поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.07.2008 Җәмгыять

ТРАССА КЫЗЫ

РӘХӘТКӘ ЧЫДАП КАРА... Биредә алар яши. Алар монда бик күп. Алар гел юлда. Бу – аларның яшәү рәвеше... Марина бай, бар яктан җитеш, тулы эшмәкәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе кызларыннан бернәрсә дә кызганмый. Балалары куйган пластинка көенә “бии”, сабыйларының дирижер таякчыгы “идарә итә” бу гаиләдә. Мәктәп елларында күңеле хуп күргән киемнәр таптырып, әти-әнисен үз кубызына “биетә” кызый.

Марина мәктәпне “алтын” медальгә тәмамлый. Әти-әнисеннән шушы уңайдан чит ил машинасы алып бирүләрен таләп итә. Бизнесы ябылыр дәрәҗәгә җиткән әти кеше кызының бу үтенечен кире кага. Ачудан Марина, бер чемодан кием-салым төяп, өйдән чыгып китә... Мәскәү үзәгеннән автобуска утырып, кызый трассага юнәлә. Әти-әнисенә үч итеп, аларны куркытырга теләп, Магнитогорскида яшәүче иптәш кызы янына барырга карар кыла. Шундагы югары уку йортларының берсенә документларын тапшырырга исәп тота...

 

БЕРЕНЧЕ “МӘХӘББӘТ”

 

Юлда очраган беренче машинаны туктата Марина. Тегесе ерак юлларга йөреп акча эшләүче “дальнобойщик” булып чыга. Алексей кызның “хәленә керә”, кызгана. Марина да бернәрсә яшерми, егеткә барысын да сөйләп бирә. Алексей аңа үзе белән машинада йөрергә тәкъдим ясый. Тегесе шундук ризалаша. Шул ук көнне ир кеше машинада кызны үзенеке итә...

 

Марина Алексейга ияреп, шәһәрдән-шәһәргә йөри башлый. Башта аңа бар да бик кызык тоела: яңа шәһәрләр, кичен кафеда ял итүләр, төнге тормыш...

 

Бер айдан соң егет туган шәһәренә кайта. Биредә менә нәрсә ачыклана: Алексей инде өйләнгән, 7 яшьлек баласы бар. Маринаны ике көнгә кунакханәгә урнаштырып, үзе гаиләсенә “кунакка” китә.

 

Алар яңадан, йөк төяп, юлга чыга. Кызга рәхәт: туйганчы йоклый, тәмле ашый. “Дальнобойщик” та хатынын ташлап, аңа өйләнергә җыена. Бер сүз белән әйткәндә: “Ашау – байдан, үлем – Ходайдан”... Алексей айга бер тапкыр кайтып, хатыны, баласы янында “күренеп” ала. Ә Марина я кунакханәдә, яисә аның дусларында яшәп тора. Шул рәвешле бер ел узып та китә. Әллә инде “дальнобойщик” кыздан туя, әллә анда акча эшләү “җен”нәре уяна. Ул Маринаны “сата” башлый. Йөк төягән, бушаткан араларда кызны “прокат”ка бирә. Әлбәттә, бу хәл аңа ошамый.

 

– Мин башта үлеп гашыйк булдым. Соңрак ярата да башладым үзен. Ул – минем тормышымда беренче ир кеше. Өйләнергә вәгъдә бирде бит!” – ди Марина, күз яшьләренә буылып.

 

Ә бер көнне чираттагы “клиент” белән якынлык кылырга теләмәгәч, тегесе аны канга батырып кыйный. Кызый ике атна урын өстендә әүмәләнә. Шешләре бераз кимегәч, җәрәхәтләре томалангач, качарга ниятли. Төнлә, егет йоклаганда, ул машинадан чыгып тая. Трассада “попутка” тотып, яңадан “сәяхәт”кә кузгала... Шушы көннән Марина өчен “чегән” тормышы башлана.

 

“ПЛЕЧЕВУХА” ЯЗМЫШЫ

 

Марина көннәрен кафеларда “клиент” көтеп уздыра. “Кармагына” чираттагы “дальнобойщик” килеп эләккәч, “сәяхәтче бака”га әйләнә. Аны ашаталар, эчертәләр. Ир-ат халкы кирәгенчә файдалана. Аннары, чүплеккә чыгарып ташлагандай, юл буенда калдырып китә. Кайбер машина йөртүчеләргә ияреп, атналар буе йөри, кайсылары айлап тота. Марина мондый очракларны бәхеткә тиңли. Тик андый мәхәббәт “корбаннары” аңа сирәк очрый икән.

 

– Мин хәзер инде “плечевуха” (кулдан-кулга йөрүче), юлда йөреп сулдым, яшьлек матурлыгымны югалттым, таушалдым. Шуңа да ирләр миннән файдаланып туйгач, юлның теләсә кайсы урынында төшереп калдыра, – ди ул.

 

Күптән түгел юлда, машина көтеп торганда, бер егет белән таныша ул. Сөйләшә-аралаша торгач, Ваня аны үзе яшәгән авылга кунакка чакыра.

 

– Әйдә, бергә яшик, ошашсак, өйләнешербез, – ди ул.

 

 Марина егеткә ияреп китәргә мәҗбүр була. Себер юлларында бигрәк салкын шул.

 

Ваня аны авыл читендәге ярым ташландык бер өйгә алып кайтып ташлый. Ул наркоманнар, эчкечеләр җыелыша торган притон булып чыга.

 

“Мондагы җәбер-золымнарны, кыерсыту-кимсетүләрне, мәсхәрә-мыскыллауларны 5 ел юлда йөреп тә күрмәдем”, – дип искә алды Марина әлеге куркыныч көннәрне.

 

Кызый биредә берничә вазыйфа башкара: ашарга пешерә, уа-юа, өй җыештыра, йортта яшәүче барлык ир-ат өчен уртак “курчак”ка әйләнә. Марина үзенең бандитлар кулына килеп эләгүен аңлый. Алар тирә-як авыл кибетләрен басу, машина урлау белән шөгыльләнә.

 

Башка төрле җинаятьләрдән дә тайчынмыйлар. “Счетчик”ка куелганнарны да биредә ябып асрыйлар. “Бер адәмне үтерделәр дә, ахрысы. Бик каты кыйнадылар аны. Тавышына чыдый алмый, чормага менеп качтым. Анда да аның тавышы үзәкләргә үтеп керерлек булып ишетелде. Дөньялар тынычлангач, яшеренгән урынымнан чыгып, йортка кире кергәндә, берәү дә калмаган иде. Идән тулы кан, күреп башым әйләнде, күңелем болганды”, – дип хәтерен яңартты Марина.

 

Кызны биредә энәгә “утырталар”. Ул хәзер алардан башка яши дә алмый. Юлында үзе шикеллеләр очраса, шатлана: “дуслар”ы аңа да өлеш чыгара.

 

– Ә теге бандитлар төркеменнән ничек котылдың соң? – дип кызыксынам.

 

– Мин кибеткә киткән идем. Шул вакытта “облава” булган. Безнең йорт янында милиция машинасы күрдем дә берәүләрнең ишегалдындагы мунчаларына кереп качтым. Кичкә кадәр шунда яшеренеп яттым. Мин кайтканда, өйдә берәү дә юк иде инде. Тиз генә җыенып, яңадан трассага табан “ялтыраттым”, – диде Марина минем сорауга җавабында.

 

– Болай тилмереп йөргәнче, өеңә, әти-әниең янына кайтырга уйламыйсыңмы соң? – дим тегеңә.

 

– Моннан өч ел элек телевизордан үземнең фотоны күрдем. Әти-әнием эзләтте мине. Табарга булышучыларга зур суммалар да вәгъдә иттеләр. Мин үзем дә аларны бик сагындым, искә төшкән саен үзәкләрем өзелә. Тик миңа якыннарым күзенә кайтып күренергә оят инде. Рәнҗеттем мин әти-әниемне, җаннарына гомерлек җәрәхәт салдым. Бәгырьләрем мин киткәндә елап, аякларыма егылып, ялварып-үтенеп, өнсез калдылар. Эх, тыңламадым шул... Алар өчен мин күптән үлгән инде. Шулай дип уйласыннар...

 

Әңгәмәбез өчен рәхмәт әйтеп, мин китәр юлга кузгалдым. Марина: “Кафеда бер ашап чыгарлык кына булса да акча бирмәссезме икән?!” – дип, күзләремә инәлде.

 

Кызның мөлдерәп торган күзләренә карамаска тырышып, салкын, кытыршы уч төбенә берничә кәгазь акча салдым. Сәдакам булсын... мескен җанга...

 

***

 

ӨЧЬЕЛЛЫК СЕР АЧЫЛУ

 

Бу коточкыч вакыйга 2005 елда Бөгелмәне тетрәндерсә дә, тора-бара шаукым басылып, онытыла төшкән иде. Үткән атнада әлеге шәһәрдә өч ел элек булган шомлы хәлләрне яңадан искә төшерделәр.

 

...Шәһәрдәге чүп-чар савытларында казынучылар хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. 2005 елның 21 мартында Бөгелмәдәге Якупов урамындагы контейнерда да берәү яраклы әйберләр эзләп актарына башлый. Ләкин нәрсәдәндер өркеп, кинәт артка тайпыла. Бераздан үз күзләренә үзе ышанмыйча тагын бер үрелеп карый да бәладән баш-аяк дип, бу тирәдән ераккарак китү ягын карый. Әмма чүп багындагы хәтәр табылдык турында үзе кебекләр белән дә уртаклашмыйча булдыра алмый. Ә сүз чыкса, аны тотып булмый инде ул. Шул рәвешле хәбәр милициягә барып ирешә.

 

Ләкин шактый вакыт узу сәбәпле, милиция килеп җиткәндә контейнер инде буш була. Торак-коммуналь хезмәте өлгерлек күрсәтә. Оператив төркемгә аэропорт янындагы көнкүреш калдыкларын ташлау урынына барып эзләнергә туры килә. Тиздән теге хәбәрнең хак булуы ачыклана. Кеше калдыклары салынган 4 полиэтилен пакет табыла. Сүз туракланган мәет турында бара. Бу очракта калдыклар дию дөресрәк булыр, чөнки капчыкларда гәүдә тулысынча булмый: баш, аяк табаннары, бот-оча өлеше, эчке әгъзалар һәм... тире, кешенең күкрәк читлеге һәм арка тиресе табыла. Милиция, прокуратура органнары аякка бастырыла.

 

Әлеге аерата куркыныч җинаятьне ачу баштан ук зур кыенлыкларга очрый. Иң беренче чиратта, танып булмаслык хәлгә китерелгән мәетнең шәхесен ачыклау озакка сузыла. Бәлки, башка төбәк кешеседер дигән шик тә туа башлый. Бишенче көнне генә Гафиятуллин урамында яшәүчеләр бер гаиләнең күзгә-башка күренмәвен, ә фатирларында ут януын әйтә. Ишекне ватып кергәч, эшнең тагын да катлаулырак булуы ачыклана. Йокы бүлмәсендә 66 һәм 68 яшьләрендәге ирле-хатынлы хуҗаларның үле гәүдәләре табыла. Үтерелү шик уятмый: ир-атның муенына кер бавы уралган, хатында җеп белән буу эзләре калган. Тиздән теге кискәләнгән кешенең аларның 1975 елда туган уллары Владимир булуы ачыклана.

 

Сирәк очрый торган әлеге җинаятьне ачу белән Бөгелмә генә түгел, Казаннан килгән тәҗрибәле оперативниклар шөгыльләнә. Гаять зур эш башкарыла. Ләкин җинаять урынындагы эзләр дә шикләнердәй кешеләр, бигрәк тә наркоманнар арасында (Владимир наркотиклар куллана торган булган) үткәрелгән оператив эзләү чаралары да нәтиҗә бирми. Вакыт узу сәбәпле, җинаятьчеләр эзләрен суытып өлгерә, әмма эзләү туктатылмый.

 

Ниһаять, үткән атнада 3 ел буе билгесезлек пәрдәсе каплап торган вакыйгаларга ачыклык керә башлады. Бөгелмә һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе оперативниклары шушы вәхшилекне кылуда шикләнелүче өч бәндәне ачыклады. Аларның икесе адвокат катнашында уздырылган сорау алуда кылган явызлыкларын таныды. Бу видеотасмага язып алынды. Өченчесе Русия Конституциясенең 51маддәсе нигезендә күрсәтмәләр бирүдән катгый рәвештә баш тартты.

 

Әлбәттә, гаепне тану аны дәлилләү, исбатлау дигән сүз түгел әле. РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Бөгелмәдәге районара бүлеге тикшерүчеләре хәзер шушы четерекле эш белән мәшгуль һәм җентекләп өйрәнеп, төбенә төшеп өчьеллык вакыйгаларны яңадан торгызу өчен күп тырышлык куясы бар. Шуңа күрә без дә ашыгыч нәтиҗәләр ясап әлеге хәлләрне тасвирлаудан тукталып торыйк.

 

Шунысын да әйтеп үтик: әлеге, чын мәгънәсендә, башкисәрләрнең бүтән төбәкләрдә кылган явызлыклары да ачылырга мөмкин. Алардан теләсә нинди вәхшилек көтәргә була. Чөнки өчесе дә – әле күптән түгел генә Башкортстан Югары суды тарафыннан һөҗүм итеп талау (разбой), корал саклау, үтерү кебек җинаятьләр өчен озак срокларга хөкем ителгән бәндәләр. 1973 елгы Үзбәкстан гражданины 23 елга, 40 яшьлек тагын берсе 17 елга, 1982 елда туган иң яше 14 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән булган. Барысы да Башкортстанның Стәрлетамак районында яшәгән. Бүгенге көндә Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында тотылалар.

 

Тикшерү барышында ошбу өчлекнең җинаятьчел гамәлләре дәлилләнсә, алар яңадан гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырачак һәм, әлбәттә, Башкортстан хөкемдары биргән җәза үзгәрәчәк. Бу юлы инде аларны Татарстан Югары суды хөкем итәчәк.


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 28 | 16.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»