поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.08.2022 Язмыш

"Тәрәзәдән әниемне көтәм. Аның өйдән киткәненә алты ай булды инде"

Ике дәресемне уздырып, кабинетыма кереп үземнең директор эшләре белән шөгыльләнергә уйлаган гына идем, ишекне дә шакымыйча дулкынланган, бераз битләре дә кызарынган өченче класс укытучысы Мария Сергеевна килеп керде.

- Әсхәт Әсәдуллович, мин нишләргә дә белмим бу Аня Соловьева белән! - ди. - Дәрес буе күзен тәрәзәдән алмыйча утыра. Башта гел 4 - 5 билгеләренә генә укый иде. Ә хәзер укуын бөтенләй ташлады. Бүтән урынга да күчереп утыртып бул¬мый - ярсып, үкереп-үкереп елый башлый. Мин генә түгел, аның өчен балалар да кайгыра башладылар.
 
Дәрес башлангач, мин Мария Сергеевна сыйныфына киттем. Исәнләшеп, балалар урыннарына утырышкач, мин Аня янына килеп бастым да, без икәү генә ишетерлек итеп:
 
- Анечка, менә минем кабинет ачкычы. Син аны ал да, шау¬ламыйча гына, беренче катка төшеп Надя апаңны тап. Ул минем кабинетны ачып сине кертсен. Зур тәрәзә каршысына утырып мине көт. Дәрес беткәч, мин синең яныңа төшәрмен. Урта шкафта кызыклы китаплар бар. Теләсәң аларны кара, ярыймы? - дидем.
 
Бала минем сүзләргә бик гаҗәпләнде. Мин аны ачуланыр дип уйлаган булса кирәк. Дәрес тәмамланганны көтмәдем - Аня янына төштем. Ул минем кергәнне дә ишетмичә тәрәзәгә ябылып урамга карап утыра иде. Мин, кыз ишетсен өчен, җиңел генә йөткереп куйдым. Сискәнеп, тәрәзә яныннан китеп минем яныма килеп басты Аня. Мин аны кулыннан тотып үземә каршы урындыкка утырттым. 
 
- Анечка, сөйлә инде, ник син бүтән урынга күчеп утырырга теләмисең? Укуың да начарайды, гел өчлеләр ала башладың.
 
Кызның күзләре моң¬су¬лан¬ды, күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп төште. Минем үземә дә авыр булып китте. 
 
- Ярар-ярар, дулкынланма, елама. Сөйлисең килмәсә - кирәкми, сөйләмә. Тынычлан, - дим.
 
- Сез беркемгә дә әйт¬ми¬сезме минем сүзләрне? - диде кинәт Аня.
 
- Ышанмасаң - сөйләмә. Сә¬бәбен белсәм, мин сиңа ярдәм итә алыр идем,бәлки, - дидем. Кыз 1 - 2 минутка тынып калды. Баланың бөтен тәне сизелерлек калтырый башлады. Мин сөлге алып аның яшьләрен сөрттем дә тәрәзә янына китеп бастым. Күпме вакыт узгандыр, белмим. Ләкин ишекне шакып безгә комачаулаучы булмады. Аня тавышсыз гына минем яныма килеп басты да акрын гына кулыма кагылды. Без икәү диванга утырдык. 
 
- Мин тәрәзәдән әниемне көтәм. Аның өйдән киткәненә алты ай булды инде. 
- Ни булды? Ник, кая китте соң ул?
- Белмим, шәһәргә ахры... Китәр алдыннан ул миңа: "Кызым, йөрәк нурым, гафу ит мине. Мин тиз әйләнеп кайтырмын. Әтиеңне тыңла. Зинһар өчен түзәргә тырыш миннән башка. Син бит инде зур кыз", - диде. Ә үзе никтер елый иде. Әти башка бүлмәгә кереп ишеген ябып куйды. Ул да елады ахры. Мин икесен дә бик жәлләдем, әмма еламадым. Түздем. Мин берәр җирем авыртса гына елыйм. Әллә алар да авырганмы дип уйладым.    
 
Инде ничә ай үтте, ә ул һаман кайтмый. Мин әтиемнән көн саен "Әни кайчан кайта" дип сорыйм. Ә ул миңа: "Йә иртәгә, йә озакламый", - дип җавап бирә. 
- Бәлки әтиең әниеңне рән¬җеткәндер?
- Юк, юк! Ул мине дә, әнине дә бик ярата!
 
- Әйдә без синең белән килешик әле, - дидем, кызны тың¬лап бетергәч. - Син миңа тә¬рәзәгә еш карамаска сүз бир. Ә мин Мария Сергеевнага сине күчереп утыртмаска кушармын. Тырышып укырга тотын, бер өчлең дә булмасын!
 
- Бик зур рәхмәт. Мин сезне алдамам, уңайсыз хәлдә калдырмам, - диде Аня. 
Кабинет ишеген ачып җи¬бәрсәм - мине дүрт укытучы көтеп тора. Җыештыручыбыз Надя апа, мөһим кеше бар, дип аларны кертмәгән. 
Бу сөйләшү сентябрь ахырларында булган иде. Аня миңа биргән сүзен үтәде. Беренче чирекне яхшы билгеләргә тә¬мамлады. Ә ел ахыры безгә көтмәгән хәл бүләк итте. Бө¬тен мәктәп мәш килеп Яңа ел бәйрәменә әзерләнә иде. Урамда зәмһәрир суыклары тора. Шундый бер көнне Аня, соңгы дәрес вакытында, мәктәп формасы һәм икенче аяк кие¬меннән генә, яланбаш килеш урамга чыгып йөгерә. Надя апа аның артыннан: "Анечка, кая барасың? Тукта-тукта! Суык бит!" - дип чыкса, кыз аны ишетми - йөгерүен белә. Караса, кыз¬га каршы, абына-сөртенә, бер хатын-кыз йөгерә. Бераздан алар Аня белән кочакланы-шып минем кабинетка килеп керделәр. Мин ул вакытта телефоннан сөйләшә идем. Бу күренештән каушап, ни әйтергә дә белмичә катып калдым. Аня миңа:
 
- Әсхәт Әсәдуллович, бу - минем әнием! Ул бөтенләйгә кайткан, - диде шатланып. - Мария Сергеевнага әйтегез, хәзер ул мине кая күчерсә дә мин риза, - диде дә яшен кебек атылып бүлмәдән чыгып та китте... 
 
Бәлки, укучының бу гаиләдә нинди проблема булганын бе¬ләсе киләдер. "Һәр гаиләне Ал¬лаһының рәхмәтле, рәхәтле, бәхетле, саваплы юлларыннан тайпылдырыр өчен, мең дә бер һәм тагын бер капчык нигезле вә нигезсез сәбәпләр саклап торыр", дип юкка әйтмәгәннәрдер. Күрәсең, бу ир белән хатын шу-ларның берсенә абынган¬дыр. Алай карамаган, болай яра¬маган, ашыгып әйткән, үпкә¬ләгән... Атта да, тәртәдә дә гаеп бул¬гандыр. Бәхетле гаиләнең төп нигезе - бер-береңне гафу итә белүдә. Моны онытырга яра¬мый.
 
Газета укучыларына исән¬лек-саулык, Кәүсәр елгалары һәм Зәм-зәм чишмәләре ту¬лы сулы булган кебек, озын гомерләр, тулы бәхетле тормышлар теләп калучы, "Бер¬дәм¬лек"не даими яздырып алучы һәм игътибар белән укып баручы, анда язылган сүзләрне, уй-фикерләрне халыкка җит¬керүче 
 
Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.
Челно-Вершины авылы.
Фото: пиксабай
 

---
Бердәмлек
№ --- | 15.08.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»