|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2022 Мәдәният
Казан кинофестивале фильмнары «Синема 5» кинотеатрда күрсәтеләчәк
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп мәйданчыгы быел Республика сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында булачак. Биреә конкурс программасы күрсәтелер дип көтелә. «Заманча сәнгать галереясы, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее, «Әкият» балалар үзәге һәм Казан дәүләт мәдәният институтында да фестиваль чаралары планлаштырылган», диде кинофестивальгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Виктория Даутова. «Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгы да эшләячәк. Казан региональ кино базары төрле илләрнең киностудияләре һәм дестрибьютор компанияләре вәкилләрен җыячак. Эшлекле әңгәмәләр программасы 8-9 сенябрь көннәрендә Казан мәдәният институтында барачак», - дип дәвам итте министрлыкның кинофестивальне кураторлык итүче бүлек җитәкчесе. Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары Казан Ратушасында һәм «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында булачак. Кинофестивальнең конкурс программасына барлыгы 50 фильм кергән. Болар тулы метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, кыска метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, шулай ук, Татарстан фильмнарыннан торган «Милли конкурс» номинациясе, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|