поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
27.01.2011 Мәдәният

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»

Шушы көннәрдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы, иң үзенчәлекле, иң чибәр актрисаларның берсе Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык. Нәбиҗә ханым газетабызның сорауларына эчкерсез һәм тулы җаваплар бирде. Мәшһүр сәнгатькәрнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы фикерләре сезгә дә кызыклы булыр дип ышанабыз.

Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә?

 

– Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, аңлашылмаган бәхәсләрдән Ходай сакласын иде.

 

– Сез бит әле, коеп куйган артист кына түгел. Ир хатыны да ана да, дәү әни дә. Сәхнә яки гаилә дигән ике яр уртасында калган очраклар булгаладымы?

 

– Булып алды, мондый очраклар. Әнкәебез бик каты авырды. Аны карау, янында тору кирәк иде. Шуннан мин баш режиссер Марсель Хәкимович Сәлимҗановка бардым да: «Мине театрдан бушатып торсагызчы. Ләкин аннары кире кайтарырлык итсәгез иде, әнкәем авырый, аны Казанга алып килеп тәрбиялисем килә»,- дидем. Ул миңа берничек тә каршы килмәде. «Ярар, борчылма, кара әниеңне»,- диде. Менә аның кешелеклеге. Урыны оҗмахта булсын. Ләкин минем туганнарым бик күп, үзебез карыйбыз дип, әнине Казанга җибәрмәделәр. Тормышымда шундый вакыт булып алды.

 

– Гаиләдә икегез дә күренекле кешеләр. Байтак еллар уртак тел табып яшәүнең серен нидән күрәсез?

 

– Без беркайчан да әйбәт булыйк, үрнәк булыйк әле, дип уйламадык. Тормыш катлаулы, кытыршылыклар бик күп булды. Вакытында дәшми калырга, хатын-кызга бигрәктә сабыр булырга кирәк. Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Янәшәмдә торган ирең ышанычлы булса, аның белән яшәү рәвешен аңласаң, түзәрлегең булса – түзәргә кирәк. Менә мин үзем дә никадәр кызу кеше булсам да, сабыр итәм. Безгә гомумән татар хатын-кызларына, сабырлык-түземлек хас. Һәм шул күркәм гадәтебез күп гаиләләрне саклап та калган. Әдәплелек, тотрыклылык — менә боларның барысын да гаиләдә булдырырга кирәк. Аннан соң балаларга да күчә бит ул. Үзебезнең татар кызларына уйлап, уйлап һәм тагын бер кат уйлап сабырлык белән гамәл кылырга киңәш итәр идем. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит.

 

– Нәҗибә апа, гадәттә алма агачыннан ерак төшми диләр. Сезнең «алма» сәхнәгә таба тәгәрәмәгән. Моның сәбәпчесе әллә үзегезме?

 

– Әйе, монда минем өлеш тә бар. Чөнки мин үзем җиңел генә театрга кереп киттем дип әйтә алмыйм. Хәер, укып бетереп кайткач, мине тамашачы шунда ук күтәреп алды. Ләкин эшли-эшли төрле каршылыклар чыга. Мисал өчен бер генә сүз әйтәм, яшәү авыр булды, өскә-башка юк иде. Әти-әни киендереп тора торган кешеләр түгел без. Үзебез эзләп табарга тиеш идек. Бервакыт репетициягә, Туфан үзенә алган зәңгәрсу трикотаж ирләр  кофтасы киеп килдем дә, миңа Хәлил Әбҗәлилов: «Нәҗибә, син менә шулай йөр. Сиңа шулай матур булып йөрү килешә, искиткеч матур бит син», – диде. Шунда шаккаттым... Көзгегә караган юк. Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың. Кулда бала, өскә-башка юк. Режиссер булган кеше бөтен ягын күргәндер инде. Биш ел Мәскәүдә укып кайттык. Чын мәгънәсендә хәерчелек иде. Хәзер кешегә сөйләсәм, аны аңлаучы юк. Замандашларым аңласа гына. Үземнең хыялым укытучы булу иде. Математиканы, немец телен, химия фәннәрен яраттым. Бала дәресләрен әзерләгәндә, караштырырга тырыша идем. Рус телен әзерләгәндә: «Әни, син деревенский укыган, мин московский укыйм», – дия торган иде. Миннән ярдәм сорамый. Шулай бервакыт 4 сыйныфта укыганда математикадан чирегенә «3» ле чыгарганнар. Башлангычтагы укытучысы Мария Семенова елап диярлек өйгә килде. «Сезнең җаныгыз юкмы әллә? 3 ел балагызны укыттым, мәктәпкә килеп караганыгыз да булмады»,- ди. Кайда мәктәптә бала карап йөрисең? Вакыт юк бит. Көнгә ике тапкыр театрга чабарга кирәк, гастрольләргә китәбез. Үз тырышлыгы белән мәктәптән алтын медаль алып чыкты. Минем сүземне тыңлап укытучы булды. Тик менә хәзер журналистикага кереп китте.

 

– Иҗатыгызга килгәндә, Сез характерлы образлар тудырган артист...

 

– Характерлы образларга мине Марсель Хәкимович килгәч күчтем. Героинялар булып, җырлы рольләр уйный башлаган идем. Иҗатымның бу өлеше өзелеп калды. Бу скрипканың бер кылы өзелүе күк булды. Кыл өзелгәч, скрипка уйнамый бит инде. Марсель Хәкимович мине олы яшьтәге рольләргә күчерә башлады. Өлкән артистлар белән үзе теләгәнчә эшли алмый иде. Олыгайгач буыннар каткан кебек, олы кешене әвәләргә авыр иде аңа. Шуңа күрә, ул мине үзенчә «кулланды». Ләкин Празат абый мин теләгән рольләрне биреп барды

 

– Һәрбер артистның хыялланган роле була. Ә сез, эх менә бу образны эшләр идем дип нинди роль турында хыялландыгыз?

 

– Авылда безгә режиссер да кирәкми иде. Егерме йортлы авылда без «Галиябану»ны куя идек. Галиябану күңелдә калган инде. Шуны уйныйсы килеп калды. Минем тирәмдә нечкә, әче тавышлы җырчылар күп иде. Мин калкып китә алмадым. Басынкылык, авыл тәрбиясе комачаулагандыр. Үзем дә әрсез була белмәгәнмекн. Галиябану хыялымда гына калганына өзгәләнгәнемне Туфан, янәшәмдә яшәгәч аңлагандыр, күрәсең. Шуңа да, «Галиябану сылуым, иркәм»не язгандыр, дип уйлыйм. Бу спектакльдә Галиябану булып 70 яшькә җиткәндә сәхнәгә чыгып карадым. Ул инде Галиябану булып уйнау булмаса да, горурланып әйтә алам — сәхнәдән җырын  җырладым, теләгемә ирештем.

 

– Сез тудырган образлар, барсы да халыкчан. Шуңадырмы, һәрберсе истә саклана. «Гөргери кияүләре»ндә Әүдәки ролен уйнавыгызны тамаша кылганда, Нәҗибә Ихсанова әллә чыннан да керәшен карчыгы инде дип куясың. Бер авазны да бутамыйча эшләп чыгасыз. Монда режиссерның гына тырышлыг түгел икәнлеге көн кебек ачык. Сез ничек шулай Әүдәки булып бетәсез соң?

 

- Спектакль барышында шундый итеп азартка кереп китәм. Үз-үземә хәтта әйтеп куям: тукта, әзрәк туктап тор. Мавыгып уйныйм. Образдан чыгып торсаң, кире керә алмас идем. Һәм чыккан кешеләр керә дә алмыйлар. Сәхнәдә мин Нәҗибә түгел, анда минем образым. Әгәр дә миңа реплика бирмиләр икән, тирә-юньгә карап алам тиз генә. Партнерымның репликасын таптап китимме, әллә көтимме? Ә бит сәхнәдә пауза ясарга ярамый. Әллә аның репликасын да әйтеп үземнеке белән ялгап китимме? Мәскәүдә шундый вакыйга булды. «Дивана» спектаклендә Ринат репликасын төшереп калдырды. Анда болай да безнең ике-өч җөмлә генә. Шул вакыт Искәндәргә карап алдым. Ул бик тәвәккәл, яшь кеше. Күзләре белән миңа: «Әйдә Нәҗибә апа, алып китегез», - дип ризалык бирде. Мин, син шулай әйтә идең, дип аның сүзләре белән үземнекен дәвам итәм. Реплика төшеп калса, дөрес булмый. Сәхнәдән бу бигрәк тә сизелә.

 

– Театрда көнләшү дигән төшенчә, аеруча үзен сиздерә. Әлбәттә, Сезнең уңышларга, Сезнең гаилә бәхетенә көнләшеп караучылар да булмаган түгелдер. Мондый очракларда каян сабырлык ала идегез?

 

– Андый кешеләрне беләм. Исемнәрен генә атап әйтмим. Бу очракта мин гаҗәпләнәм. Үзебез белән тормыш юлы узган, бергә укыган кешеләр дә шулай уйлый әле. Алар бит белә безнең Туфан белән ничек тормыш башлап җибәргәнебезне. Ул бит әле драматург Туфан Миңнуллин түгел иде. Пәйгамбәр булып минем яныма килеп басмады. Тормышның төбеннән күтәрелдек. Менә шуларны онытып, Туфан күктән төшкән дә, мине күтәреп йөртә, дип уйлыйлар. Мин һәрвакыт үз хезмәтем белән яшәдем. Тирем чыкмаса, мин сәхнәгә чыкмыйм, чыга да алмыйм. Көнләшүчеләр белән бәрелешмәдем дә, аларга сүз дә әйтмәдем. Күзләренә генә карадым. Туфан үз тырышлыгы, таланты белән бәреп чыкты. Шуның белән генә халык мәхәббәте яулады.

 

– Ирнең дәрәҗәгә ирешүендә хатынның да роле бар бит инде...

 

– Беләсезме, мин беркайчан да Туфанга тимәдем. Ул миңа гастрольләргә чыгып китәсең дип бәйләнмәде, үпкә белдермәде. Ул бер якка, мин икенче якка чыгып китә идек. Төрле сүзләр дә әйтә иделәр. Күңелгә, Аллаһның рәхмәте, бернинди шикләнү кермәде. Каләме кулыннан төшмәсен иде дип теләдем. Аның язганын укыган вакытта ук белдем. Туфан дөрес юлда икәнен белгәч, җиңелрәк. Күңелне тырнап торган чаклар булгалап ала инде. Ләкин барыбер Туфанга тимәдем, язсын гына, дөрес юлдан тайпылмасын дип Ходайдан ялвара идем. Безне Ходай ташламады.

 

Безнең халыкта җиңел җүләр үзен мактар, урта җүләр атын  мактар, шыр җүләр хатынын мактар, ди. Бу ир кешеләргә карата әйтелгән. Ә менә хатын-кыз үзенең ире белән горурланып, кеше арасында аның абруен күтәреп сөйли икән, бу зирәк хатыннарның гамәленнән булыр. Бөек драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның хатыны буларак аңа яхшы тәрбия күрсәткән, аның белән илһамчысы булып торучы Нәҗибә Ихсанова, күрүебезчә, беренче Аллаһы Тәгалә, икенче ир дигән язылмаган канунга, татарча яшәү рәвешенә гомер бакый тугырыклы.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 26.01.2011
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (69916) / 06.02.2011 14:45:16

"Кияу балакай"ны карау очен, перейдите по этой ссылке.....
http://ras2203.narod.ru/shubino-kinoteatr38.html


Приятного просмотра... ....

№6 (68953) / 29.01.2011 19:45:31

Нәҗибә апа
50 еллап элек, Кадер авылы (Зәй районы), ялгышмасам (болгатсам-ялгышсам, гафу итәрсез), "Көзге ачы җилләрдә" иде бугай - куйдыгыз. Шунда, сәхнә артында ачыргаланып кычкырган (чын йөрәктән сөйгәнегез ташлап киткәндә) тавышыгыз, бүген дә колагымда. Николай Дунаев, Роберт Батуллиннар белән кайткан идегез театр (Г.К.), ул вакытта.
Рәхмәт сезгә, Сез - татарның бер мәшһүр кызы була алдыгыз, рәхмәт!

№5 (68952) / 29.01.2011 19:43:05

Кайсы сайтта ул Гөлназ, без дә карар идек.

№4 (68946) / 29.01.2011 19:11:14

Интернетта" Кияу балакай" дигэн комедия карадым,Чыннан да комедия.ТНВ дан курсэтмэделэр ахрысы бу фильмны. Нэжибэ апа сез супер эби анда.Фильмны берничэ кат карадым,бик кызык, Уз ижатыгыз белэн кешелэрнен кунеллэрен озак еллар кутэрергэ язсын.Амир Камалиев шэп ,Раиль,Алмаз,Тамчыгол талантлы яшьлэр.

№3 (68758) / 27.01.2011 17:50:22

Халыкта "ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын" дигән мәкаль бар. Тагын менә мондыйлары да бар:
"Татар үлеме марҗадан."
"Бүре баласын бүреккә салып җылыга куйсаң да, урманга качар." Бигрәк тә соңгысы ирләрне тәрбияләп булмауны күрсәтә. Ә "кәкре кабырганы турайтсаң, шартлап сына". Монысы хатын-кызны тәрбияләп булмауны күрсәтә. Димәк, кеше дәрәҗәгә ирешүендә үз мөмкинлекләренә генә таяна ала. Берәү дә аны тиешле дәрәҗәгә күтәрә дә, төшерә дә алмый.
Танылган артистка Нәҗибә Ихсанованың гомер бәйрәме котлы булсын!

№2 (68744) / 27.01.2011 16:09:33

Щепкинчыларның яңадан юбилейлары җитә ахырысы.

Ә Нәҗибә ханымга сәламәтлек, күңел көрлеге телим.

№1 (68737) / 27.01.2011 14:33:25

нажиба апа тугун конегез котлы булсын.Озын гомер сезга бик куп саламатлек телим.Картаймагыз гел матур булып калыгыз.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar