поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2011 Милләт

Киләчәк хакына

Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Харис улы Гыйлметдиневкә ачык хат

Исәнмесез, Альберт әфәнде!

 

Сезгә мәгълүм ки, татар халкында хатны башлап җибәрүнең гасырлар буе чарланып килгән үз йоласы бар. Шуңа хөрмәт йөзеннән мин хәзер, исәнләшкәннән соң, сәләм юллау, сәләмәтлек теләү гыйбарәләрен бәян итәргә тиеш.

 

Кагыйдә буларак, сүзләр башта эчтән әйтелә (хат язганда ул бигрәк тә шулай, чөнки хат сөйләме әйтмә сөйләмгә нигезләнә), ягъни кәгазьгә төшергәнче, аларны әйтеп карыйсың: сәләм, сәләмәтлек, дисең. И-и-и ничек көйле, аһәңле, чын татарча әйтелә, ишетелә бу сүзләр...

 

Хәзер менә шул сүзләрне яза башлаган идем дә төртелеп, тукталып калдым: сәлам, сәламәтлек... Бөтенләй чит-ят әйтелә, ишетелә... Үзегез дә башта татарча әйтеп, аннары язылганны кычкырып укып карагыз әле – бер иҗеген нечкә, икенчесен калын итеп, ягъни бозып, табигый булмаганча әйтерсез. Мондый хәлгә тарыганда, күпчелегебез сөйләмебезне күрәләтә, белә торып бозуыбызны сизсәк тә, "нишлисең инде орфография кагыйдәләребез шулай кушкач", дип ирексездән кул селтәргә күнеккәнбез.

 

Тик Сез – вазыйфагыз буенча мондый хәлгә кул селтәмәскә, ә бәлки "минем урында укучы бала булса, нишләр", дип уйларга тиешле зат. Әйдәгез, эш урыныгыздан файдаланып, якындагы берәр мәктәпкә кереп, шушы хаттагы әлеге сүзләрне башта укучыдан, аннары аны укыткан укытучыдан кычкырып укытып карагыз әле; шикләнмим: нәкъ язылганча, ягъни бозып укыячаклар. Алга таба да күзәтүгә алыгыз: алар бу хатаны – ничек язылган шулай әйтү хатасын – дәрестә сөйләгәндә дә, башка урында (радио, телевидениедә, җыелышта һ.б.) чыгыш ясаганда да кабатлаячак. Чөнки мәктәптә шулай күнектерелгән.

 

Инде мәктәпкә кергәч-кергәч менә бу сүзләрне дә әйттереп, яздырып карагыз әле: әдәм – адәм, әгъзә – әгъза, әммә – әмма, әмәнәт – әманәт, бәлә – бәла, вазыйфа – вазифа, вәзгыйәт – вазгыять, гыйбәрә – гыйбарә, дәгъвә – дәгъва, икътыйсат – икътисад, мәгълү­мәт – мәгълумат, мөхит – мохит, рәссәм – рәссам, сүрәт – сурәт, хәләт – халәт...

 

Шикләнмичә әйтә алам, әлеге әңгәмәгез бер сорауга килеп төртеләчәк: нигә соң мәктәптә бер төрле әйтеп тә икенче төрле язарга өйрәтәләр? Нигә?

 

Баланың аптыраулы мөлдерәмә карашына ничек дип җавап бирерсез икән? Тел төбемне сизендегез булыр – бу хатның да асылы шушы сорау бит – мин дә Сезгә шушы сорау белән текәләм: нигә шулай?

 

Үземә дә эшем буенча бу сорауны еш ишетергә туры килә. Шулай бервакыт Казан мәктәпләренең берсендә бишенче сыйныфта булырга туры килде. Укытучы кыз диктант яздыра. Әледән-әле берәр баланың язганына күз ташлап китә. Менә берсе янында тукталды. Түзмәде, дәрестә чит кеше бар дип тә тормады:

 

– Ник пристаньнәр дип яздың? Мондый сүздә кушымча ничек языла? Күпме тукырга була! – дип кызып алды.

 

Дәрестән соң "сөйләштек".

 

– Бу балага татар теленең төп законнарыннан берсе – сингармонизм законын өйрәткәнсездер инде: татар сүзләре бөтенләе белән йә нечкә генә, йа калын гына әйтелә һәм языла; кушымча ялганган очракта ул да йә нечкә, йа калын гына була; бездә, галим Гыйбадулла Алпаров әйтмешли, башка телләрдәге кебек боргалану юк.

 

– Белә, әлбәттә. Программада каралган.

 

– Димәк, аңарга пристәннәр дип язарга закон үзе куша...

 

– Сез тагы бу сүзнең алынма икәнен танымаска, перистән дип язарга да кушарсыз?

 

– Мин кушмыйм, ә телебезнең сүз башында, иҗек башында ике янәшә тартык (протеза, эпентеза) алдыннан сузык өстәлүе законы куша. Халык үзе шушы законны үтәп, телен саклап кала алган, аны баета килгән: өстәл, эшләпә, эскерт, бүрәнә, карават... дигән. Бүген дә әти-әние, әби-бабасы ыстанса, эшпиун, персидател, перизидент дигәч, тел законы шулай әйтергә кушкач, бала нигә перистәннәр димәскә, шулай язмаска тиеш соң?! Нигә?

 

Яшь мөгаллимәбез төшеп калганнардан түгел иде, чын укытучы буларак, дәлилне бик тиз тапты – өстәлдә яткан беренче дәреслекне эләктереп алып, актара да башлады.

 

– Министрлык раслаган дәреслектәге Бәшировны, Әпсәләмовка дигән кушымчаларны, сингармонизм законына сукырларча буйсынып, үзгәртергә кушарсыз?

 

– Нигә сукырларча? Аңлап, закон белән килешеп үзгәртергә. Үзегез үк, чын татар кешесе буларак, нечкә әйтәсез, ә балалардан, икейөзләнергә мәҗбүр итеп, калын яздыртасыз. Нечкә әйтелешле фамилияле балалар (менә мәктәп исемлегеннән – Хәбирев, Җәлилев, Мирсәлимев) нишләргә тиеш? Җитмәсә, миңа директорыгыз грант юллап министрга язган хатыгызны күрсәтте. Анда Шәймиевкә дип, янәшәсендә генә Вәлиевка дип язасыз. Нигә?

 

Бу хатны язуда кызыбызның үзенең дә катнашы булганга, шундук кызарып чыкты, хәрәкәтләре тагын да кискенләнде – өстәлдән газет алып, миңа төртеп үк җибәрә язды.

 

– Башта боларны күрер идегез: бер үк биттә вазифа да, вазыйфа да, бер үк тамыр хәл дип тә, халәт дип тә языла. Шулай язганнар сингармонизм законын белмиләрмени. Менә "Мәгърифәт" газеты Шәймиев, Вәлиевләрне дөрес төрләндерсә дә, Галиев, Гыйләҗев, Хәсәновларны барыбер "урысча" төрләндерә. Белмиләрмени законны? Ул журналистларны үзегез укытасыз дидегез ич. Нигә соң тәртип булдырмыйсыз?!

 

Бу юлы инде минем караш аска төбәлде, тын кысылды. Шулай да мин журналистларны якларга тиеш идем. Тема миңа да турыдан-туры кагыла. Хәзер шул хакта укытучыбызга әйткәнне Сезгә дә кабатларга мәҗбүрмен. Тик башта янә бер чигенеш ясап алыйк әле – фамилияләргә карата сүз чыккач, баягы мәктәпкә баргач, Сез үз фамилиягезне дә әйттертеп һәм яздыртып карагыз әле – ничек әйтерләр дә ничек язарлар икән. Татарстан Президентының Сезне министр итеп билгеләгән Указында Гыйльметдиновны дип язылган иде ("Ватаным Татарстан", 2009, 18 март). Нечкәлек билгесенең ни өчен куелуы аңлашылмый – татар кешесе болай да, сингармонизм законын үтәп, "гыйл"ны (не) шуннан соң килгән иҗек нечкә булса (гыйлем, Гыйлметдин) нечкә итеп, калын иҗек килсә (Гыйлфан) калын итеп әйтәчәк һәм язачак. Указны "Татарстан" радиосыннан җиткергәндә орфоэпия нормаларын дөрес үтәүче дикторыбыз, Татарстанның халык артисты Тәлгат Хәмәтшин кайбер җитәкчеләр, бүтән дикторлар кебек язылганча әйтеп азапланмады, саф татарча итеп Гыйлметдиневне диде.

 

Хәзер килеп, укытучы кызыбыз белән булган әңгәмәбезнең язмасын дәвам иттерик.

 

...Дөресен әйткәндә, бездә әле мәктәптән йоктырып чыккан орфография хатасы кешенең "кара сакалы" яисә шадрасы булып гомере буе тагылып йөрсә дә, ул аның көнкүрешендә, эшендә әлләни фаҗыйгага саналмый; гомерендә бер тапкыр газетка мәкалә түгел, хат та язып, микрофонга түгел, берничә кеше алдында чыгыш та ясап карамаган кеше бу дөньяда азмыни! Татар теле – дәүләт теле дип рәсми кабул ителгән җәмгыятьтә орфография яисә орфоэпия хатасы өчен җавапка тарттыра торган берәр закон актын беләсезме? Менә шуңа күрә дә мәктәп укытучысы шундый хаталы шәкертләре өчен үзен турыдан-туры җаваплы санамый.

 

Ә менә журналист мәктәптән тагылып чыккан үз "сакалын" гына түгел, сабакташларыныкын да кыркырга, ягъни редакцияләргә-төзәтергә тиешле, орфография-пунктуация кагыйдәләрен мәҗбүри белеп, үтәргә, хатаны тоемлап, аны җибәрмәү өчен, җибәрсә, җавабын биреп, җәзасын алырга тиешле белгеч. Ә алар моңа кайда өйрәнә ала соң?

 

Мәсәлән, Казан дәүләт университетының татар җурналистикасы бүлегендә ярты гасыр диярлек инде "Татарча әдәби редакцияләү" курсы укытыла. Беренче укытучыларыннан Мөнҗия Борһан кызы Мәрдиева курсның рәсми программасын, уку кулланмаларын, күнекмә үрнәкләрен булдырды; үзе үк күренекле текстолог, озак еллар газет-журнал редакцияләрендә, нәшрияттә текст төзәтү тәҗрибәсен туплап, татар редакторларының ихласый консультанты, киңәшчесе иде. Бүген дә күп кенә редактор-мөхәррир, аның шәкерте булуы белән горурланып, өйрәтүләренә тугрылык саклый. Аңардан алган эстафетаны шәхсән үзем дә, горурланып, менә егерме ел инде дәвам иттерәм.

