|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2022 Хәвеф-хәтәр
"Баланың комга ятып, этнең аны өзгәләве күз алдыннан китми": Кукмарадагы хәлләрКукмара районының Рудник бистәсендә урнашкан балалар мәйданчыгында сукбай эт һөҗүм иткән биш яшьлек кызның әнисе аның хәле турында сөйләде. Күп санлы җәрәхәтләр алган бала хәзер хастаханәдә дәвалана. — Хәзер хәтта кыштырдаудан да курка, этне еш искә ала. Төнлә йоклап булмый диярлек – бик нык курка, кычкыра, елый, — ди кызның әнисе.
— Баланың комга ятып, этнең аны өзгәләве әле дә күз алдыннан китми. Авыр, — дидигән зыян күргән кызның әбисе.
Җирле халык сүзләренә караганда, моңа кадәр алар әлеге зар белән хакимияткә мөрәҗәгать иткән, әмма бернинди чара да күрмәгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|