поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.08.2022 Әдәбият

Татарлав (хикәя)

Айдар өйгә керешли үк кәчтүмен диван башына атты.

– Җитте, булды! Башка Айгөл исемен дә белмим, төсен дә хәтерләмим. Бүгеннән бар да бетте. Матур хатирәләрне күңел тәрәзәсеннән – delete!
 
Хуҗасының бу кадәр дуамаллануын күргәне, ишеткәне булмаганга, диван башында йоннарына күмелеп яткан мәче дә күзләрен ачып, мыекларын тырпайтты. Айдар, компьютерын кабызгач, тагын да кызды: экраннан әле ярты сәгать элек кенә яраткан кызының фотосурәте елмая иде. Өстәл өстендәге кәгазьләр оча башлагач, мәче чыдамады, фырылдап диярлек диван астына кереп посты. 
 
Мәчегә генә түгел, Айдарның үзенә дә җиңел түгел иде. Берничә ай матур гына очрашып йөрделәр, карамаган кинолары калмады. Камал театры ишек катында билет тикшереп торучы апалар да бу парны таный башлаганнар иде инде. Егет, үз тиңемне таптым дип, күңеленнән генә тәгаенләп тә куйган иде. Ни ярамады, нәрсә килешмәде, һич кенә дә төшенә алмый Айдар. Бүген, гадәттәгечә паркта йөрергә чыккач, тик торганнан Айгөл киреләнә башлады. 
 
– Булды, җитте. Башка очрашмаячакбыз. Сау бул! – диде.
– Туктале, ни сөйлисең? Айгөл, күңелеңне кычыткан чакты мәллә? 
– Әйттем бит, бар да бетте, дип. Бүтән килеп йөрмә. 
– Юк, киләм. Нәрсә булганын әйтмәсәң, артыңнан бер адым да калмыйм. 
– Уф, бәйләнчек. Берни булмады. Талашмыйк, яме, Айдар! 
– Уйлаганым да юк. Син башладың бит. 
– Мин башламыйм, мин төгәллим. Без караган кинолардагы кебек кычкырышулар, аңлатуларны яратмыйм. Җибәр мине тыныч кына. Ни булды дип сорап та йөдәтмә. Шалтыратма да. Сау бул, Айдар! 
 
Шулай диде дә өенә кереп шылды. Айдар ни уйларга да белмәде. Башка кеше тапты микән? Алай дисәң, башка кеше белән йөрергә вакыты да юк инде аның. Көндез – институтта, кич өйдә. Айдар белән күрешкәндә, ул аны өенә килеп ала, илтеп куя. Хәер, белмәссең. Әтисе әйтмешли, хатын-кызның кәефе сәгать эчендә кырыкка төрләнә. Тик менә хәзер нишләргә? Әгәр чынлап торып китсә, Айгөлсез ничек яшәргә? Аны сагынудан саргаеп үләргә генә кала... 
Сөйгән кызы яшәгән тәрәзәләргә карап күзләре талгач, балтасы суга төшкән кеше шикелле кайтыр юлга юнәлде ул. 
 
«Ярар, карап карыйк, синсез үзе озакка чыдар микән? – диде эченнән бер тавыш. – Менә күрерсең, бу сүзләрне ник әйттем дип, зар елар. Инде мендәренә каплангандыр да. Күз яшьләреннән буа буарлыктыр инде. Синең кебек шәпский егетләрне ташлап киткәненә үзе үкенсен!» Һ-м... Кара, бик дөрес сүзләргә охшап тора бит бу. Айдар хәтле Айдарны ташлап киткәненә үкенерлек итәргә! Артыннан кырык кыз ияргәнне күреп, көнләшүеннән шартлар дәрәҗәгә җиткерергә! Тик артына борылып карагач, ул атлаган сукмакта беркем дә юклыгы сукыр күзгә дә күренерлек иде шул. Өйгә дә әнә шул ярсу хисләргә уралып кайтып керде Айдар. 
Интернет челтәрендә танышулар сайтына теркәлү – аның авыр уйлар төене чишелә башлауны аңлата иде. Исемне кем дип язарга? Айдар дип кеше көлдереп булмый бит инде. Тәк, тәк-тәк... Патша малае дип куябыз. Һ-м... Кыскалыкта осталык, диләр: Солтан дип үзгәртик. Менә шулай. Компьютер каршында утыручының йөзе, ниһаять, таныш кешегә охшый башлагач, мәче яңадан диван башына үрмәләде. Күрәсең, аңа да зәңгәр экраннарда әледән-әле алмашып торган сурәтләрне карау ошый. Дөресен әйткәндә, әйберләр белән кизәнгәнче, әнә шулай язып-сызып, карап, уйнап утыру Айдарның гына түгел, мәченең дә гадәтенә әйләнеп бара иде шикелле. 
 
...Айгөл урамнан кергәннән бирле дәшми. Бүлмәдәш кызлар (алар бер бүлмәле фатирда өч кыз бергә тора) кичке ашка чакырды – чыкмады. Кабат-кабат кыстамадылар – бу өйдә «Ашыйсым килми!» дигән сүзләргә күптән ияләшкәннәр иде инде. Гөлсем ноутбугы белән диванга – бөгәрләнеп яткан Айгөлнең аяк очларына кунаклады. Башка вакытта: «Сиңа урын беткән мәллә, нигә диванга утырасың, бар өстәл янына!» – дип пыр килгән Айгөл шым гына ята биргәч, дусты шикләнеп калды.
 
– Ни булды? – дип сорады ул. – Өйдә имин генәдер бит?
– Яхшы. 
– Алайса нигә серкәң су күтәрми? Айдар бер-бер сүз әйттеме әллә?
– Әйтмәде. Мин үзем.
– Китче әле? Нәрсә дидең инде?
– Башка килмә, дидем. 
– Вәт, тиле. Нәрсә, төн чыкканчы җеннәр алмаштырып куйды мәллә? Кайдан табасың андый әүлияне? Эчми-тартмый, башкалар белән дискәтүкләрдә шәләй-вәләй йөрми. Торырга фатиры бар, төс-бите, буй-сыны бер дигән. Ни җитми сиңа?
 
Айгөл мондый һөҗүм көтмәгән иде ахры, мышык-мышык еларга тотынды. 
 
– Я инде, бигрәк нәзберек инде үзең, еларга гына торасың. Айдар кебекләрне ташлап торгач, кем яклар да кем саклар үзеңне? 
– Мин үзем үземне яклармын. Авыл кызы эшкә батыр булып үсә. Эшләрмен дә табармын. Алайса... Алайса... – Айгөл тагын сулкылдарга кереште. 
– Әйе... Шундый хислеләр әйләндерә торгандыр инде ул Җир шарын. Югыйсә, бер төрле генә торып, кояш та бер яктан гына кыздырыр иде, болыт та күренмәс, җил дә исмәс иде, әйеме? – диде Гөлсем, ахирәтенең яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. – Шәһәр малайларына ышанычың юк инде, алайса? 
– Юк шул. Әти-әниләре канат астында яшәгән чебеш кебек бит алар. Айдар да расписаниегә корылган будильник шикелле. Иртән «Хәерле иртә!» дигән SMS, кич – «Тыныч йокы!» Кичке биштә – ишек кыңгыравы, һич югы бер биш минутка соңга калсын, я иртәрәк килсен иде. Анда эт алып чыккан кебек җитәкләп паркта йөреп керү, бер көнне кино, икенче көнне театр... Ярты ел шулай бит. И-и, Гөлсем, Гөлсем... Яратмагандыр ул мине. Яратса, сулар сулышымны тыңлап кына утырмас иде. Мәхәббәт утында янучылар парларын югалтудан куркадыр. Ә ул юк. Яулап алынмаган үр түгел, эзләп табылмаган пар түгел, диләр бит. Әгәр үзем кумаган булсам, ул минем янга йөреп, барыбер бер туяр иде. «Вакытында китә дә белергә кирәк», – ди минем әнием. 
 
