поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.08.2022 Киңәш-табыш

Силт - хуҗабикәләрне артык мәшәкатьтән коткаручы бик тиз һәм уңайлы швед рецепты

Уңган бакчачыларның кыяр-помидорлары инде өлгерде, бүтән яшелчәләре дә әкренләп табынга менә башлады. Яшелчә, җиләк-җимешләрен эшкәртергә, урнаштырырга ярдәм итү йөзеннән укучыларыбызга бакчачы, аш-су остасы, блоггер Лилия Мортазинаның күптәннән сыналган, җиңел, тиз эшләнә торган рецептларын тәкъдим итәбез.

Силт 
 
Әлеге швед рецепты белән теләсә-нинди җиләкне кайнатырга була, мин шулай эшлим. Бер кило җиләкне 15 минут кайнатабыз, аннан утын сүндереп, 600 грамм песок салып, яхшылап болгатабыз. Шуннан стерильләнгән коры банкаларга салып, капкач белән каплыйбыз һәм туннар, одеаллар астына тезеп, төреп куябыз. Суынгач, базга төшерәбез.  
 
“Лакомка” (“Десертный” дип тә йөртәләр)
 
Башта ук әйтеп куйыйм әле, мин яшелчә, гөмбә тозлаганда, маринадлаганда, салатлар ясаганда йодлы тоз кулланмыйм! Бүтәннәргә дә киңәш итмим, чөнки ул яшелчәләрне йомшарта. Бары тик ташлы тоз гына кулланам.
 
Инде помидор маринадлауга күчик. Юып, парда тотылган банка төбенә боҗралап туралган суган, боҗралап туралган татлы борыч салабыз. Тыгыз, каты помидорларны сайлап алып (йомшагы изелеп бетә, боткага әйләнә), эреләрен -- дүрткә, вагракларын икегә бүлеп, банкага тутырабыз. Аннан тозлык ясыйбыз: 3 литрлы банкага исәпләнгән 1 литр суны кайнатып чыгарганнан соң, аңа 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы песок, 20 бөртек борыч, 3-4 лавр яфрагы салып, өч минутлар кайнатабыз. Аңа 2 аш кашыгы уксус салып, нибары ярты минут кайнатканнан соң, тозлыкны помидор өстенә салабыз. Сулы кәстрүл төбенә чүпрәк җәеп, су бераз җылынгач, “иңнәренә” кадәр батырып, банкаларны кәстрүлгә тезәбез. Кәстүлдәге су 7-8 минут кайнаганнан соң мин банкаларга өчәр кашык кайнаган көнбагыш мае салам. Аны сак кына саласы, бер кашык салганнан соң бераз көтәргә кирәк.   
 
Тиз тозлана торган кыяр
 
Эмальле кәстрүл төбенә керән яфрагы, укроп, кара карлыган белән чия яфраклары, чама белән түгәрәк кара борыч, хуш исле борыч, сарымсак салам да, өсләренә кыяр тезеп чыгам. Бер литр суга ике аш кашыгы тоз (йодлы түгел!), ике-өч лавр яфрагын салып, биш минутлар кайнатам да, шуны кыяр өстенә агызам. Суынгач, салкынча урынга куям. Бер-ике тәүлектән кыярны ашарга ярый. 
 
Керәнгә төрелгән кыяр
 
Бик җиңел һәм тиз генә күп итеп тозлап була торган кыяр. Банкаларны да, капкачларны да парда тотарга кирәкми. Юылган банка төбенә биш-алты тырнак сарымсак, укроп зонты салабыз. Аннан кыярларның башларын кисеп, керән яфрагына төреп, банкага тутырабыз. Шуннан тозлык ясыйбыз: бер литр суга 50 грамм тоз һәм 25 грамм песок салып, кайнатабыз. Кайнап торган тозлыкны банкаларга саклык белән генә агызабыз. Капрон капкач белән каплыйбыз. Суынгач та, базга төшерергә яки суыткычка куярга кирәк. Суы бераз агарып китә, зыян юк, бик тәмле була, язга кадәр әйбәт саклана. 
 
“Глобус” тәме килгән кыяр
 
Элек кибетләрдә өч литрлы банкаларда, тышындагы кәгазенә “Глобус” дип язылган тозлы кыяр сатыла иде. Хәзер тәкъдим ителәсе рецепт белән кыярның тәме шундый була. Бер литрлы яки 700 граммлы банка төбенә укроп зонты, сарымсак, 6-7 бөртек кара борыч, бераз гәрчич орлыгы (салмасаң да ярый) салып, башлары киселгән яки киселмәгән (ничек тә ярый) кыярларны банкага тутырабыз. Алар өстенә бер бал кашыгы тоз, ике бал кашыгы песок, 50-70 грамм уксус салабыз. Аннан банкаларга краннан су агызып, аларны төбенә чүпрәк җәелгән сулы кәстрүлгә тезәбез. Газны кабызып, кәстрүлдәге банкаларга кайнау кергәннән соң, 700 граммлыларын -- 5 минут, ә 1 литрлыларын 7 минут кайнатабыз. Аннан стерильләнгән тимер капкачлар белән ябып, үз җайларына суытабыз, томалап куярга кирәкми. 
 
Ашларга салу өчен тозлы борыч
 
5 килограмм болгар борычын иттарткычтан чыгарабыз, шуңа 1 кило тоз салып, озак итеп яхшылап болгатабыз һәм чиста банкаларга салып, салкында саклыйбыз. Аны төрле ашларга, гуляжларга салырга була, ләкин ризыкка башта шушы борычны салып, кабып карарга кирәк, аннан тоз кирәк булса гына өстисе. 
 
Лечо
 
3 кило помидорны иттарткычтан чыгарып, ун минут кайнатабыз. Аннан шуның өстенә туралган 15 болгар борычы, 15 суган, 2 баш сарымсак өстибез, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан песок салып, болгата-болгата 10 минут кайнатабыз. Шуннан парландырылган банкаларга салып, томалап куябыз. 
 
Соус
 
5 кило помидорны иттарткычтан чыгарып, 15-20 минут кайнатабыз. Шуның өстенә 1 килограмм эре итеп туралган яшел тәмләткеч (укроп, сельдерей, петрушка) салабыз. Шуңа иттарткычтан чыгарылган 150 грамм сарымсак, 60 грамм тоз һәм 160 грамм песок, 1 аш кашыгы төелгән кориандр һәм тәменчә кара борыч, кызыл борыч салып, 10 минут кайнатабыз. Аннан 5-6 аш кашыгы уксус салабыз, бер-ике минут кайнаткач, стерильләнгән банкаларга салып, каплап куябыз (бу рецептны ютубтан таптым). 
 
Томат согы
 
Мондый сокны сок сыккыч аша чыгарып та эшләп була, ләкин анда полмидорның йомшагы күп кала. Икенче ысул – помидорларны турыйбыз да, кәстүлдә кайнатып алабыз. Йомшаруга, вак иләк аша үткәрәбез. Суы иләктән тиз төшә. Аннан шул суны күп дигәндә бер минут кайнатабыз һәм  парландырылган банкаларга тутырып, ябып куябыз. 
Өченче ысулы – помидорны иттарткычтан чыгарып, аны иләктән үткәреп, суын кайнатып алабыз. Иң мөһиме озак кайнатмаска, юкса, йошагы – үзенә, суы үзенә аерылачак. 
 
Кызыл карлыганнан джем
 
Әз генә су салып, кызыл карлыганны бераз пешереп алабыз. Тукмак белән бераз изәбез. Шуннан тимер иләктән үткәрәбез. 1 литр сиропка 600 грамм песок салып, 10 минут кайнатабыз һәм уттан алып, тагын песок салып болгатабыз.  
 
Үз согындагы помидор
 
Стерильләштерелгән банкага помидор тутырабыз, аның өстенә кайнап торган су коябыз. Шуннан өстенә плед каплап, 20 минутлап тотабыз һәм суын түгәбез. Аннан иттарткычтан помидор чыгарып, сок кайнатабыз. Өч литрлы банкага 1,2 миллилитр чамасы сок керә. Өч литр сокка 5 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы песок, 5 бөртек хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы салып, 10 минут кайнатабыз һәм шуны банкадагы помидорлар өстенә агызабыз да, тимер капкачлар белән каплыйбыз. Мин кайнаган помидор согын банкадагы помидор суын түккәч тә салам. Һәрвакыт ташытып салам – банкада һава калмасын. Уксус салынмый, чөнки помидор ул үзе консервант. Аннан салкында саклыйбыз (мин базга төшерәм).
 
Солянка
 
2 килограмм кәбестәне турап, 1,5 стакан көнбагыш мае белән кайнатабыз. Болгатып-болгатып ярты сәгать кайнатканнан соң туралган 2 кило помидор, 2 кило кыяр, 1 кило суган, 400 грамм кишер (угычтан уып), 3 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы песок, 6 бөртек борыч, чама белән лавр яфрагы салып, тагын 1 сәгать кайнатабыз. Төбенә утырмасын дип, ара-тирә болгатып алабыз. Сүндерергә 5 минут кала, бер рюмка уксус салабыз. Аннан стерильләнгән банкаларга тутырып, каплап куябыз (капкачларның шулай ук стерильләнгән булырга тиешлеген хуҗабикәләр беләләр инде). Суынганчы төреп торабыз, аннан салкын урынга урнаштырабыз.
 
Кетчуп
 
4 кило помидор, 0,5 кило алма (әче алма кирәк), 6 баш суганны дүрткә генә бүлеп, 3 татлы кызыл борыч һәм 2 әче борычны уртача зурлыкта турап, шуларга 5 тырнак сарымсак, 10 бөртек кара борыч, 10 лавр яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, 1 бал кашыгы корица, 1 бал кашыгы төелгән борыч, 300 грамм песок кушып, барысын бергә болгатып, 1,5 сәгать кайнатабыз. Аннан 70 грамм уксус салып, тагын ярты сәгать кайнатабыз. Шуннан суытып, дуршлаг аша чыгарабыз һәм тагын 1-2 минут кайнатып, парда тотылган банкаларга салып, капкач белән томалап куябыз.     
 
Кыяр тозлау
 
Мин кыярны, помидорны ел саен әниемнең бик күптәнге, иске рецепты белән тозлыйм. Стериль банка төбенә берничә тырнак сарымсак, ике зонтик укроп, 15 бөртек кара борыч салам һәм алар өстенә башлары киселгән кыяр тутырам. Аннан помидор өстим. Кыярның үзен генә бик сирәк тозлыйм, чөнки бер генә булса да помидор өстәсәң, әчемәскә яхшырак, ышанычлырак була (помидор өлгермәгән булса, кыярны гына яки помидор күпләп өлгергәч, аның үзен генә дә шушы рецепт белән тозларга була). Шуннан банкага кайнап торган су агызам. 15-20 минуттан шул ук суны кәстрүлгә салып, 3 аш кашыгы тоз, 3 лавр яфрагы,1 аш кашыгы песок салып, 10 минут кайнатып алам да, яңадан банкагаларга бушатам, 15 минуттан яңадан кәстүлгә салып, 10 минут кайнатам, өстенә 3 аш кашыгы уксус салам. Шул тозлыкны кыяр өстенә агызып, тимер капкач белән каплап, төреп куям.
 
Гөреҗдә гөмбәсен тозлау
 
Миңа бу рецептны өйрәткәннәр иде, инде өч ел шуның белән тозлыйм. Чи гөмбәләрне юып, араларына тоз сибә-сибә кәстрүлгә тезәм, шул рәвешле тутырып бетергәч, өсләренә укроп белән карлыган яфраклары салам һәм кәстрүлне кечрәк капкач яки зуррак тәлинкә белән каплап, авыр әйбер белән бастырып куям. Өч көн шулай тора, аннан чиста банкаларга тутырып, суыткычка куям. 40 көннән ашарга ярый. 
 
Чия
 
Бу рецепт миңа бик ошый, ул артык баллы ризык яратмаучылар өчен яхшы. Сынау өчен башта бер генә өлеш ясап карый аласыз. 
 
Төше алынган өч кило чиягә 650 грамм песок салып болгатып, суы чыксын өчен берничә сәгать тотам. Аннан стерильләштерелгән банкаларга салып, өсләренә капкачыларын куям да, газ өстендәге, төбенә чүпрәк җәелгән сулы кәстрүлгә утыртып, 30 минут стерильләштерәм. Аннан капкачларын ябып, одеал-бишмәтләр белән төреп куям. Суынгач, базга яки суыткычка куеп, шунда сакларга кирәк, чөнки песогы бик әз, ачып китүе ихтимал. Мондый чияне  пирогларга кушарга да ярый. Без, бик яратып, кайнатма урынына чәй белән эчәбез, кышын-язын базга төшкән саен  эләктереп менәм. 
 
Шомырт кайнатмасы 
 
Кайнатмыйсың аны, шулай атала гына. Шомыртны башта кул иттарткычыннан өч-дүрт тапкыр чыгарабыз, аннан электрныкыннан берничә тапкыр үткәрәбез, ким дигәндә, җиде тапкыр чыгарырга кирәк. Күбрәк чыгарган саен яхшырак. Аннан песок белән бергә-бер болгатып куябыз, бер кило шомыртка кило ярым, ике кило да кушарга ярый – кемгә ничек ошый. Бик тәмле була.  
Фото: пиксабай
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.08.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»