|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2022 Җәмгыять
Язучы Ләбиб Лерон борчылуын белдереп Татарстан имамнарына мөрәҗәгать итте«Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон зиратларда кабер ташларына язылган татар исем-фамилияләренең дөрес язылмавына борчылуын белдерде. «Зиратларда кабер ташларындагы татар исемнәре русча язылган. Кайда булсак та, «паспорттагыча язылган» дип әйтәбез. Хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәсем килә: исем кушканда исемнең дөрес язылышын күрсәтсеннәр иде. Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» һ.б. хезмәтләрендә дөрес язылышны карарга була. Бөтен ышаныч – балаларда. Оныкларыбыз саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Өлкәннәр дә тел сагында тормаса, кем калыр?» – диде ул «Мәчкәрә укулары» конференциясендә чыгышында.
Ләбиб Лерон кешенең исемен татарча яза белмәгәч, татар теле дип сөйләшүнең мәгънәсе калырмы, дигән сорау куйды, дип яза Татар-информ.
«Белмим, бу зиратта гына шундый хәлме, әллә замана бәласеме? Исемнәрне күзли башлагач, тәмам күңел төште. «ә», «ү», «җ», «ң», «ө», «һ» хәрефләрен русчалары алыштырган. Үз фамилияңне татарча дөрес язуның нинди авырлыгы бар? Якын кешеләребезне хөрмәтлик», – дип саный мөхәррирнең кызы, танылган татар блогеры Айсылу Лерон да.
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев исемнәр бирү мәсьәләсен көн кадагында торуын искәртте. «Әти-әнисенең беренче хәрефләреннән китереп чыгарган исем кушучылар да бар. Бу хакта Җәлил хәзрәт Фазлыев та хезмәтләр язды», – дип билгеләп үтте ул.
--- |
Иң күп укылган
|