поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.08.2022 Язмыш

18 яшьлек кызның гомерен инвалид ирен тәрбияләп уздырасы килмәде... (булган хәл)

Ләйсән белән Фаилнең яшь аермасы ярыйсы ук зур иде: 9 ел диярлек. Шулай булуга да карамастан, инде армия хезмәтеннән кайткан Фаил 9нчы сыйныфта укучы кызны шимбә саен клубтан озата торган булды. Өстәвенә юл уңае да. Фаилләрнең йорты ике урам аша гына бит.

Бик сабыр, тыйнак, эшчән егет иде ул. Авылны яратуы аны калага җибәрмәде. Әнисен дә өйдә ялгызын калдырасы килмәде, чөнки апалары барысы да гаилә корып, шәһәргә күчеп беткән иде инде. 
 
Егет колхозга эшкә урнашты. Ул вакытта хуҗалык белән җитәкчелек итәргә яшь, энергиясе ташып торган Рафаэль абыйсы килгән. Авылда яшьләр болай да аз, эшче куллар җитми. Шуңа да Рафаэль Фаилнең авылда калуына сөенде генә түгел, аңа акчасын да мулдан түләде, малларга азык белән дә булышты. Ә бер көнне егеткә яңа өй салырга тәкъдим итте. 
 
– Нигезегез күптәнге бит инде, гаилә корасың, балалар үстерәсең дә бар. Әйдә егет, тәвәкәллә! Кулымнан килгәнчә булышырмын! Эшләгәнеңә күрә акчасын аласың, колхозның эшче бригадасы да киләсе язга буш була. Уйла әле, – диде Рафаэль абыйсы аңа бер көнне иртәнге җыелыштан соң алып калып. 
 
Фаилнең мондый уе күптән бар иде инде. Тик эшне нәрсәдән башларга гына белми йөрде. Рәис белән сөйләшүдән соң башта олы җизнәсе белән киңәшләште. Җизнәсе алтын куллы аның, нәрсәгә тотынса – шуны ясый белә торган. Тотынасың икән, булышырбыз, энекәш! Борчылма, диде ул да. Бу гамәлне әнисе дә хуплады. Бераз җыйган акчасы да бар иде үзенең. Шул акчага төзелеш материаллары алып, нигезне көздән ясап калдырырга дигән карарга килделәр. 
 
Ләйсән дә 11нче сыйныфны тәмамлады. Декабрьдә аңа 18 тула. 18е тулган көнне егет сөйгәненә тәкъдим ясап, Яңа ел бәйрәмнәрендә никах укытырга да, туй итәргә дигән нияте дә бар иде. Әмма... Бар нәрсә дә адәм уйлаганча гына бармый шул. Язмыш кеше дөньяга килгәнче үк языла, диләр бит. Фаилнең дә язмышы ул планлаштырганча бармады. 
 
...Иң кечкенә җизнәсенең туган көне иде ул. Авылда бәйрәм итәргә уйладылар. Көндез барысы бергә җыелышып бәрәңге алды. Кич мунча әзер булды. Шашлык кыздырдылар. Җизнәсе белән яшь аермасы 1,5 яшь кенә булгач, алар туганнар төсле якын иде. Туган көн булуына да карамастан, Фаил клубка чыгарга әзерләнде. Юкса Ләйсәне янында, туганнары да җыелышкан. Язылганы шул булгандыр инде. Ләйсән белән Фаилгә кечкенә апасы белән җизнәсе дә иярде. 
 
Яшьләр рәхәтләнеп биеде. Бәрәңге алырга кайтучылар күп иде ул ялларда. Клуб эче үсмерләр, яшьләр белән тулган. Күрше авыллар да килгән. Яратмый иде Фаил күрше авыл егетләренең үзенең туган авылына килүләрен. Мәнсез, тәрбиясез, әллә нинди генә алар. Юктан да тавыш чыгарып, “әтәчләнергә”, сугышырга гына торалар. Бу кич тә бәргәләшүсез узмады. Әлеге дә баягы күрше авылда үтә дә усаллыгы, сугыш чукмары буларак даны чыккан берсе тик торганнан Фаилнең җизнәсенә бәйләнә башлады. Кунак егет ярыйсы гына салып алган иде, шул канын уйнаткан булса кирәк. Ике авыл егетләре “разборканы” клуб артында ясый иде. Фаил дә җизнәсен якларга китте. 
 
...Кичнең ничек тәмамлануын ул хәтерләми. Башына тимер таяк белән сукканнарын гына искә төшерә алды. Бер, ике, өч... Шуннан соң аңын җуйган иде инде Фаил. Башта комада 8 көн, аннан реанимациядә айга якын ятты. Баш сөяген кыйпылчыклап җыйдылар. Тик табиб алай гына булмый, сөяк урынына пластиктан эшләнгән ясалма “сөяк” куярга кирәклеген әйтте. Арзанлы операция түгел иде. Акчаны бөтен авыл белән җыйдылар. Фаил белән булган хәлгә берәү дә битараф калмады.
 
Фаилне кыйнаган егетне ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Китергән зыянны суд 630 мең сумлык дип исәпләде. Бу акча тиененә кадәр Фаилне аякка бастыруга тотылды. Бәхеткә, кечкенә апасы шәфкать туташы булып эшли иде. Ул авылга, энесен карарга кайтты. Ире дә атна саен кайтып йөрде, кирәк даруларын, препаратларын алып кайтып торды.
 
...Ләйсән мондый сынауларга әзер түгел иде. 18дәге кызның гомерен инвалид ирен тәрбияләп уздырасы килмәде. Өйләнешергә вәгъдәләр куешкан булсалар да¸ бу хәлләрдән соң өч ай узгач Ләйсән Фаил белән араны өзәргә булды. Үзендә көч табып, егетнең өенә барды һәм әле сөйләме дә аңлашылмый торган, бары күзләр белән генә “сөйләшә”  алган егетнең үзен аңлавын сорады. Фаилгә бу сүзләрне ишетү икеләтә авыр булды. Яшәүгә өмет бирә торган Ләйсәне аның соңгы очыкынын да сүндерде. Моннан соң аякка басу теләген каян алырга да, ничек яшәргә?.. 
 
...Ләйсән шәһәргә китте. Укытучылар әзерли торган көллиятә укый башлады. Авылга юлны суытты диярлек. Әнисенең Фаилне ташламаска үгетләүләрен тыңлыйсы килмәде. Аңа да җиңел түгел иде. Ничә ел очрашып йөргән Фаиле бит ул аның. 
 
Үткәннәрен онытырга теләп, Ләйсән үзен эш белән мавыктырырга тырышты. Кичләрен дискотекаларга йөри башлады. Шунда Читадан командировкага килгән егет белән танышты. Егет аңа тәрбияле, итагатьле итеп күренде. Икенче очрашуда ук Ләйсәнгә үзе белән китәргә тәкъдим ясады. Ләйсән ике уйлап тормады, укуы өчен дә борчылмады, әйберләрен җыйды да, чыгып китте. Әнисенә дә Читага барып җиткәч кенә бу хакта хәбәр итте. 
 
Тәрбияле күренгән егете ЗАГСка барып, ике атна узуга үзенең чын йөзен күрсәтә башлады. Башта аз гына салып кайта иде. Аннан төннәрен дә кайтмый торганга әйләнде. Икешәр, өчәр көн өйдә күренмәгән вакытлары да аз булмады. Кая йөрдең дип сорасаң, кул уйнатырга да күп сорамады. 
 
Берсендә шулай ике көн өйдә  кунмады Ләйсәннең ире. Яшь хатын ирнең холкын белгәнгә, ул өйгә кайткач та дәшмәде. Тик дәшмәү дә ошамый булып чыкты. Ир Ләйсәнне тагын тукмаклый башлады. Бу юлы кызның башына каты эләкте. Ул аңын җуеп егылганын хәтерләми. Күзләрен ачканда хастаханәдә, бинтка уралган килеш ята иде. 
 
...Мондый хәлләр берничә тапкыр кабатланды һәм эзсез югалмады. 20 яше тулган көнне Ләйсәннең башында яман шеш дигән диагноз куйдылар. Дүртенче стадия. Эш операция ясаудан узган иде. Табиблар авыртуны баса торган дарулар гына кадап торды. 
 
Яз башында Фаил Ләйсәннең үлеме хакында ишетте. Күңеле күптән сүрелсә дә, бу хәбәрне ишетү авыр булды егеткә. Ләйсәннең әнисе дә Фаилләргә килеп, кызы өчен гафу үтенде. 
 
“Каргышың төшкәндер инде, Фаил”, – диде баласын югалту ачысыннан ана кеше. 
 
“Каргамадым мин аны, Саимә апа. Каргышым түгел, сагышым төшсә генә...”
 
Алсу Хәсәнова.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»