 

Курсның программада каралган максат-бурычларыннан берсе – текстта хата җибәрмәү. Ә аларның ниндиләре генә посып калырга маташмый: фикри-мантыйкый, фактик, структур, тел-стиль һәм башка төрләре. Укыту барышында мине еллар буе иң борчып, әрнетеп килгәне – шушы курска бирелгән санаулы сәгатьләрнең орфография хаталарына исраф ителүе. Без аларны иң җитди хаталар рәтендә карарга мәҗбүр: алфавитыбызның телебез асылына туры килмәве, орфография-орфоэпия кагыйдәләренең дә камил булмавы аркасында әйтү белән язу арасында аерма зур булганга хата-кимчелекләр һич кимеми. Аларның сәбәбен ачыклау, төзәтү юлларын аңлату, күнегүләр үткәрү өчен күп вакыт, көч әрәмгә китә. Шул ук вакытта урыс телле студентларга бу проблема ул кадәр үк зурдан саналмый, димәк, алар татар студентлары суга салган сәгатьләр исәбенә кирәклерәк, файдалырак эш башкара ала.

 

Гадәттә, бу төр хаталарны "хәреф хатасы", "күз хатасы", "техник хата" дип, фәнни-методик кулланмаларда, документларда "орфография-пунктуация хатасы" дип атыйлар; һәрхәлдә аларны җитди хаталардан "гөнаһсызрак" дип саныйлар. Бик зур ялгышу! Вак хата гомумән дә булмый. Татарның гасыр буена җыелган редакторлык тәҗрибәсе шуны раслый: иң тупас хата да, – мантыйкыймы, фактикмы ул, – аваз-хәреф хатасына битарафлыктан башлана.

 

Шулай да бу төр хаталарны да еллар буе күзәтү, теркәү, анализлау нәтиҗәсендә мул материал тупланып, системага салынган, хаталарны кабатламау, төзәтүнең метод-алымнары фәнни нигезләнгән. Шуларны төпле үзләштерү, кулланыр өчен күнекмәләр бирүдә кафедра укытучылары аз көч куймый. Азмы-күпме нәтиҗәләрен дә күрәбез. Берничә генә булса да мисал да китереп китик – һәр уңай мисал бүген журналистикабызның тырышлыгы җимеше булса, киләчәктә бу кимчелек белән көрәшү өчен илһам чыганагы да бит. Диңгез тамчылардан җыела, дибез. Телебезнең язмышы өчен борчыла торган милләтпәрвәр укучыбыз газетта Исхакый, вазыйфа, Фатыйх, пошый, газет, реклам кебек "кечкенә генә" үзгәрешкә дә игътибар итми калмыйдыр. Радио, телевидение тыңлаучылары бу сүзләрнең хәзер язылганча әйтелмичә, нәкъ менә шушылай әйтүенә канәгатьлек белдерә. Күптән түгел "Мәдәни җомга" заманында Әмирхан Еники биргән интервьюне бастырды. Әдип әдәбият сүзен, әлбәттә, нечкә әйтеп, кушымчаларын да саф татарча әдәбиятне, әдәбияткә дигән (хәер, аны башкача әйтеп тә булмыйдыр). Газетыбыз да бу сүзне күптән инде әдип ничек әйтсә шулай язып та килә. Хәер, аны бүтәнчә язып та булмый бит инде! Мәдәният, нәшрият сүзләрен дә газет нечкә кушымчалар белән яза.

 

"Мәдәни җомга"ның мондый экспериментларын укучылар хуплый. Шуларга таянып,– Мәскәү латин графикасына кайтуны тыйгач, орфографияне камилләштерү өметләре дә көрчеккә килеп төртелеп, бөтен татар дөньясы миңрәү хәлендә калгач, газет орфографияне камилләштерү кирәклеген искә төшереп, янә дискуссия, сөйләшү кузгатып җибәрде. Соңгы елларда, аерым алганда узган елда да җитди-җитди чыгышлар бәян ителде. Аның "И туган тел..." кушымтасында орфография һәм орфоэпия кагыйдәләренең камил булмавы аркасында мәгълүмат чараларында даими җибәрелә торган әйтмә һәм язма хаталар әледән-әле тәнкыйть утына алына, анализлана.

 

Ана телебезне саклау, үстерү, кулланылышын активлаштыру мәсьәләләренә илле биш еллык гомерендә беркайчан да игътибардан төшермәгән "Азатлык" радиосы аның алфавиты, орфографиясе тармакларын да системалы яктыртып килә. Латинга кайту максатыннан ваз кичкәне юк; интернеттагы сайтын ул латинча да гамәлгә ашыра, аны камилләштерүне дәвам иттерә. Иң мөһиме, үзе татар радио сөйләмен халыкчан итү, әйтү белән язу арасындагы ясалма каршылыкларга юл куймау, булганнарын ничек тә киметү өчен көндәлек тырышлык күрсәтә. Мәсәлән, Төркия Президенты Татарстанга килгәч, аның исемен төрле газет, радио, сайтлар төрлечә бәян итте. Башлыча, урыс матбугатына ияреп, Гюль диделәр, кайберәүләр шуңа тартым итеп, Гүл, диделәр. Төрки исем, һичшиксез, төгәл бер мәгънә белдерүче лексик берәмлек булырга тиеш, өстәвенә әле, төрки сөйләмгә (әйтүгә) тәңгәл килергә тиешлеген "Азатлык" истә тотты: Гөл, диде.

 

Икенчедән, "Азатлык" – бу юнәлештә оештыру, тәҗрибә тарату, тыңлаучыларны мәгълүматлы, уңай зәвыклы итеп тәрбияләү өчен күп көч куйган радио. Аның татар телен, сөйләмен интернетка яраклаштыру, пропагандалау юнәлешендә керткән яңалыклары әле бәяләнеп бетерелмәгән. Әлегә кадәр татарча сайтларда сүзләрнең, бигрәк тә төрлечә әйтелә торган алынма берәмлекләрнең (табиб – тәбиб – табыйб; махсус – мәхсүс – мәхсус; даими – дәими; мохит – мөхит – мохыйт һ.б.) төрлечә язылуына чик куярга омтылып, үз сайтында үрнәк күр­сәтергә омтылуы, гомумән, татар алфавиты, орфография-пунктуациясе мәсьәләсен тыңлаучыларның махсус тикшерүенә куюы аерым игътибарга лаек.

 

Бу юнәлештә "Татарстан" радиосы да даими иҗади эзләнүләр белән яши. Нәтиҗәсе дә диккатькә алынырлык: башка радиолар да бу коллективны үрнәк итеп алуларын таный. Шулай да бу кыйблада әле берләшү, бер фикергә килү омтылышы бик сизелми. Барлык радиоларга да киңәш-табыш итәрлек бер үзәк булдырырга иде, югыйсә һәркем үзенчә сөйләүне дәвам иттерә бит. Шушы сүзләрне язып утырганда "Татарстан" радиосы (Тәлгат Хәмәтшин) сәләмәтлек, фестивальне, ансамбльгә дисә дә, башка радиолар язганча әйтеп азаплана.

 

Газетларыбызга кайтып, өстик әле. Төп газетларыбыздан "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Кызыл таң" (Уфа), "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит" һәм башка газетлар да бу мәсьәләгә бөтенләй туң калмаганнар, чөнки укучылары гамьсез яши алмый – фикер-тәкъдимнәре белән әледән-әле басмаларын "бимазалап" тора. Мәсәлән, "Ватаным Татарстан" соңгы вакытта гына да укучыларның бу хактагы җитди язмаларына урын бирде. Үзе дә, аларның тәкъдименә колак салып, "вазыйфа" дип яза башлады.

 

Бу юнәлештә нәшриятләрнең фикере, эшчәнлеге дә бик әһәмиятле. Бәхәс, дискуссияләр булганда аеруча "Мәгариф" нәшрияте хезмәткәрләренекенә диккать ителә, чөнки алар татар мәктәпләре, укытучылары белән турыдан-туры бәйләнештә. Әлбәттә, аеруча закон ягында торырга тиешле гражданнар буларак, аның редакторлары да кагыйдә-инструкцияләргә сүзсез буйсына. Шулай да алар "туң" инструкциячеләр үк түгел. Үз укучыларының, ягъни татар халкының ихтыяҗ-таләпләренә дә колак салалар. Эзләнәләр, бәхәсләшәләр, уртак фикергә килергә тырышалар. Бер генә мисал. "Татар теле – дәүләт теле" сериясеннән икенче китабым "Ярдәмең берлән синең..."дә төп тема ана телебез булып, анда да сөйләм оештыру барышында үзәккә әйтү белән язу аерымлыкларын ничек бетерү проблемалары, ягьни турыдан-туры орфография-орфоэпия мәсьәләсе кабыргасы белән куелган иде. Җитмәсә, хезмәт мәктәп балаларына, укытучыларга да юнәлтелгән булганга, редактор Ләйсән Хафизовага аяк терәп рәсмилеккә ябышып яту кыен иде. Шөкер, ул җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмады: нәшрият эшчәнлегендә беренче мәртәбә түгел микән әле, авторның бүгенге орфография кагыйдәләреннән тайпылып, шул ук вакытта татар теле законнарына нигезләнеп язуы белән килешеп, китапның беренче битендә "вазыйфа" сүзенә менә мондый бит асты искәрмәсе бирде: "хезмәтнең үзенчәлеген истә тотып, китаптагы күп сүзләрне авторның үз язылышында калдырдык (нәшрият редакторы)".

 

Нинди сүзләр соң алар? Һәркайсын яхшы беләм – текстны укыганда да, корректураны килештергәндә дә редактор белән якага яка ук килмәсәк тә, һәркайсын игътибарга алып, язылышына карата нык бәхәсләшелгән, кем әйтмешли, консенсус табарга тырышылган – газет, реклам, хәкимият, хәләл, хәләт, Исхакый, Фатыйх, пошый, Әхәтев, Бәширевнең... Бүгенге орфография кагыйдәләре бозылган, тик тел законнары сакланган, шуңа күрә укучы аларның нинди закон-кагыйдәләргә нигезләнеп язылганын тоймый да, "нәкъ татарча-үзебезчә икән", дип укый бирә. Чөнки шушылай әйтү, шушылай язу аның татарлыгына һич тә каршы килми, комачауламый, бөтен әйтү, ишетү әгъзалары шушылай әйтүгә, ишетүгә, укуга тумыштан җайланган.

 

Әлбәттә, редакторыбыз "күп сүзләр" дип арттырыбрак та җибәргән. Китапта әле тел-сөйләм таләпләренә туры килмичә, дөрес язылмаган бихисап берәмлек калган – алары, дөресен әйткәндә, тулып ята: иҗтимагый (иҗтыймагый), Әгъләмов (Әгъләмев), хәтта (хәттә)...

 

Аяк терәп каршы торган булсам, судлашуларга барып җиткән булсам, нәшрият тә хәттә, әгъзә, сүрәт дип язуга каршы килә алмас иде, башында акылы булган бер генә татар судьясы да мине якламый калмас иде. Чөнки якламаска мантыйкый да, хокукый да нигез юк.

 

Хәер, катлаулы мәсьәләне чишү ихтыяҗына тулаем уңай караган нәшрият белән судлашып йөрү гадел булмас иде (аннары үзебез дә рәсми закон колы булып тәрбияләнгәнгә, күнеккәнгә андый чыгырдан чыгарлык адымнар ясарлык кыю да түгел), әлегә менә аңлату, төшендерү юлыннан барырга гына кала. Югыйсә теләсә кайсы милләт инде "мондый алфавит белән, мондый орфография кагыйдәләре белән "бозык" телдә язылган бер генә газетны да, хәкимиятнең бер генә карарын да укымыйбыз, бер генә күрсәтмәсен дә үтәмибез, мондый хаталы китап чыгарып яткан нәшриятләрнең бер генә китабын да алмыйбыз! дип, бөтен халык белән күтәрелеп чыгар иде дә бит, кайдан аласың андый халыкны!

 

Аннары, өмет дигәнең дә бөтенләй үк өзелеп бетмәгән әле. Узган ел азагында Татарстан Министрлар Кабинетының телләрне үстерү секторы оештырган орфография кагыйдәләрен камилләштерү турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында үткәрелгән киңәшмә турында "Мәдәни җомга" газетында тәфсилле репортаж бастырган идек. Аерым алганда, анда орфография-орфоэпия кагыйдәләрен камилләштерү юнәлешендә ниләр эшләргә кирәклеге турында әйтелгән тәкъдимнәр рәтендә "Мәгариф" нәшрияте хезмәткәрләре ясаган нәтиҗәләр дә бар иде – китапларда җибәрелә торган "хаталар" дип алар әйтелеш белән язылыш арасында юл куелган каршылыкларны, кушылыпмы-аерыммы язылуны, юл хәрефеме, баш хәрефме икәнлеге ачыкланмаган очракларны һәм башка мәсъәләләрне күрсәтә. Димәк, нәшрият тә уйлана, бәхәсләшә, эзләнә.

 

Шул ук вакытта "Мәгариф"кә, татар телен саклау, үстерү, бигрәк тә аны уку-укыту, өйрәтү өлкәсендә активлаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт оешмасы буларак, кыюрак, җаваплырак булу сораладыр. Нәшрият бит – әлеге орфография кагыйдәләренең үтәлүен күзәтә торган, бу юнәлештә фәнни, методик тәкъдим-киңәшләр бирә торган кулланма әдәбиятне, шуларга нигезләнгән орфография сүзлекләрен бастыруны үз өстенә алган дәүләт оешмасы да. Димәк, җаваплылык та өстенрәк. Бу юнәлештә ул Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз бәйлә­нештә, кулга кул тотынышып, бер максат, бер бурычларны күздә тотып эш итә.

 

Менә без "орфография – журналистика – мәгариф" төенен берникадәр күзалладык кебек. Бу хатны ни өчен нәкъ менә журналист, журналистлар укытучысы язуы ачыклана төште, ни өчен нәкъ менә Сезгә язылуын да чамалавы кыен түгел шикелле: мәгариф ул – алфавитны, орфография, орфоэпия, пунктуация кагыйдәләрен булдыру, дәүләти җитәкче оешмага раслануга әзерләү, үзгәртү-камилләштерү белән дә, шуннан аерылгысыз рәвештә, аларны укыту-өйрәтү белән дә һәм, иң мөһиме, гамәлдә үтәлешен (мәктәптә, бүтән уку йортларында, дәүләт, җәмәгать оешмаларында һ.б.) тәэмин итү өчен турыдан-туры иң беренче җаваплы үзәк.

 

Җаваплылыкны үз өстеңә алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Моңарчы Министрлык бу җаваплылыктан читләшү ягында торды. Шулай да тарихи хакыйкатьнең күзенә туры карарга зарурдыр. Сүз заманында Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән Гыйлми үзәктән башланып киткән җаваплылык турында бара. Дөрес әйтү, дөрес язуга кеше рәсми рәвештә балалар бакчасында, мәктәптә өйрәнә башлый. Татар халкы язу грамотасына элек-электән мәдрәсә, мәктәп өйрәтә дип карарга күнеккән, җаваплылыкны аңарга йөкләгән.

 

Мәсьәләнең бүген дә шушы министрлык җаваплылыгына төшүенә янә бер дәлил – аның фән белән дә шөгыльләнергә тиешлеге (бу вазыйфа аның исемендә үк тәгаенләнгән).

 

Аңлашыла: мәсьәләне хәл итүнең моңарчы тоткарлануы аерым бер җаваплы оешманың, шәхеснең "пошмавында" гына да түгелдер, мәсьәлә бит иҗтимагый-сәяси, киң колачлы, тарихи бер күренеш булуга, хәл итүнең җәмгыять яшәешенә бәйле катлаулы шартларга бәйлелегеннән, шул шартларның тәмам җитлегүеннән дә гыйбарәттер. Әлегә мәсьәлә ике ут арасында: бер яктан татар теленең хәсияте, төп законнары ничек әйтелсә шулай язарга куша, шушы таләпкә бернинди искәрмәләрсез җавап биргән орфография, орфоэпия кагыйдәләрен таләп итә, ә икенче яктан иҗтимагый-сәяси шартлар аркасында милләт менә шундый кагыйдәләргә ирешә алмый.

 

Бүген без телебезнең эчке законнары инкарь ителеп, башлыча урыс һәм гарәп телләре закончалыкларына таянып, шул телләр мәнфәгатен кайгыртып төзелгән, рәсми рәвештә 1940 елда ук кабул ителеп, соңыннан җитмеш ел буена бик аз гына үзгәреш кертелгән, асылда телебездә шул чорда барлыкка килгән байтак позитив үзгәрешләр искә алынмаган, кыскасы, искереп сөрсегән, калыпланып каткан кагыйдәләр белән яшәп ятабыз.

 

Нигә соң без шушы ике ут арасыннан чыга алмыйбыз, дигән сорау да милләтнең иң акыллы затлары тарафыннан бер генә тапкыр куелмаган. Ике гасыр бит инде шушы сорауга җавап эзләп җафаланабыз, чәбәләнәбез. Г.Ибраһимов, Х.Курбатов, Ә.Кәримуллин кебек иң күренекле, милләтпәрвәр галимнәребезнең бу хактагы тарихи хезмәтләре – моңарчы бер генә цивилизация дә тарымаган шушы фаҗигага һәйкәл булып хезмәт итә алырлыктыр.

 

Сәбәпләрен дә белмибез түгел, югыйсә: кайсы халыкның бер гасырда өч төрле алфавит алыштырырга мәҗбүр булганы бар, йә?! Соңгы тапкыр – латин графикасына кире кайтып, инде күчәбез дигәндә генә янә кулдан тартып алдылар. Ул кире кайтыр алдыннан кириллица алфавитына өч хәреф өстәргә дигән указ проекты да гамәлгә ашырылмыйча калды, аны кабул итәр алдыннан һәм кабул итүгә әзерлек барышында хәрәкәттәге орфография кагыйдәләрен камилләштерү проекты да үтәлмичә калды. Шуннан соң да ике дистә елны, үзгәреш кирәк, дип буш сүз сөйләп, суга салдык. Кем җавап бирер мәгънәсезгә үткән бу кадерле гомер өчен?

 

Милләтне зәгыйфьләндерүгә, телен тәмам юк итүгә, гомумән, инкыйразга китерәчәк мондый җинаятьчел хәрәкәтсезлекне бүтәнчә дәвам иттерү мөмкин түгел! Эш кирәк! Гамәл кирәк! Ул кайдандыр үзе башланыр, кемдер этәреп җибәрер дип өметләнү – мәгънәсезлек. Бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнергә тиешле татар укытучысы хәзер тел мәсьәләсендә иң консерватор даирәгә әйләнде – гомер буе эшләмәгән эшкә дә хисап яздыртып, кәгазь чаралар үткәртеп аның теңкәсенә тиеп, хәреф колына, рәсми инструкцияләргә табынучыга әйләндерделәр, ул алга карауны, яңалыкларны хуплауны үзенә артык хезмәт, мәшәкать дип санарга күнеккән. Аңарда хәзер һәртөрле үзгәрешкә, яңалыкка каршы иммунитет барлыкка килгән.

 

Аларны бу торгынлыктан чыгару өчен сүз түгел, тормышчан, бөтен татар халкы кирәкле, файдалы дип санарлык эш-гамәл кирәк. Күптән түгел матбугатта бәян ителгән бер язмамда мондый фикер үткәрелә: "Моңарчы да тупланган фәнни күзәтүләргә, тәҗрибәгә таянып әйтә килдек, бүген дә кабатлыйбыз: алфавитның һәм аннан аерылгысыз орфография-орфоэпия-пунктуация кагыйдәләренең хәзерге иҗтимагый сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе, камил булуы аларның татар теленең төп законнарына (сингармонизм, басым, ялганмалык, тыныш-аһәң һ.б.) нигезләнүенә бәйле. Телнең эчке законнарына таянган, шуларга тәңгәл алфавит, орфография-орфоэпия генә дөрес, тормышчан була ала. Нинди генә үзгәреш тәкъдим ителмәсен, шушы таләпкә туры килсә генә, ул тәкъдим нигезле, дәлилле санала ала. Тарихи тәҗрибә һәм бүгенге яшәеш исбатлаган үтә әһәмиятле янә бер хакыйкать: камил алфавит һәм орфография-орфоэпия кагыйдәләре булмыйча торып, безнең телне саклау, үстерү максатында каралган, программаларда, карар, указларда теркәлгән бер генә тәкъдим, чара да үз вакытында, тулысынча, канәгатьләнерлек сыйфатта үтәлә алмаячак. Моны белеп торыйк".

 

Бу фикерләр бәян ителгәннән, басылып чыкканнан соң шактый вакыт үтүгә карамастан, беркемнән дә тискәре фикер ишетелгәне булмады. Җавап хатыгыз нинди генә эчтәлектә, юнәлештә булса да, бу тезиска тукталмыйча калмассыз, дип өметләнәм.

 

Хәер, без бит инде бу хакта сүз куертудан туктап, эшкә керешергә килешеп барабыз түгелме? Хәтта бу хатка җавап та әзерләп вакыт исраф итмичә, конкрет гамәлгә керешергә. Киләчәк хакына! Нидән башларгамы? Үзегез карыйсыз инде, шуңа күрә Министр бит Сез. Мин Сезнең урында булсам, беренче нәүбәттә, мәктәпләр белән җитәкчелек итә торган рәсми зат буларак, сәләм сүзен ничек әйтелә шулай язарга дип барлык мәктәпләргә, уку йортларына, кул астындагы оешмаларыгызга фәрман язып төшерер идем. Фәрманга кушымта сыйфатында йөзләп сүзнең (әдәм, әгъзә, әммә, әхләк, бәлә, җинәйәт, кинәйәт, нәзәрийәт, рәссәм, сүрәт, сәләмәтлек, хәләт, хәбәрдәр һ.б.) исемлеген төзеп, хөкүмәт яисә Дәүләт Советы карары белән дә раслатып, таратыр идем. Моңа бит нинди дә булса оештыру чаралары да, әллә ни чыгым да соралмый. Фәнни дәлиле дә шик-шөбһәсез: татар теленең сингармонизм законы һәм татар орфографиясе һәм орфоэпиясенең фонетик принципка (ягъни ничек әйтелә – шулай языла) нигезләнгән булуы. Вәссәләм!

 

Әлбәттә, бу юлы да шикләнергә өндәүчеләр булмый калмас. Исемлектәге сүзләрнең күпчелеге алынма, диярләр. Дисеннәр! Татар теленең төп законы – алынмаларга да төп закон. Бернинди искәрмә, ташлама була алмый! Буйсынырга тиешләр – татар кешесе (беренче нәүбәттә сабыйлар) аларны әйтү өчен үзенең әйтү, ишетү әгъзәләрен үзгәртә алмый лабаса, урыска яисә гарәпкә әйләнә алмый. Мәктәп, мәдрәсә, мәчет, бәрәкәт, бүрәнә, карават, кәрзин... Ничек кенә буйсынганнар әле! Татарның нәкъ үз сүзләре кебек аһәңле-көйле әйтелә-ишетеләләр. Барысы да шулай "шомара" ала, тел тегермәне бөтен кытыршылыкларын кырып, "түгәрәкләп" бетерәчәк.

 

Шушы ук фәрманда янә бер параграф итеп а авазына беткән алынмаларда басымсыз соңгы иҗектәге аның төшеп калуын рәсмиләштерергә кирәк: рам, фанер, кукуруз, әлиф, реклам, газет, кассет, камер, афиш, програм, телеграм һ.б. Бу күрсәтмәнең дә фәнни нигезе нык һәм бәхәссез – татар теленең басым законы: басым сүзнең соңгы иҗегенә генә төшә, кушымчалар өстәлсә, шуларга күчә бара. Шикләнеп азапланучыларга Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Г.Исхакый, И.Газый, Г.Бәширев, Х.Сарьян әсәрләрен һәм фәнни фикерләрен күрсәтегез.

 

Бу документ-күрсәтмәдә һич сузмыйча тәкъдим ителергә тиешле параграф – ул татар исем-фамилияләренең шушы ике законга буйсындырылып, дөрес (татарча) язылырга-әйтелергә тиешлеге. Бу турыда үзегезнең фамилияне ничек язарга кирәклегенә тукталган идек инде. Мондагы мәгънәсезлеккә, тәртипсезлеккә күпме түзәргә буладыр! "Татар энциклопедиясе" сүзлеге чыгып (2002), аның баш мөхәррире "М.Х.Хәсәнев" дип укыгач, сөбханалла, ниһаять, бездә дә тәртип булачак икән! дигән өмет кабынган иде. Андагы Әминев, Әпсәләмев, Бәширевләр күңелгә, сөйләмгә нинди ятышлы, аһәңле иде. Аннары, мәгариф министры итеп Наил Вәлиев билгеләнгәч, "Мәгърифәт" газеты Вәлиевне дип дөрес төрләндерә башлаган иде.

 

Ни кызганыч, бу сөенечләр дә бер генә мизгеллек булган икән – газетның шул ук санында бүтән нечкә фамилияләрнең (бигрәк тә татар теле укытучыларыныкының кушымчалары калын язылуы дәвам итте; хәтта Министрныкын да төрле газет төрлечә төрләндереп, "бозып" торды, әле дә боза, тик моңа Министрның да, бер генә укытучының да чәч бөртеге дә селкенеп карамады.

 

Энциклопедиягә килгәндә, аның зарыгып көтелгән татарча 1 нче томында "Сүзлек"тә дөрес язылган Хәсәнев, Бәширевләр кире "бозык" вариантына әйләнеп кайтты. Нигә-ә-ә? Балаларга моны ничек аңлатырсыз? Аларда бит сорау өстенә сорау туып кына тора. Шәймиевнең, Вәлиевнең, Гыйлметдиневнең кушымчасы, табигый ки, законга ярашлы рәвештә ки, нечкә язып була, ә хатыннарыгызныкын, кыз балаларыгызныкын (Шәймиева, Гыйлметдинева...) ничек әйтергә дә ничек әйтелгәнчә дөрес язарга?

 

Ярый, газет татар телен үзләштерү өчен төп чыганак, кулланма түгел ди, министрлык раслаган дәреслекләргә, уку ярдәмлекләренә күз салыгыз. Шунда исем, фамилияләргә генә түгел, табигый ки, башка берәмлекләргә дә игътибар итми калмассыз. Алынма лексикадан өч сүзнең берендә телебезнең сингармонизм законы бозыла. Аңлашыла да: урыс телендә дә, гарәп телендәге кебек үк, сингармонизм законы юк. Мөстәкыйльлеге саклансын, башкалар тарафыннан йотылмасын өчен татар теле һәр алынманы үзенеке итәргә тиеш. Әйтүдә дә, язуда да бер дәрәҗәдә "шомартып". Бүтән чарасы, юлы юк! Бернинди искәрмә кабул ителми!

 

Сөйләү, ишетү әгъзәләре тумыштан, нәселдән татарныкы булган, аларны ул чын татарча әйтүдә гаиләдән үк көндәлек күнектереп килгән булса, татар баласы бу зәхмәттән зәгыйфь булмас, татар аһәңен саклап кала алыр, "сакаулык" кәсәфәтеннән котыла алыр, гәрчә бу куркыныч аңарга әле югары уку йортында, хезмәтендә (матбугатта, радио, телевидениедә, сәүдәдә, сәхнәдә һ.б.), шәһәр яшәешендә гел кизәнеп торса да, ана телен яратуы, хөрмәт итүе, балалары, оныклары алдында ана теле язмышы өчен җаваплылык тоюы аны сизгерлектән, гамьнән мәхрүм итмәс.

 

Ә менә тумыштан урысча (яисә бүтән телдә) уйлап, әйтеп, язып күнеккән балага татарча өйрәнү бурычы торганда, аларга мондый каршылыклар зыянны күбрәк китерә, "татар теле урыс теленнән катлаулырак, аны өйрәнүе кыен", дип телебезнең яманатын чыгаручы хөрәсән-ялкаулар тегермәненә үзебез үк су коябыз түгелме?! Шул ук фестиваль, пристань сүзләрен урыс баласы нечкә әйтергә, нечкә кушымчалар өстәргә күнеккән, ә татар теле дәресендә аңарга бу сүзләргә гайре табигый калын кушымча белән язарга мәҗбүр итәләр яисә газет, реклам сүзләренә урыс алты килешнең бишендә кушымча сыйфатында а ны бөтенләй әйтми (реклам-у, газет-е, рам-ой), ә татарча текстта а ның һич кирәкмәгәнгә кабатланып торуын ул аңлый алмый. Яисә аңарга татар сүзендә басым соңгы иҗеккә генә төшә, дип кисәтәләр, ул моны хәтта тарихи мисаллардан да белә: мәсәлән, урысның тесьма сүзе татарның тасмасыннан алынган; басымы соңгы иҗеккә төшерелгән хәлендә алынган да. Ә хәзер шул сүздән кабул ителгән "Тасма" атамасын татар үзе үк, үз теле законын үзе үк бозып, Тасма дип азаплана, урысны да шулай бозарга күнектерә. Хәзер, әнә, гомер-гомергә "Алабуга" дип басымны соңгы иҗеккә дөрес төшереп әйтелгән сүзне "Алабуга" дип көчәнү күзәтелә. Урысларга әйтүне җиңеләйтә, янәсе. Һич юк! Урыс теле басымны теләсә кайсы иҗеккә төшерүгә көйләнгән. Татар үзе шулай бозгач, урысның да иярми хәле юк.

 

Кыскасы, ана телебез бөтен дөнья күләмендә иң абруйлы, дәрәҗәле, бай, яңгырашлы-аһәңле дип көн саен тукып торып та яшәештә, уку барышында исә үзе үк менә шушындый каршылык-кыенлыкларга юлыгып, җан талкуына дучар булып торган балада телебезгә карата ихласый хөрмәт, аны олылау, кадерен-тәмен белү хисе ничек тәрбияләнер икән?!


Илдар НИЗАМОВ
Ватаным Татарстан
№ | 28.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»