|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2022 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева: “Без моны икәү эшләргә тиеш идек"Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева балалары белән ял итәргә киткән. Камил һәм Айлинә белән алар Абхазиядә ял итә икән. Балаларны диңгезгә алып бару – Линарның зур теләге булган. Бу хакта җырчы болай дип яза: “Без моны икәү эшләргә тиеш идек. Ул бик тә теләде. Соңгы тапкыр дүртәү бергә 2016 елда Испаниягә барган идек. Линар һәрвакыт: “Аларга диңгезгә барырга, ял итәргә кирәк”, - дип әйтә килде. Ләкин шушы 6 ел дәвамында башта балалар институтка укырга керде, аннары сессияләр һәм башкалар. Безнең белән бергә бара алмадылар. Ул киткәннән соң, беренче һәм мөһим максатым – аның теләген үтәү, ягъни балаларны диңгезгә алып бару иде. Диңгез, кояш, таулар – бу сәяхәт безгә көч бирер дип ышанам. Ә Линарым безнең белән һәм бу һәр адымымда сизелә (үз серләребез бар иде). Бу юлы телефонны кулга сирәк алам, бу - үзенчәлекле сәяхәт һәм аны тынычлыкта үткәрәсем килә”, - ди Айгөл Бариева.
--- |
Иң күп укылган
|