поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.01.2011 Дин

Кемнең тормышы иң авыр?

Һәр адәм баласының, һәр хайванның, хәтта бөҗәкнең дә бу дөньяга килүенең бер хикмәте бар. Бу галәмнең, бу мәхлукатларның барлыкка килүенең хикмәтен Аллаһы тәгалә Үзе генә беләдер. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең китабы Коръәни Кәримдә әйтә: «Ий кешеләр, без сезләрне ир вә хатын итеп халикъ кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне аерып танымаклылыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлеләрегез Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучыгыздыр, Аллаһ белүче һәм һәр эшегездән хәбәрдар». (Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе, 13 аять).

Без бу дөньяга төрле сыйфатлар, холыклар белән килгәнбез, арабызда төрлеләребез бар: «Беренчедән, Аллаһы тәгалә ир һәм хатын җенесенә, төсләргә бүлгән: ак тәнлеләр, сары тәнлеләр, кара тәнлеләр, кызыл тәнлеләр бар. Һәм Аллаһ Тәгалә адәм балаларын башка төрле сыйфатларда да бүлгән: акыл, зирәклек, гыйлем, зиһен нисбәтендә бертөрле халикъ кылмаган. әлбәттә, берәүләргә Ул гыйлемне аз биргән, галимнәргә исә күбрәк биргән.

 

Коръәни Кәримдә Аллаһы тәгалә Мөхәммәд с.гә әмер кылып әйтә: «Әйт сораучыларга, барча гыйлем Аллаһ тарафында, мин фәкать сезләрне кисәтүче генә һәм туры юлга өндәүчедер». (Мүлек (Патшалык) сүрәсе, 26 аять)

 

Күреп торабыз, кемнеңдер фәнгә сәләте зур, икенче берәүнең исә физик  эшкә   мөмкинчелеге  зур,   башка берәүгә Аллаһ Тәгалә тискәре сыйфатлар биргән. Әгәр дә акылны эшләтеп карасак, адәм   баласының   ак   булуында, икенче берәүнең кара булуында нинди хикмәт ята икән? Берәү  бер   телдә   сөйләшү, икенчесе башка бер телдә сөйләшүнең фәлсәфи ягын уйласак нинди файдасы бар икән?  Нинди максаты булды икән?  Мәсәлән,  Аллаһ  Тәгалә безне татар милләтеннән халикъ кылган, икенчеләрне исә гарәп, инглиз, төрек яки башка әһелдән бар иткән. Моның сәбәбе нәрсәдә дисәк, моны Аллаһы Үзе генә беләдер, кемгә нинди телне бирүен, нинди җенестә һәм нинди  милләттә  халикъ  кылуын.

 

Коръәндә Ул әйтә:  «Сез  башта бер  өммәт идегез», — ди, һәм Хүҗүрат сүрәсенең 13 нче аятендә әйтә: «Литәгаррәфү». Мәгъруф дигән сүзгә тамырдаш бу фигыль гарәп телендә бер¬-береңә ярдәм итүне аңлата. Бу милләтләр, халыклар бер-берсенә ярдәм итеп яшәсеннәр өчен төрле милләт итеп халикъ кылды Ул безне. Адәм (г.с.) үзе күп телләр белсә дә, аның балалары бер телдә сөйләштеләр, аннары аның нәселе җир йөзенең башка почмакларына күчеп китеп үзләренең җирле сөйләм телләре белән аралашып, бөтенләй аталары Адәм (г.с.)нең теленнән ерагаеп, башка телләр пәйда булдылар.

 

Менә шушы адәм балалары арасында бар сау-сәламәт булганнары, бар авырулар, зәгыйфьләр һәм тумыштан гарипләр. Хәтта сау-сәламәт туып та тормыш рәвешендә алган җәрәхәт яки башка төрле авыру сәбәпле гарип калганнары бар. Хикмәтенә төшеник, ни өчен Аллаһ Тәгалә берәүгә саулык-сәламәтлек, икенчегә авыру-сырхау, гариплек биргән? Берәүнең йөзе күркәм, икенчесенә андый күркәмлек насыйп булмаган. Пәйгамбәребез с.нең хәдис шәрифе бар: «Аллаһ сезнең матур кыяфәтләрегезгә,  байлыкларыгызга карамый, әмма ләкин сезнең калебләрегезгә вә гамәлләрегезгә карыйдыр», — дигән. Аллаһ Тәгалә рәхимле, шәфкатьле. Коръәннең 113 сүрәсе дә шушы сүздән башлана. Кайвакыт   шундый   сүзләр   әйтәләр:  ни өчен Аллаһ Тәгалә миңа гына биргән икән бу авыруны, яки бу тормыштагы авырлыкларны? Ни  өчен  менә фәләнгә Аллаһ  Тәгалә малын да,  исәнлеген дә биргән? Хәтта бит ул үз гомерендә бер «бисмилләһ» әйтмәгән кеше, йортына бер Коръән  мәҗлесе  җыеп  укытмаган, намазның  барын  да  белмәгән,   гөнаһка чумган, ә ул бәндәнең тормышы гөрләп бара. Ә мин күпме генә гыйбадәттә, зикер-тәсбихтә   булсам   да,   ник   минем   тән әгъзаларым сау-сәламәт түгел, ник мин сукыр, минем аягым йөрми? Менә, җәмәгать, нинди сораулар бар бит. Без бу авыруларның,  авыр  тормышта яшәүчеләрнең хәлләренә кереп, бу зәгыйфь иманлы бәндәләрнең йөрәкләренә үтеп ошбу тормышның асыл-нигезен аңлатырга тиешлебез. Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйтә: «Аллаһка кире кайтачак көннән куркыгыз! Соңрак Ул һәр җанга аның кәсеп кылганына карата бирер һәм алар рәнҗетелмәс тә». (Бакара (Сыер) сүрәсе, 281 аять), (Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе, 94-96 аять).

 

Без бу вакытлыча килгән дөньяга алданмыйк. Без бит бу дөньяга сыналу өчен килдек, адым саен, сәгать саен Аллаһ Тәгалә безне сыныйдыр. Әгәр без бу кыска тормышка дөнья чиге белән генә карасак, бу тормыш көннәрдән беркөнне үлем белән бетәчәк. Үлемнән соң булачак хисап көне хакында тирәнрәк фикер йөртеп уйласак, безнең язмышыбыз бу дөнья белән генә тәмамланмый бит. Җирдәге күзлек белән адәм баласы үзенең язмышын туганнан алып, үлгәнчегә кадәр ди, әмма ләкин Аллаһ   Китабыннан, хәдисләрдән караганда, безнең язмыш дәвам итәчәк, мондагы гамәлләр   өчен   ахирәттә   җавап бирәчәгебез бар. Бу тормыш адәм баласының 3 көнлек кунакханә кебек дөньядагы яшәеше, бик кыска өлеше генә. Бу хәятнең кыска өлеше тәмам булгач, мәңгелек тормыш башлана. Тирәнрәк карасак, мәңгелек ахирәт тормышы белән чагыштырганда, безнең бу 50-60-70 еллык тормышыбыз секунд кебек тә булмас, кыямәт көнне безнең   бер  көнебез  дөнядагы 50   мең   елга  тиң булачак. Кемнәрдер бездән алданрак каберстан шәһәренә китә торалар, алардан соң безгә дә чират җитәчәк. Уйламыйк бу үлде дә, мин мәңге калдым дип.

 

Мөхәммәд с.нең хәдис шәрифен искә төшерик: «Барча ләззәтләрне кисүче үлемне   еш   искә   алыгыз», — ди ул безгә. Адәм баласына көндәлек тормышта гыйбрәтләр бик күп, әмма гыйбрәтләнүчеләр генә аз. Шуны  онытырга ярамый:  үлем  ул  күз белән каш арасында, артыбыздан күләгә кебек саклап йөри. Әгәр дә без бу тормышның сынауларына, авырлыкларына түзсәк яки сабыр итсәк, Аллаһ Тәгалә безгә ахирәт тормышында җәннәт нигъмәтләрен вәгьдә итә. Адәм балалары   җәннәттәге   иксез-чиксез нигъмәтләрне күргәч, дөньядагы кичергән барча  михнәтне,  кайгы-хәсрәтләрне онытырлар ди, Мөхәммәд с. Хәтта әйтерләр икән: без кире дөньяга кайтып тәннәребезне кайчылар белән кисәргә әзербез,   дөньядагы   авырлыкларны кичереп,  бу җәннәткә керер өчен. Дөньялыкта кәеф-сафа корып, Аллаһыны танымыйча яшәүче иң бай бәндәләр, иң матур тормышта яшәүче кешеләр дә, җәһәннәмдәге газапларны күргәч, дөньяда кичергән ләззәтләрен бер секундта онытырлар. Шуңа күрә Аллаһы тәгалә адәм баласын халикъ кылганда бу дөнья яшәешен генә түгел, ә киләчәктәге ахирәт тормышын да аңа язмыш кылган. Бала туганда ук инде аның ахирәте нинди булачагы язылган була. Аллаһ Тәгалә адәм баласына бу дөньяда төрле халәт, сынаулар биреп, ахирәттә бөек дәрәҗәдә булуларын телидер.

 

Бу дөнья тәмамлангач, мәңгелек ахирәт тормышы бар. Дөнья тормышы ул чүлмәккә ике тишек ясап, шуннан карауга тиң, ә ахирәт тормышы исә шул чүлмәктән чыгып бөтен дөньяны киң масштабта күрүгә тиң. Шуңа күрә һичкайчан онытырга ярамый: җәннәт вә җәһәннәм бар. җәннәт юлы авыр юл, сабырлык һәм түземлек, иман һәм гыйбадәт юлы. җәһәннәм юлы җиңел, ул нәфес артыннан ияреп, гыйлемсез, имансыз, намазсыз булудыр. Аллаһ Тәгалә менә бу сабырлык кылып, авырлык кичергән адәм баласына якын. Иншә Аллаһ, сабырлыклары белән Аллаһның биргән язмышына риза булсалар, аларга җәннәт юлы җиңел булыр һәм алардан Аллаһы разый булыр. Моның хакында Коръәндә һәм Мөхәммәд с.нең хәдис шәрифендә күп әйтелә. Шуңа күрә белеп булмый бит, бөтен тән-әгъзалары да, күзе дә, йөрәге дә сәламәт булып та, Аллаһыны танымыйча яшәүче бәндәләр җәһәннәм утында мәңге янмаслармы? Аллаһ Үзе сакласын! Әмма шушы кыска тормышта гарип, сукыр булып, кояш нурын күрә алмаган, яки аягы-кулы юк, башка әгъзалары авыру булу сәбәпле бу дөньяның рәхәтен, шатлыгын күрә алмаган адәм баласы йөрәгеннән әйтсә: Йә, Раббым, миңа бирдең шушы язмышны, сабыр итәм Синең җәннәтең өчен дигәндә, Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә аңа да урын әзерләгән, ул җәннәт әһелләреннән булыр, иншә Аллаһ! Аллаһ Тәгалә сынауны теләсә кайсы бәндәгә төрлечә бирә. Кемнең тормышында авырлыклар күп булды, бәлки аңа җәннәтнең түредер, тормышы җиңелрәккә шәт — түбәнрәк дәрәҗә булыр. Шуңа күрә зәгыйфь, авырулар Аллаһының сынавында икәнлеген онытырга ярамый. Шушы сынаулары белән ахирәт бәхетенә якынаюларын аңлап, Аллаһка кайтып гыйбадәт кылсалар,  бу дөньяда авыр тормышта яшәп сабыр итсәләр, ахирәттә   аларга   җиңел   булыр.   Аллаһ көчлерәк булуыбызны теләп безгә авырлыклар бирә. Сукыр кешенең җәннәттә күзләре күрәчәк, чатан кеше төз аяклы булачак, авыру кеше сәламәт булыр, җәннәттә һич кайгы һәм хәсрәт булмас. Аллаһыдан сабырлык сорыйк. Бу Аллаһының хикмәтен аңласак иде. Мөхәммәд (с.г.в.) мохтаҗларга, мәзлумнарга бу дөньяда бөеклек бирә: «Куркыгыз рәнҗетелгәннәр догасыннан, аларны  кыерсытмагыз,  аларның догаларында пәрдә юк», — дигән.

 

Мөхәммәд с.нән сорадылар: «Кемнең тормышы   иң   авыр» — дип. Ул әйткән: «Пәйгамбәрләрнеке, алардан соң аларга якын булган кешеләрнеке, Аллаһка якынайган   саен   сынау зурая». 

 

Икенче яктан  караганда сәламәт кешеләр өчен авыруларда гыйбрәт бар. Үзебезгә бирелгән  сәламәтлегебезгә  шөкер  кылу кирәк. Әлхәмдүлилләһ, сәламәтлегем бар  диеп, тел   белән   генә   әйтеп түгел,   намаз вакыты кергән саен сәҗдәгә егылыйк. Аллаһы тәгалә миңа ике кул, ике күз бирде, сәламәтлегем яхшы диеп тә адәм балалары сәҗдәгә егылмыйлар, шөкер кылмыйлар. Намаз укудан иблис кебек баш тарталар. Иблисне күп сөйлибез, бер гөнаһысы өчен җәннәттән куылган дип. Сәҗдә кылмау өчен куылды иблис җәннәттән, ә бүгенге көндә күпме кеше үзен тәкәббер, бөек санап йөри. Иблис урынында түгелме икән болар? Аллаһка якынайыйк, дога кылыйк безгә рәхәт вакытта, рухи байлыгыбызны арттырыйк, авырлыкка, кайгы-хәсрәткә сабыр булыйк, ахирәттәге бәхетебезне табыйк. Иншә Аллаһ, мәңгелек тормышта Аллаһы Тәгалә җәннәт әһелләреннән булырга насыйп әйләсен. Аллаһының рәхмәте киң, санап бетергесез. Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйтә: «Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!» (Нур сүрәсе, 5 аять)


Рөстәм хәзрәт ХӘЙБУЛЛИН, Буа мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»