|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Баланы ат таптаган...Бу коточкыч хәл Хәйбулла районында булган. Аны күргән шәһитләр моның турында "ВКонтакте" социаль челтәрендә видео урнаштырган. "Бүген без куркыныч хәлгә шәһит булдык. Ат көтүе йөргән урында велосипедта өч бала йөри иде. Алар шул атларны ирештереп, куып йөртте. Бервакыт атлар котырып, төрле якка чабыша башлады. Нәтиҗәдә, баланың берсе ат асты калды", - дип язган алар.
Шәһитләр шунда ук балага ярдәмгә килгән. Алар аңа беренче ярдәм күрсәтеп, урындагы дәваханәгә илткән.
Фото: pixabay.com
Автор: Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|