|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2011 Мәдәният
Җырчы Алинә Шәрипҗанова (ФОТО)Хисләр өермәсе, бөтереп ала торган ташкын... Аның җырын тыңлаганда күңелгә әнә шундый чагыштырулар килә. Җырында: «Сине көтәм, иркәм, Көн дә төштә күрәм. Ник кайтмыйсың яннарыма?»
– дип өзгәләнүе, Каф тау артындагы сөйгән ярына ишетелеп, аны да, сагынуына түзәр хәлен калдырмый, кайтыр юлга кузгатыр кебек.
Алинәнең Казанга кечкенә кызыл машина белән көн дә Биектаудан килеп йөргәнен ишетеп белә идем. Баксаң, Казан артына Сарытаудан күченеп килгән кыз икән ул. Татарстанга нәсел тамырларын эзләп кайтканнар дияр идең – Шәрипҗановларның тамырлары Сарытауда. Казан ягын сайлауларының сәбәбе – Алинәнең җырын кайгыртудан. «Минем һәрвакыт татар мөхитендә яшисем килә иде», – диде ул сөйләшеп утырганда. Рус шәһәрендә туып-үскән, тамырларында поляк, рус, татар каны кушылып аккан кыз туган теле дип татар телен саный.
«Татар җыры» фестивалендә өч тапкыр лауреат булып, өч «Алтын Барс» алды ул. 2010 ел бәйгесендә бу бүләк аңа «Кабатланмас тавыш» номинциясендә бирелде. Алинә. Бу исемнең мәгънәсе – башкалардан аермалы дигәнне аңлата. Русча әйтсәк – «иная». Исем җисемгә туры килә ул.
«Балачагым турында хатирәләрем бик матур минем. Әти-әни, дәү әни, дәү әтиләрем, энекәшем, уенчыклар... Бала бәхете өчен ни кирәк инде тагын! Менә минем 6 айлык бик бәләкәй чагым. Күрәсезме, бар да тәртиптә. Башлык та, күлмәк тә, урындык та».
«Мин инде үскәнмен, курчагым кадәр булганмын».
«Вакыты җиткәч, балалар бакчасына бирделәр үземне. Тик, нигәдер, бик үк яратып бетермәдем мин ул бакчаны. Дәү әнием белән өйдә тору күбрәк ошый иде шул миңа. Бу фотода 4 яшьлек чагым».
«Бу фотода әтием Наил Рәшитович һәм әнием Любовь Анатольевна. Әтием бик йомшак күңелле, әнием кырысрак холыклы. Тәртипсезләнә калсак, безгә – энем белән икебезгә, күбрәк әнидән «эләгә» иде».
«Бу минем яраткан дәү әнием Камилә Сибгатовна. Нинди генә уеннар уйлап тапмый иде ул минем өчен. Без аның белән бик күп китаплар укый идек, төймәләрдән мозаика тезеп уйный идек. Ул Сарытауда калды инде, безнең белән күченмәде. Аның белән телефоннан яки интернет аша аралашабыз».
«Сарытау өлкәсенең Ершов шәһәрендә яши идек без. Әти-әнием анда билгеле кешеләр – икесе дә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе каршында оешкан вокаль-инструменталь ансамбльдә җырлыйлар иде. Әтием үзе оештырган ансамбль иде ул. Әни белән шунда танышып өйләнешкәннәр алар».
«Күрәсезме – фотода октябренок Алинә. Мәктәптә укыганда бик актив идем мин. Дәресләрдә кул күтәреп сөйли идем, барлык бәйрәмнәрдә катнаша идем. «Выскочка» булганмын икән, дип уйлыйм хәзер».
«Миңа инде үсмер кызлар төсе кергән».
«Энем Радик. Без аның белән бик тату үстек, хәзер дә тату яшибез. Икебез дә зур сәхнәдә, икебез дә җырлыйбыз».
«Без – өебездә. Мин, әнием, энем, кунак кызыбыз Ләйсән. Өебезне без чын мәгънәсендә үз кулларыбыз белән төзедек. Иске йорт сатып алдык та, шуның урынында яңаны күтәрдек. Кирпечләрне энем үзе салды. Ишек алдындагы казлар да үзебезнеке. Кызыл машина янындагы ак казлар».
«Бу – Сырок. Безнең уникаль күсебез. Аны безнең өйнең барлык почмакларында күрергә мөмкин – тумбочкада да, компьютер янында да, бакчада да...».
Менә шундый ул Алинә Шәрипҗанованың гаилә альбомы. Әлегә без аны ябып торабыз. Алинә тормышында үзгәрешләр булганчы...
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА cәхифәcе |
Иң күп укылган
|