган. Ләкин эчкечелек, азгынлык җәмгыятьне таркату гына түгел, дәүләтнең дә юкка чыгуына китерергә мөмкин. Россия Православие чиркәве әһелләре, шушыны сизенеп, чаң кага.

 

Себер, Саратов һәм Төмән өлкәләре, Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәтләре җитәкчеләре протоиерей Всеволод Чаплин тәкъдимен бердәм хуплаган. «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс: «Хатын-кызның, шулай ук ир-атның гаурәте капланган булырга тиеш. Ислам кануннары кушканча киенү ул әле кеше хокукларын саклау да. Гаурәтнең капланган булуы арага хыянәт кертми, азгынлык хисе уятмый. Алексий II үзенең бер чыгышында: «Европа ирекле булырга тели, ләкин Аллаһыдан ирекле булып булмый», – дигән иде. Иреклелек, ягъни җилбәзәклек ул кыргыйлыкка, вәхшилеккә китерә. Кием һәм киенү – җитди мәсьәлә. Кием үзенең тегелеше һәм стиле ягыннан халыкларның холкына туры килергә тиеш. Әдәпле киенәбез икән, җәмгыятебезгә ямь генә өстәлер иде. Ислам дине бу кагыйдәләрне тарата», – дип, үз фикерләре белән уртаклашты.

 

Хатын-кызның сәхнәдә, тормышта шәрәләнүенә хатын-кызларның үзләрен генә гаепләү дөрес булмас, мөгаен. Гүзәл затларны ир-ат чишендерә, азгынлыкка да күпмедер дәрәҗәдә ир-ат этәрә. Димәк, җәмгыятебезне әдәп-әхлак юлына кайтаруда ил җитәкчелегенә дә, дини һәм җәмгыяви оешмаларга да, хатын-кызларга һәм ир-атларга да бердәй җаваплылык төшә.


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы