|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда юл һәлакәтендә берничә кеше зыян күргәнКичә республиканың Чирмешән районында Күтәмә авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда Hyundai һәм УАЗ автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән соң «буханка» түбәсенә әйләнеп капланган. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, УАЗ автомобилендә сигез кеше булган. Аларның барысын да ашыгыч ярдәм бригадасы алып киткән, ике кеше авыр хәлдә булган. Шулай ук җиңел машинадагы бер кеше медикларга мөрәҗәгать иткән.
--- |
Иң күп укылган
|