|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2022 Мәдәният
Азнакайга “Чатыр-Тауда җыен” фестиваленә 39 фольклор коллектив җыелдыДенис авылының Мәдәният йортында эшләп килүче “Чулпан” татар халык коллективы төрки телле халыкларның “Чатыр-Тауда җыен-2022” төбәк фольклор фестивалендә катнашты. Татарстан Республикасының Азнакай районында уникенче мәртәбә үткәрелгән фестивальнең исеме бик тә гүзәл табигать һәйкәле буларак дан тоткан Чатыр-Тау белән бәйле. - Чатыр-Тауга сәяхәт гаять дәрәҗәдә тәэсирле булды, дип сөйлиләр җыенда катнашып кайткан денислеләр. - Җыенның ниндидер үзенчәлекле төсмере, төп бизәкләре бар: халык иҗаты күргәзмәсе дә оештырылган, татар йорты үрнәкләре дә урын алган, милли ризыклар дегустациясе дә, төрки телле халыкларның яшәешен тасвирлый торган мәйданчыклар да оештырылган иде.
Елдан-ел фестивальнең географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Бу юлы да Татарстан, Башкортостан рес¬пуб¬ликалары, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән 39 фольклор коллектив килгән иде. Шулай ук җыенга танылган татар эстрада йолдызлары Зәйнәп Фәтхетдинова, Равил та чакырылганнар иде.
Самара төбәген Шенталы районы, Денис авылының Мәдәният йорты каршында шө¬гыльләнүче “Чулпан” халык фольклор ансамбле тәкъдим ит¬те, кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны татар биюе, халык җырлары һәм такмак¬лары белән таң калдырды.
“Чулпан” халык фольклор ансамбле чыгышы диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бәя¬ләнде. Коллектив, үз чиратында, Татарстан Республикасы Аз¬накай район башлыгына милли татар ризыклары һәм Денис авылы турында язылган китапны бүләк итте.
“Чулпан” фольклор ансамбле район, губерна һәм күрше төбәкләр үткәргән мәдәни чараларда еш катнаша. Ансамбль җитәкчесе Ригида Бадыйкова: “Тө¬бәкара фестивальдә Самара өлкәсен тәкъдим итү безнең өчен хөрмәт кенә түгел, зур җаваплылык та. Чара күңелле, истәлекле вакыйгаларга бай булды. Милли мәдәниятебезне үстерүгә зур йогынты ясаган район башлыгы Александр Михайлович Лемаевка чиксез рәх¬мәтебезне җиткерәсебез ки¬лә. Шулай ук Денис авыл җирлеге башлыгы Лимоза Фатыйх кызы Бикмөхәммәтовага да гел ярдәм күрсәтеп торганы өчен ансамбль әгъзалары исеменнән ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә”, - диде.
Денис авылы җирлеге администрациясе
--- |
Иң күп укылган
|