поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.08.2022 Җәмгыять

Ит базары: алга таба ни көтә?

Пенсионерлар зар елый: сыер итенең янына якын килерлек түгел — кыйммәт. Казан базарында килосын 500 сумнан да арзанга табып булмый. Аның каравы мөгезле эре терлек үрчетүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу өлкә табыш китерә башлады. Ит базарында алга таба нәрсә булыр? Ни өчен кинәт кенә бу мөһим ризыкка бәяләр күтәрелде? ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар ГАРИПОВ әлеге һәм бүтән сорауларга җавап бирде.

— Ленар Наилевич, Татарстан сөтчелек буенча Россиядә беренче урында бара. Ә ит базарында хәлләр ничек?
— Татарстан мөгезле эре терлекне сугымга тере килеш сату буенча Россиядә беренче урында бара һәм базарның 6,4 %ын алып тора. Ә итләтә алган очракта, алтынчы урынны били. Россиядә җитештерелгән итнең 3,5 %ы Татарстанга туры килә. Әйе, бу юнәлештә республикабыз Белгород, Курск, Псков, Воронеж өлкәләреннән калыша. Шунысын да әйтергә кирәк: республика ит белән тулысынча үз-үзен тәэмин итә. 2021 елда 539 мең тонна ит җитештерелгән. 2020 ел белән чагыштырсак, 101,7 % була.
Тулаем алганда, итчелекнең иң зур өлеше кошчылык тармагына туры килә: 539 мең тонна итнең 228 мең тоннасы (42,5 %ы) — нәкъ менә тавык, күркә ите.
 
— Димәк, бездә халык күбрәк тавык итенә өстенлек бирә? Моның сәбәпләрен аңлатсагыз иде.
— Россия буенча да шулай, ягъни башка төбәкләрдә дә тавык ите күбрәк җитештерелә һәм кулланыла. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, ул җиңел үзләштерелә, бәясе дә кулай. Ә базар мөнәсәбәтләре шуңа көйләнгән: нәрсәгә ихтыяҗ зур, шул өлкә алдыра.
Сыер ите җитештерү юнәлешендә эш алда әле. Бу өлкә яңа “уянып” килә дисәм дә була. Сер түгел: 2019 елга кадәр фермерлар өчен итчелек белән шөгыльләнү отышлы булмады, чөнки аның бәясе гел түбән торды. Мал асраучылардан: “Мал асрап, ит сату файдалы түгел. Шуңа бозауларны кечкенә килеш сатабыз”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Эре фермер хуҗалыклары гына ит җитештереп табыш алды, чөнки алар күпләп мал үрчетте, системага салынган эш иде. Инде иткә бәя күтәрелгәч, кечерәк фермер хуҗалыклары да итчелек белән кызыксына башлады.
 
— Эре фермер хуҗалыклары кемнәр алар? Без дә исемнәрен белик.
— Сыер ите җитештерү буенча “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы (Мамадыш районы, Мотыйгуллин Рифат хуҗалыгы) беренчеләр рәтендә. Узган ел 7,8 мең тонна ит җитештергәннәр, бу — республика буенча алынган барлык сыер итенең 4,5 %ы дигән сүз. Икенче урынны “Ак Барс” АҖ били. Алар 7,3 мең тонна ит саткан. Өченче урында — “Кызыл Шәрык” АҖ, 7 мең тонна сыер ите җитештергәннәр. Алар итне килолап сатмый, ә Россия күләмендә эшли. “Мироторг”, “Оренбив” кебек бик эре ит эшкәртү компанияләре белән килешү төзелгән. Сер түгел: бу компанияләр ит өчен яхшы бәя түли. Төп шарт — югары сыйфат. Ягъни фермерның бурычы — югары класслы ит җитештерү. Ә моның өчен ашату рационы, авыруларга каршы көрәш, бүтән факторлар да исәпкә алына, шунсыз югары сыйфатлы ит җитештереп булмый.
 
— Бүген тере авырлыктагы сыер итенең бәясе ничә сумнан йөри?
— Тере авырлыктагы бер кило итнең уртача бәясе 220-225 сум тора. Чагыштыру өчен: бер ел элек кенә ул 100 сумга кимрәк иде. Шуның өчен дә бүген мөгезле эре терлек асрарга теләүчеләр артты. Бу юнәлешне үстерү өчен грант алырга теләүчеләр дә күбәйде.
 
— Ит хакы арту Россиягә кертелгән санкцияләр белән бәйлеме?
— Әлбәттә. Яшерен-батырын түгел, арзанрак бәягә кайдадыр айлар буе яткан, туңдырылган ит кибет киштәләренә кайта иде. Бүген аларны үзебезнең фермерлар җитештергән, яңа суелган ит алмаштырды. Иткә бәя арту шуның белән дә бәйле. Икенче мөһим фактор — мал азыгының бәясе арту. Көнбагыш түбе былтыр 24 сум булса, бүген 38 сум тора. Игеннең бәясе дә, узган ел белән чагыштырганда, бермә-бер артты. Терлек асраучының иткә бәяне күтәрми чарасы юк.
 
— Тавык белән сыер итенә сорау зур. Ә сарык, дуңгыз итенә республикада ихтыяҗ бармы?
— Бар. Әле менә Мәскәүдән зур күләмдә сарык ите сорап шалтыраттылар. Узган ел республикада 16 мең тоннадан артык сарык ите җитештерелгән. Шулай булгач, киләчәктә бу өлкәне үстерергә кирәк.
Дуңгыз ите, тавык белән сыер итеннән кала, өченче урында тора. Былтыр республикада 106,7 мең тонна дуңгыз ите җитештергәнбез. Аны Россия күләмендә эшли торган компанияләр күпләп сатып ала.
Шулай ук 2021 елда 3,4 мең тонна ат итен, 1,3 мең тонна куян итен дә кулланылышка тапшырганбыз.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»