– Ә әниең мәхәббәтеңне аяк астына салып таптарга ярый, дип әйттеме соң? Күзләреңнән күреп торам,  үзең дә яратасың бит. 
– Яратам... Үлеп яратам. Тик мин зиндандагы хан кызы кебек. Ияләшә барган саен кыенрак. Соң, үзең уйлап кара: көтелмәгән берни дә юк. Бар да яхшы, бар да шәп. Тик күңел батырлык, егетлек үрнәге дә көтә бит. Их, килсен иде дә бер рыцарь, ак атка утыртып алып китсен иде!
– Менә сиңа мә! – Гөлсем ноутбугын кочаклаган килеш, Айгөлгә якынрак килеп утырды. – Рыцарь кирәк дисең инде алайса? Ак атта дисең инде?
– Тукта, син нәрсә уйлап таптың анда? Күзләрең бик мут елмая, кызый.
– Болай итәләр аны. Яратам, шуңа да китәм дип елап ятканчы, менә шушы пәрәвез челтәреннән ат атлы принцлар эзләп карыйбыз. Тик кара аны, андый идеаль кияү юк икән, безнең күз каршында шылтыратып, Айдарыңнан гафу үтенәсең. Әгәр дә очратасың икән... ат ат җигелгән тарантаска безне дә утыртып, урам әйләндерәсең? Килештекме?
– И-и уйлап та чыгарасың инде. Ат дигәне безнең авылда да калмады бит инде.
– Ярар, катлауландырма, безгә мең ат көче булган тимер аты – биек-биек, затлы-кыйбатлы джип та ярап торыр! 
 
Танышулар сайтында тагын бер кеше өстәлде. Айгөл, фотошопта үзен хан кызы итеп киендереп куйгач, танымаслык булып үзгәрде. Күзләре генә элеккегечә яшькелт һәм, мөгаен, Айдар гына күреп алырлык нурлы иде. «Ханбикә» исеме белән теркәлеп, биш минут та үтмәде, патша сараеның ишеген шакыдылар. Гөлсем, «Ур-ра!» кычкырып, Айгөлне җилтерәтергә кереште. 
 
– Аулак өйгә егет килгән, нишлибез? Тәк... параметрлары мондый: өйләнмәгән, шат күңелле татар кызы эзли, мускуллары ничава, йөзен күреп бетереп булмый – безнең сыман күзләренә битлек кигән. Исеме – «Солтан»...
 
Интернетта очы-кырые күренмәгән аралашу җепләре ялганды. Ханбикә һәм Солтан белән башкалар да танышырга омтылыш ясап карады. Ә болар юк – берсен берсе тапкан ике гашыйк сыман, иртә дә, кич тә, ашау да, йоклау да компьютер тирәсендә. Ә сөйләшер сүзләр күп икән...
 
–Ә синең сөйгән егетең бармы? – Сүзне Солтан башлады. 
– Бар. Тик аңлаша гына алмыйбыз. 
– Икегез ике телдә сөйли мәллә?
– Шулай булып чыга. Минемчә, мәхәббәттә бер-береңне хөрмәт итү генә җитми.
– Һ-м... Бу кызлар кызык фикерли икән. Соң ни кирәген әйтмәгәч, егетләр аны кайдан белсен инде?
– Йөрәкне укый белмәгәч, мәхәббәт була димени?
– Ә син ни көткән идең? Чәчәкләр? Акча? ЗАГС пичәте?
– Юк. Юк. Юк.
– ???
– Ләкин тормышны кызыклырак, төрлерәк тә итәргә була лабаса. 
– Килешәм. Без, шулай тиеш, дип күп нәрсәгә күз йомабыз кебек.
– Менә-менә. Ә синең нигә ачуың чыгардылар? 
– Киреләнә. Тырт та пырт. Бер җылы сүзе юк. 
– Бәлки ул аны синнән көткәндер? Әйттеңме соң? 
– ??? Белмим. Әйткәнмендер. Аның турында начар уйламавымны гына беләм. 
– Син аның белән тормышың бәйләргә җыенган идеңмени?
– Шулайрак...
– Солтан, бу хакта аңа әйттеңме соң?
– Һәр нәрсәнең үз вакыты, Ханбикә. 
– Хәзер нишләргә җыенасың? 
– Белмим.
– Тәкъдимне ул көтмәгәнчә ясыйсың калган...
– Булышыр идеме? 
– Әйтеп торам бит, без хатын-кызларга  башны әйләндерерлек вакыйгалар, хисләр, тойгылар кирәк, дип. Үзең уйлап кара. 
– Ул минем белән сөйләшеп тә тормас инде хәзер. 
– Нигә алай дисең? Йөрәген ишет син аның. Менә мин дә аны һәр көнне көтәм. 
– Үзең кугач тамы?
– Мин бит аннан түгел, ә бертөрлелектән туйдым. Аңламый икән, килми икән, димәк, мин дөрес эшләгәнмен. 
– Бигрәк куркыныч кешеләр сез, кызлар. Егетләр хисе белән уйнау берни түгел сезгә...
– Сез дә әллә-ни кырмыйсыз әле.
– Ә минем хыялларым иксез-чиксез. Шул хыял дөньясында бердәнберемне бәхетле итәрлек җитмеш җиде тулпар атым бар...
– Шулай булгач, нигә берсенә атланып янына бармадың?  
– Тиеш идеммени?  
– Шуңа баш җитү үзе үк батырлык инде ул бу заманда...  
...Сүзнең йөгәне юк. Интернетта ни әйтсәң дә килешә. Үпкәләтәм дип тә уйламыйсың, киләчәккә планнар да корасы юк. Бер кушамат уйлап табасың да ни уйлыйсың, шуны язасың, күңелең бушатасың гына. Аннан бу гадәткә әйләнә. Су кебек, һава кебек, ризык кебек – аралашу мохтаҗлыгы син интернет.     
 
Кызлар Айгөлдән көлде генә. Елап ятмагач, ярар шунда дигәннәрдер инде. Ә менә Айдарның баштанаяк виртуаль дөньяга чумуына әти-әниләре тәмам хафага төште. Нишләргә белмәделәр – чит илгә юллама да алып карадылар – бармады. Берәр атнага авылга кайтыйк, дип кыстадылар, кайтмыйм, дип кырт кисте. Бассейнга, тренажер залына абонемент та алдылар, бер-ике барды да шуның белән шул. Ак төстәге машина бүләк иткәч, йөзләре нурланып киткән шикелле булган иде. Тик бер-ике кат шәһәр урап кайтудан ары китмәде – һәр иртәдә чыгып тимер атын сыйпап керә дә тагын компьютерына ябыша. Көннәрнең берендә бичара ата-ана авыр артиллериягә күчәргә булды.
 
– Малайны өйләндерергә кирәк! – диде әтисе. 
– И-и яшь бит әле, – дигән булды әнисе. 
– Мин сиңа өйләнгәндә егерме дә тулмаган иде, хәтерең чуалмаган булса...
– Без бит икенче төрле идек. Улыбыз гаиләне ничек тартыр икән менә.
– Башына төшкәч, тартыр... Аннан без дә янәшәдә генә бит. Булышырбыз.
– Шулай дисеңме, атасы...
– Тик кызны кайдан табабыз? 
– Табабыз! Безнең малай кебек асыл ир-ат өчен кыз-кыркын чират торырлык. 
– Болай кампитр артында утыра бирсә, асыл товарга көя төшмәгәе...
 
Туган-тумача, таныш-белешләрне дә чакыргач, түгәрәк өстәл ООН белгечләре фикер алышкан бик тә мөһим киңәшмәне хәтерләтте. Нәсел-нәсәбәләр барланды, шәҗәрәләрнең хәтта тугызынчы буыны искә алынды. Килен булачак кеше исемнәре ачыкланганда Айдар кайтып керде. Соңгы бер-ике сәгать эчендә яучыга әйләнеп бетә язган кунаклар моны бик яхшыга юрады. 
 
– Улым, – диде әтисе. – Бүген кунак ашы үткәрсәк, ничек булыр икән? 
– Мин үземә күлмәкләр дә әзерләп куйдым инде, – диде әнисе. 
Айдарга «Ярар!»дан башка сүз әйтергә кирәкми дә иде. 
 
Өйдә күңелле мәшәкатьләр башланды. Кемдер камыр куйды, кемдер бәлеш өчен ит турый башлады, өстәлгә тәлинкәләр, пычак, кашыклар менеп кунаклады. Телефон кәрәзләренә ут капкан иде ахры – анысы да сөйләшә, монысы да. Үзләре серле генә Айдарга карап алалар. Кызык икән монда хәлләр. Айдар берни аңламый җилкәсен генә җыерып, бүлмәсенә кереп бикләнде. Һәм... диванга сузылып ятты. Кайту белән интернетын кабызмагач, мәчесе тагын колакларын торгызып хуҗасына текәлде.
 
– Нәрсә, Песәй Песәевич, аптырадыңмы? Бу дөньяда бик беләсең килсә, кызык хәлләр булып тора шул. Менә син уйлап кара, Җир йөзендә күпме кеше яши.
 
Шуның яртысыннан күбрәге ялгызлыктан интегә. Беләсеңме, ник? Чөнки алар үз бәхетләрен эзләп таба белми. Яки тапкан бәхетләрен сакламыйлар. 
Аркасыннан сыйпаган саен, мәчесе дә иркәләнебрәк мырлады. Айдарның сүзе бетмәгән икән әле. 
 
– Менә танышулар сайты да ялгызаклар белән кайный. Мин дә ялгыз. Беләсеңме, ник? Чөнки мин бәхетем өчен көрәшә белмим. Әнә әти-әни табын әзерли. Минем күңелне күрмәкче булалар. Ә мин үземне үзем таба алмый интегәм. Җитмеш җиде тулпар атым бар, имеш. Тукта, тукта...
 
Сыйпалган җиреннән көтмәгәндә идәнгә килеп төшкәч, мәче сыртларын кабартты. Көйсез хатыннар кебек, характерын күрсәтергә генә җай чыкмады – кулына телефонын эләктереп, Айдар урамга атылды.
 
...Айгөлнең сайтка кергәненә ике сәгать инде. Солтан күренми. Суга төшкән кебек юк. Соңгы ике айда егетлек үрнәге булган интернет-дусты белән бу кадәр озак сөйләшми торган юк иде. Аптырагач, китап укып та карады. Юк, башка берни керми. Күзе һаман экранда, яңалык көтә. Ә ул юк. 
 
Кинәт телефон шылтырады. «Айдар?» Аптыраудан, каушаудан нишләргә дә белмәде Айгөл. Нәрсә дип әйтергә? Мин интернеттан дус таптым, синең белән аралаша алмыйм, дияргәме? Әллә, сагындым, кил, дип чакырыргамы? Аннан аның кочагына сарылыргамы? Әйтергә генә җиңел. Үзең ку да аннан чакыр, имеш. Ә телефон, мине алучы юк, дип сүнәргә уйламады да – бертуктаусыз җырлады да җырлады... Төн уртасы җитәрәк Гөлсем чыдамады – трубканы алып: «Ул йоклый инде», – дип җавап бирергә мәҗбүр булды. Шулчак ишек кыңгыравы чыңлады. Гөлсемнең дә йокысы качкан төн иде бу – ишек катына килеп басты. 
 
– Кем бар? – диде ул сагаеп кына.
– Бу – Гадел, Айдарның дусты. Ач әле, сүзем бар, – диде ул, эре генә.  
 
Күршеләрне уятудан куркып, ишекне ачты кызлар. Ә дип тә, җә дип тә әйтергә өлгермәделәр. Бер егет Айгөлнең авызын томалап алып чыгып китте. Икенчесе Гөлсемгә нидер аңлатырга теләп фатирда калды. Аңлаткандыр, күп тә үтмәде, алар җитәкләшеп диярлек, подъезд каршына чыктылар. Ә әле генә кыз урлап киткән ак машинада Айдар өйгә ашыга – бәлеш төбе суынганчы, әти-әнисен килен белән таныштырырга кирәк! 
 
 

Гөлүсә ЗАКИРОВА
Идел
№ --- | 18.08.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»