|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2022 Җәмгыять
Татарстанның 22 районында ашыгыч рәвештә карантин кертелдеТатарстан Президенты Указы нигезендә, 11 августтан башлап Татарстанның 22 районында дуңгызларда Африка чумасы аркасында карантин гамәлгә кертелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында, Африка чумасы чире чыганаклары табылганлыктан, карантин кертелгән.
Баш ветеринария идарәсе дуңгызларда Африка чумасы чыганакларын бетерү һәм чир таралышын кисәтү буенча чаралар күрә, диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|