10.08.2022 Милләт
«Древо жизни» проектының чираттагысы чуаш милләтенә багышланачак
11 августта 18.00дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының өченче чарасы узачак. Ул чуаш мәдәниятенә багышлана. «Древо жизни»ның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре белән таныша. «Древо жизни» 4 милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары турында сөйли. Проектның беренче ике чарасы 14 нче һәм 28 нче июль көннәрендә узды. Алар мари һәм удмурт мәдәниятенә багышланды.
Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Искәртеп китик, проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын – берләштереп, абсолют гармония хасил итә торган тормыш агачына бәйле. Ул юан кәүсәле, киң ябалдашлы, ботаклары тамырларына кадәр төшеп торган агачны хәтерләтә. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый һәм бик күп исемнәргә ия (дөнья агачы, дөнья баганасы): ул татар, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи.
11 августта Казан халкы һәм шәһәребез кунаклары традицион костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, чуаш мәкальләре, традицион чуаш ризыкларының рецептлары белән танышачак. Бәйрәмдә һәр кунакның чуаш милли бизәге сурәтләнгән истәлекле әләм ясау һәм чуаш баш киемнәре, бизәнү әйберләре белән фотога төшү мөмкинлеге булачак.
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар чуашларның хәрәкәтле уеннарын һәм «Ҫут ҫанталӑк» («Табигать») өстәл уенын уйнаячак. «Әкият аланы»нда кызлар һәм егетләр чуаш әкиятләре белән танышачак, «Балык тот» уены барышында чуаш телендә балык исемнәрен беләчәк.
Татарстан һәм Чуаш Республикасы осталары чүлмәк ясау, агач кисү, чигү һәм чуаш бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә агачтан, саламнан ясалган эшләнмәләр, чуаш киемнәрендәге винтаж курчаклар тәкъдим ителәчәк. Кунакларны чуаш чәенең составы белән дә таныштырачаклар.
Теләге булган һәркем чуаш телендәге әдәбият һәм Татарстанда чуаш телендә нәшер ителә торган «Сувар» республика иҗтимагый-сәяси газетасы белән танышачак. Чуаш мәдәнияте турында чуаш һәм рус телләрендәге китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Чуаш Республикасының халык язучысы Михаил Юхма чуаш халкының тарихы һәм мәдәнияте турында лекция сөйләячәк.
Ачык һавада кино күрсәтү дә оештырылачак. Чуашларның милли мифологиясе мотивлары буенча төшерелгән «Вулбар» фильмы (2021 ел) тәкъдир ителәчәк. Әлеге кинокартина 2021 елда «АЗАМ» V Бөтенчуаш кинофестивалендә катнашып, «Хатын-кыз эпизодик ролен иң яхшы башкаручы» номициясендә бүләкләнгән. Кино мәйданчыгында фильмның режиссеры Сергей Щербаков белән дә аралашып булачак.
Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион чуаш биюе буенча мастер-класс узачак. Биредә Татарстанның Чирмешән һәм Кайбыч районнарыннан чуаш фольклор коллективлары, Чуаш Республикасының Ф.П.Павлов исемендәге Чебоксар музыка училищесыннан «Янтал» ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең төп хедлайнеры булып Чебоксар шәһәреннән «Ярды» этно-фолк төркеме һәм Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина булачак. Әлеге чара танылган Казан диджее Malsi musicның чуаш бию көйләреннән торган диджей-сет белән тәмамланачак.
11 август программасы:
18.00 – мәйданчыклар эше (традицион костюм һәм аның элементлары, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, уен кораллары, «Балачак аланы», «Әкият аланы», «Балык тот»)
18.10 – халык фольклор коллективлар чыгышы «Çăлкуç» («Чишмә») (ТРның Чирмешән районы), «Палан» (ТРның Кайбыч районы)
18.30 – чуаш биюе буенча мастер-класс
19.00 – Чебоксар шәһәреннән «Ярды» этно-фолк төркеме һәм Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина чыгышы
19:25 – «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгышы
19.30 – диджей Malsi musicтан чуаш бию көйләренннән торган DJ-set.