поиск новостей
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 31 Март
  • Айрат Сибагатуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Гөлназ Гыйльфанова - журналист
  • Розалия Зәкиева - актриса
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
10.08.2022 Җәмгыять

Ринатның юл һәлакәтенә очрап үлгәнен ишетү минем өчен дә зур шок булды...

“Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр”, – ди халык мәкале. Минем бу язмам белән кемгәдер акыл өйрәтәсем дә, гайбәт сөйлисем дә килми, ә якын танышым белән булган хәл гыйбрәт булсын иде! Кешеләр КЕШЕ булып калсын иде.

Алсу белән без югары уку йортында яхшы гына дусларга әверелеп киттек. Аллага шөкер, хәзер дә аралашып яшибез. Мин аның гаиләсе, якыннары турында бик күп беләм, чөнки ул алар турында шундый горурланып сөйли иде. Ике бертуганнар арасында алар унбер егет арасында ике кыз гына иде. Аларның үзара дус-тату, ярдәмчел булганнарына карап соклана идем. Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә алар. Алсуның абыйсы Ринат та бик акыллы егет иде. Нинди генә эшкә алынмасын, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкара иде. Югары уку йортын бетереп, үз эшен башлап йөргән вакыты. Әйтергә кирәк, бик уңышлы гына эшләп китте. Әллә күз тиде, әллә бүтән сәбәпләр бар, Ринатның юл һәлакәтенә очрап үлгәнен ишетү минем өчен дә зур шок булды. Бер атна аңыма килә алмыйча йөрдем. Алсуны юату өчен нинди генә сүзләр уйлап бетермәдем, ләкин күңелемдә ни кайнаганын сиздрмәдем. 

Алсу абыйсын бик ярата иде. Аны югалткач, су сипмичә үстергән гөл кебек сула барды. Чынлап та, алар бер бөтен иде бит! Бу кайгылы хәбәрне барлык туганнары да бик авыр кичерде. Алтын хәрефләр белән язарлык иде бит исемен Ринатның. Шуңа аңа багышлап, үзе фаҗигага очраган урыннан ерак түгел юл кырыендагы каенлык янына бик матур беседка ясап куйдылар. “Юл буйлап тезелгән кечкенә каберлекләрне күреп йөрәк әрни. Ичмасам, башкаларга ярдәме тияр. Юлда арыганнар, туктап ял итәр”, – дип уйлады туганнары. Аны җәйге эссе һавада һәр кадагын елый-елый какты туганнары. Җан җылысын биреп төзелгән ял итү урыны бер дә буш тормады. Узып киткәндә без дә туктап Ринатны искә алып, аның рухына дога кылып китәргә гадәтләндек.
 
Шулай бер туктавыбызда беседканың ишеге һәм бер урындыкның юкка чыкканын күреп алдым. Бу хәбәр Алсуның да кәефен төшерде. Берничә көн узгач, ул миңа елап шалтыратты. Ниндидер явыз җаннар беседканы акрынлап сүтеп ташый башлаганнар. Аскы өлешләре җиргә тиеп черемәсен өчен куелган плитәләр, берничә идән тактасы, ишек, урындыклардан җилләр искән! Туганнар яңадан җыелышып төзәткәннәр. 
 
“Кемнең генә кулы бара икән шушы вәхшилеккә? Бу килүебезгә бөтенләй икенче яклап сүтә башлаганнар! Шул өч бөртек такта белән баеп була микәнни, дустым?” – дип өзгәләнеп шалтыратты Алсу. Мин, гомумән, сүзсез калдым. Аның бит ни сәбәпле, кемгә багышлап төзелгәне тактага язып эленгән, югыйсә?! Кешеләрнең шундый түбәнлеккә төшкәнен күреп йөрәк әрни. Ни өчен без хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшәбез соң? Күз яшьләре белән төзелгән корылманы сүтеп кем генә баер да, кем генә бәхетле булыр икән? 
 
Алисә Кыямова

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar