|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Язмыш
Мәсхәрәләнгән 16 яшьлек кыз 10 кат тәрәзәсеннән сикерә һәм исән кала, әмма сукырая һәм хәтерен югалта
Казахстанда Үсмерләр йортында тәрбияләнүче 16 яшьлек кыз мәсхәрәләнгәннән соң 10 кат тәрәзәсеннән сикергән һәм исән калган. Tengrinews язуынча, әлеге вакытта кыз дәваханәдә. Вакыйга турында социаль челтәрләрдә “НеМолчиKZ” көчләү корбаннарына ярдәм итүче фонд башлыгы Дина Тансари язып чыккан. Аңа исә мәсхәрәләнгән кызның күптән түгел кияүгә чыккан апасы мөрәҗәгать иткән. Бертуган кызлар – икесе дә ятимә, Экибастуз шәһәрендә туып-үскән апалы-сеңелле 2009 елдан алып төрле балалар йортларында һәм приютларда тәрбияләнгән.
16 яшьлек кызның апасы сөйләвенчә, вакыйга көнне аның сеңлесе Павлодар шәһәрендә бер компаниядә туган көндә булган. Бераздан апасына барырга уйлаган, әмма шәһәрне начар белгәнгә күрә, адашкан. Юлда аңа өч егет очраган, егетләрнең берсе кызның апасының сыйныфташы булып чыккан. Ул кызны үзләре белән барырга үгетләгән, апаңа барыр өчен мин сиңа такси чакыртам дип алдаган. “Соңыннан инде куркыныч төштәге кебек. Апасы сеңлесен эзли башлаган, шалтыраткан, әмма көчләүчеләр кызның телефонын сүндергән. Кызны фатирга алып кергәннәр һәм өчәүләп мәсхәрәләгәннәр”, – дип сөйли Дина Тансари. Ахырда кыз озак вакыт реанимациядә яткан.
Тансари мәсхәрәләнгән кызның умыртка сөяге сынуын, эчке органнары җәрәхәтләнүен сөйли. Эчке органнарындагы ялкынсыну процесслары баш миенә тәэсир итә – ул тиз арада сукырая һәм хәтерен югалта. “Үсмер кыз 4 операция кичергән, тагы операцияләр көтелә әле”, – ди җәмәгатьче хатын.
Павлодар өлкәсенең Полиция депратаменты матбугат хезмәтендә бу вакыйгада шикләнелүчеләр тоткарлануын, җинаять эше ведомствоның аерым контролендә дип хәбәр итәләр.
Суд алды тикшерүендә төрле экспертизалар билгеләнгән. Журналистлар җинаять эшендә гомерлеккә аерым вазифалар биләү хокукыннан мәхрүм ителү белән бергә 15тән алып 17 елга кадәр колония срогы бирелердәй маддәләр карала, дип билгели.
Чыганак: lenta.ru
Фото:qazweek.kz
--- |
Иң күп укылган
|