|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2022 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиевка: "Бик күп артистлар шулай кылана башлады... Бу дөрес түгел! "Шушы көннәрдә Әнвәр Нургалиев Башкортстан якларында концертлар куйган. Җырчы Тюбинг-парк Таш-Елгада чыгыш ясаган: үзе дә җырлаган, халыкны да җырлаткан. Бу хакта ул болай дип яза: «Янаул якларында кыздырдык... Әпәйт халыкны җырлата, үзе җырламый, Әнвәр үзгәрде, эреләнде, дияр инде кайберәүләр... Бу концерт беткәч, азактан рәхәтләнеп бергә җырладык. Сез ничек уйлыйсыз, языгыз әле?» – дигән Әнвәр.
Интернетчылар төрле комментарийлар язганнар. Хуплаганнары да, тәнкыйтьләгәннәре дә бар. Арада хәтта:
«Концертка тамашачы сезне тыңларга килә, ә халыкны түгел. Концерт вакытында артист үзе җырларга тиеш. Бик күп артистлар шулай кылана башлады... Бу дөрес түгел! Магомаев һәм башка бөек артистлар алай итмәде»
«Концерт эстетик яктан матур, зәвыкле булырга тиеш. Соңгы арада кайбер артистларның тамашалары балаганны хәтерләтә башлады алайса...» – дип язучылар да бар.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|