поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
17.08.2022 Мәдәният

Казан халкына Open Air форматында бушлай концерт бүләк итәләр

Tatar Radiosi Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәмнәр чарасын ачып җибәрә һәм Казан халкына зур музыкаль тамаша - татар эстрадасы йолдызлары катнашында Open Air форматында бушлай концерт бүләк итә.

Җәйне болардан башка күз алдына да китереп булмый торган вакыйгалар була. Шуларның берсе - Tatar Radiosi оештырган татар популяр музыкасы белән масштаблы Open Air. Бушлай шоу татар һәм башкорт йолдызларын, дистәләгән мең тамашачы һәм җыр яратучыларны җыя.

Беренче тапкыр Open Air 2001 елда Г.Камал театры каршында узды, ә 2019 елда «Горки-Әмәт урманы» паркында 20 меңнән артык кеше җыйды! 2020 елдан 2022 елга кадәр фестиваль эпидемиологик чикләүләр аркасында үткәрелмәде.

2022 елның 18 августында Tatar Radiosi «Казан» гаилә үзәге каршында татар хит-парадлары лидерларын яңадан бер урында туплый. 18.30 сәгатьтән башлап, шәһәрнең иң зур ачык мәйданчыкларының берсендә сезонның 30 татар йолдызы башкаруында иң  популяр музыкасы яңгыраячак. Биючеләрнең гаять зур дүрт сәгатьлек марафоны, утлы музыка һәм бик яхшы кәеф шәһәр халкына Tatar Radiosi ннан чын бүләк булачак.
 
Күпсәгатьлек тамашаны ТМТВ «Балалы Солянка» балалар премиясе лауреатлары ачачак. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм яраткан радио диджейлары булачак. Көтелгән төп сюрприз: хедлайнер, Татарстан меломаннарының яраткан һәм чын халык җырчысы Фирдүс Тямаев.
 
Бәйрәм концертында катнашалар: Шәрәпҗан, Лада, Илнат Фәрхуллин, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Лия Шамсина һәм Артур Маузер, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Айдар Рәкыйпов, Илмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Зәринә Асылкаева, Илдус Садыйков, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл һәм Эльмир Зиянгировлар, Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, Таңсылу, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар.
 
Башлана - 18.30 сәгатьтә. Концертка керү ирекле.
0+
Фото: пиксабай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.08.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы