поиск новостей
  • 19.01 "Кичер мине, әнкәй", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Гыйнвар
  • Илнур Закиров - актер
  • Аяз Гыйләҗев (1928-2002) - язучы
  • Барлас Камалов (1930-2004) - язучы
  • Чулпан Шакирова - журналист
  • Гөлүсә Шаһбан - шагыйрә
  • Ләйсән Сафина - журналист
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
27.01.2011 Икътисад

Азык-төлек бәяләре һаман өскә “үрмәли”

Узган бер атнада Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелү дәвам итте. Моны соңгы бер атнадагы статистик мәгълүмат раслый.

Бәрәңгенең килосы 5,1 процентка , кишер, алма, кәбестә -2,7-3,9 процентка, башлы суган – 1 процентка кыйммәтләнде. Бәрәңгенең килосы хәзер уртача 37 сум 55 тиен, кишер – 31 сум 39 тиен, башлы суган 30 сум 77 тиен, алма уртача 58 сум 95 тиен, кәбестә -31 сум 98 тиен тора.

 

Икмәк продукциясенә дә куллану бәяләре үсеше дәвам итә. Арыш һәм бодай оны кушып пешерелгән ипи ваклап сату челтәрендә уртача 2,4 процентка кыйммәтләнде. Ул хәзер кулланучыга 23 сум 45 тиеннән тәкъдим ителә. Моннан тыш, тары һәм карабодай ярмаларында, шикәр комында, сыер ите, туңдырылган балыкта, бодай онында, көнбагыш мае һәм тары ярмасында да үсеш ягына бәяләр үзгәреше күзәтелә. Мәсәлән, карабодай ярмасының килосы сатып алучыга уртача 89 сум 4 тиеннән, тары ярмасы- 39 сум 25 тиеннән, дөге ярмасы – 36 сум 84 тиеннән тәкъдим ителә. Шикәр комының килосы өчен уртача 41 сум 91 тиен, көнбагыш маеның литры өчен 68 сум 92 тиен түләргә кирәк.

 

Ә менә югары сортлы оннан җитештерелгән токмач бәясе 1,1 процентка булса да төшкән. Татарстанстат хәбәр итүенчә, Идел буе округына кергән төбәкләр башкалалары арасында Казанда сыер ите, каймак, сырлар, атланмай һәм көнбагыш маена түбән бәяләр саклана.



Татар-информ
№ | 26.01.2011
Татар-информ печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№28 (68884) / 28.01.2011 18:58:16

Үсә-үсә шартламас микән бу бәяләр?
Тунис белән Мисырда шартлады.Ямән кушылган.

№27 (68869) / 28.01.2011 16:15:27

Аңгыраның үсеш перспективасы зур булгач сөенечтер дә,бәя үсүе алай ук куанычлы хәл түгел шул!

№26 (68866) / 28.01.2011 15:55:37

Ур-ра, гел усешкэ барабыз!!!!

№25 (68845) / 28.01.2011 10:34:06

Аңлагач рәхмәт инде, мондагы хатаааааааааа)))) Тешемә тиде, но соң күрдем, очкан иде инде)))

№24 (68844) / 28.01.2011 10:07:17

Молодец Зиләйлүк!мин язырга телэгэннэрнен почти барысын да тезгэнсен..син эйткэнгэ остэп хэзер колхоз файдаланып яткан пай жирлэренен налогын да без тулибез...колхоз безгэ шымытыр..шэхэрдэге квартирын сатып авылда ой алганнар бар ул ,лэкин алар беркайда да эшлэргэ дэ телэмилэр ничектер жайлап биржага басып тугызар мен алып яталар..тагы алтын чыккан жирдэ кыйммэт дилэр бит шэхэрдэ 25-30сум торган сот авыл магазинында 50дэн артык ..э бэрэнгене кубрэк ашаган булыр идегез дэ ваграк ускэн шул..

№23 (68841) / 28.01.2011 09:09:48

Иииииииии, аллам, бәрәңге дә булдымы хикмәт !!!! Менә быел гел утыртасы юк-күпме акча янга кала, алла бирсә)))) Элек шакката идем, шәһәр кешесенең кыш буена бер капчык бәрәңге ашавына. Ярты кыш үтте инде, әле ярты капчык та бәрәңге ашамадык. Әлә ашар идең дә инде аны, иренмичә тавык күкәе нең сарысы кадәр бәрәңгене ашыйм дип интеккәнче, ач торуым чут))) Үзбәкләрнең мантыйны гел ит белән суганга гына пешерүенә аптырый идем, безнекеләр- парда пешкән "дүртпочмак-өчпочмак" була иде. Менә хикмәт, хәзер үзбәкчә пешерәбез-аның тәмлелелегееее)))) Кыскасы, ансыз да ик әйбәт ашап -Яшәп була икән. бу бит инде, бәрәңгесез торып булмый дигән сүз-авыл халкының, сыер асрамый ничек яшисең инде дигән сүзе кебек икән))) Бик әйбәт яшибез, сыерсыз да, бәрәңгесез дә, ит ашыйбыз))) Әле бер грамм да кимемәдек, гел артым ягында)))) Но мин үзем өчен шуны беләм-бәрәңгесез яши алам икән, итсез-юк)))) Карабодай ашамыйм болай да, дөге күпкә тәмлерәк))))
Шәһәр кешесенең бер сүзе белән генә килешмим-авылда акча әзрәк кирәк дигәне белән. Ниндидер кызык инде- казанда әйбер очсыз, зарплата күп авылда-зарплата-3мең, әйбер бәясе-2 тапкыр кыйммәт. аннары, авылда яшәргә акча күп кирәкми ул, чыннан да, шәһәрнеке кебек күпэтажлы өйдә тосаң, авыл кешесе утка-газга түләгәннең яртысы кадәр квартплата түләп. Түбәңнән су үтә башлагач-жЭК килеп эшләп китсә, череп авасы коймаларың булып, штакетникның берсе- 14 сум тормаса, + үзара салым + җир налогы, + өй сала башласаң-әзер миллион ярым акчаң булса, авылда бакча-мал асрап яшәүнең бер авырлыгы да юк.
Түлке, нишләптер, күрше әбинең кызларына шалтыраткач, кайтыгыз инде, күптән сагына баит, сөйләмәгән көне юк, дип. Иң беренче сораулары- юл бармы соң. Әни ни хәлдә соң дип бик сирәк сорыйлар.
Кыскасы, егетләр, кайтыгыз авылга.... Түлке үзегез белән 2-3 миллион акчагызны кыстырып кайтып, дөнҗя корыгыз да, өйрәтеп ятарсыз, да, авылда акча аз кирәк, шәһәрдә күбрәк иде дип.

№21 (68830) / 27.01.2011 23:04:08

ник сез бөтенесен бер җепкә тезәсез соң? авылга ит, бәрәңге өчен кайтмыбыз, әнкәйләр янына кайтабыз. итне монда сатып алабыз. тагын бит әле тагын шунысы бар: өлкән кешеләр бик үпкәләүчән. әзерләп куйган йомыркасын алмасаң, тотыналар ачуланырга. алар күчтәнәч җибәрә алуларына сөенеп утыралар. ярар, бәхәс мәгънәсез сүз әйтешүгә ошап калды.
менә әйбер хакы арту беръялгызы яшәгәннәрнең кесәсенә ныграк суга шул. бер пенсияне утка-газга түлә, дөге-токмач ал, тагын теге налогы, бу взносы...

№20 (68829) / 27.01.2011 23:02:31

соң тракторыгыз булу коткара бит инде Кояшкай, Жигули машинасында эш эшләп булмый,ул йомышка чабарга гына.
Авылда техникасыз калган кешеләр дә муеннан. Күбесе ялынып энең янына килә,әлбәттә энең түләүсез ярдәм күрсәтми, ул бит үзенә зыянга эшли алмый бит! Сина, шул якларын күреп бетермәгәч,авылда яшәү арзангарак төшә шикелле.

№19 (68825) / 27.01.2011 22:49:04

урамдагы юлны айтуем минем анласагыз дусларым Мена сез шахардан итка барангега кайтасыз бит але урам буйлап шул юл турында бара суз

№18 (68823) / 27.01.2011 22:44:48

авыл, карап торам да уйлап куям: акчагыз чынлап та күп , ахрысы, карны да акча түләп чистарттырасыз. кул көче белән берәр нәрсә эшлисезме соң, әллә яңа "алпавыт" булып кына ятасызмы?
үпкәләмәгез, шаяртып кына язуым.

№17 (68822) / 27.01.2011 22:39:48

ата-анага ул балалар ни өчен соң, кайтып ярдәм дә итмәгәч? без өч бертуган, энебез үзенең тракторы белән сөрә бакчаны. элагрәк акчасын түләп үзебез сөрдертә идек. олы эшләргә җыелешып кайтабыз, җәйләрен гел авылда. ачуланмагыз. ләкин зарланган кешене бер дә яратмыйм. һәр җирнең үз авырлыгы, үз матур яклары бар. килешәм, мин авылга кайтып тора торган кеше түгел, әмма кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. мин авылга кайтмаган кебек, авылда торганнарны шәһәргә куып китереп булмый. энем авылда тора, үз көчләре белән яшиләр, зарланган чакларын күргәнем юк ( 25 яшьлек).

№16 (68821) / 27.01.2011 22:33:39

бик оста булганга кура авылда яшисез инде Мена урамдагы карларны чистарткангада акча тулибез хазер Кредитка чумып ятмыйбыз ансы шокер шахарлар кук

№15 (68815) / 27.01.2011 22:08:16

кояшкай тракторларны да үзең белән ала кайтасызмы?
Әллә сезнең авлда солярка түләүсезме?
безгә көнләшергә генә кала.
кайтып эшләгәнгә күрә сизелми дә инде ул авырлык, аның өчен ел әйләнәсе яшәргә кирәк анда.

№14 (68814) / 27.01.2011 22:04:02

хе-хе авыл кешесенең башын эшләтеп торырга вакыты бармы? Ул инерция буенча сезонный эшләрен эшли.
минем атам-анам клубта кычкырып утррмадылар шул. Аларның җеп өзәрлек тә хәлләре калмый иде,кичләрен.

№13 (68813) / 27.01.2011 22:03:49

бигрәк кызык язгансыз))) кайсы авылда шулай акча чыгарганнарын да язсагыз, билләһи, ышанам.
без үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, барыбер авыл балалары булып кала бирәбез. яз җитү белән әнкәйләр яныны кайтырга ашыгабыз: бәрәңге утыртабыз, кәтмәнлибез, кул белән күмәбез, яшелчәләренә дә җитешәбез. печән әзерләү үзенә күрә бер вакыйга))) җыелышып эш башкарганда авырлыгы да сизелми.
шуннан шул,җәмәгать, бөтен эш акчага дип кеше көлдермәгез. авыл кешесе ул эштән курка торган халык түгел. әмма акчасыз анда да яшәп булмый. аерма шунда гына: авылда чыгымнар азрак

№12 (68807) / 27.01.2011 21:35:00

Авыл апае, matyrmalai, Күке, күренеп тора шул авылда баш белән уйлап яшәмәгәнегез.Менә шул сездәйләр авыл клубларында узган җыелышларда уйланмыйча, теленә ни килә шуны кычкырып утырганга да калды инде ул авыл шул көнгә.Сез,бәрәңге патриотлары, алдан минем ни турыда язганны тулысынча укып чыгыгыз (хе-хе№3), аннары фикерегезне әйтегез.

№11 (68787) / 27.01.2011 20:11:12

хе-хе сине тыңласаң авыл кешесе буразна арасында җан бирергә тиеш була. Нәрсә ат,трактор белән утыртып авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтү хараммы әллә?!

Авылда акча кирәкмәгәч кайт та утыр авылга. Шул вакытта үз хезмәтең өстенә,акчаның да бик кирәк икәнен аңларсың!
30 сутыйлы бәрәңге бакчасын + яшелчә бакчасын карап торырга, печән җыярга 365 көн тоташ җәй кирәк булганлыгын үз бөкереңдә татып кил әле.

№10 (68783) / 27.01.2011 20:00:04

Авыл апае, замётано.

№9 (68780) / 27.01.2011 19:53:17

Тагын язмый булмый. Абзый, менә син кайт та үзең, авылда акчасыз гына яшәп кара белдеңме. Башта бер атна гына акчасыз яшә, ошап китсә берәр ай яшәрсең. Шуннан соң синең белән утырып бу темага сөйләшербез, ярыймы?

№8 (68779) / 27.01.2011 19:46:51

Хе- хе, ялгышасың, мин чып-чын авыл апае, бер бакчада 20, икенчесендә 8 сутый җиребез бар Аллага шөкер. Шунда бәрәңгесе дә, суганы да, кишере-чөгендере, памидуры-кыяры, кәбестәсе дигәндәй, барысы да үсә. Кышка базга салабыз. Кеше борчак җыйды, ә безнең бәрәңгеләр тавык йомыркасыннан зуррак иде. Хәзер шуны ашап ятабыз, Аллага шөкер. Җаныңны биреп кадерләп үстермәсәң, җирдән уңыш алып булмый. Шәһәргә кызым янына кечкенә улымны күрергә генә барып кайтам. Аларда озак торып булмый, эшкә кайтырга кирәк. Чүп утау, бәрәңге әрчеп пешереп ашау эшләрен үзем дә башкарып чыгам, корсак күбәрлек күп итеп ашамыйбыз. Булганда бик еш ашыйсы килми, булмаган кешегә генә тансык ул. Сез шулай шәһәрдә тансыклап күбенгәнче күбрәк ашыйсыз да массаҗиска йөгерә башлыйсыз. Монысын үз тәҗрибәңнән чыгып әйтәсең, абзый. Мин сине нигәдер гел абзый итеп күрәм.

№7 (68775) / 27.01.2011 19:36:03

matyrmalai, авылда акча санап, бар да акчага бәйләнгән дип утырсаң -ачтан үләсең.Авылда бар нәрсә хезмәткә бәйләнгән, ҮЗ ХЕЗМӘТЕҢӘ.Эшләсәң-ашыйсың, акча санап утырсаң, күпме чыгар икән дип- кашыйсың инде артыңны.
Узган яз бәрәңге утыртып, су сибеп үстереп, көздән җыеп базга тутырган булсагыз- быел яз акча эшләргә флаг вам в руки, бәрәңгенең килосы-50сум. Или аны сезгә үстереп, сатып, акчасын китереп бирергә тиешләрме?

№6 (68773) / 27.01.2011 19:28:03

Авыл апае биктә дөрес язган. Авылда нәкъ шулай. Бөтен нәрсә акчага бәйләнгән. Шәһәрдә санап утырырга бәлки сезгә җиңелдер. Кайталарда "в деревне все свое" дип яраңа тоз салып китәләр әле тагын, җитмәсә.

№5 (68765) / 27.01.2011 18:21:13

Авыл апае, синең шул исемең генә авыл апае.Син бит авылга шул җәйгә кайтып, авыл кешесенә акыл сатып, шәһәргә килгәч, андагыларга мактанып утыручы гына.
Тагы үстәп яз:
Ашка бәрәңге әрчетү-50сум
Бәрәңге кабыгын чыгарып кую-50сум
Бәрәңге ашап күпкән корсакны удыру-100сум.
М. Мәһдиев әйткәндә- идруанамайт, утырасың шунда,...иләп(соңгысы үземнеке)

№4 (68764) / 27.01.2011 18:12:53

Хе-хе, бәрәңгене дисвителни акчасыз утыртып булмый. Менә кара бу әле былтыргы бәяләр:
Җир сукалау - сутые 60-70 сум
Ат белән утырту җәмгысы 1000 гә төшә
Чүп утауны кертмибез.
Корт агуы -50-100 сум бер тюбигы диик, әле ул җитми
Бәрәңгене ат белән сызып чыгу-500
Алыр вакыт җиткәч үзеңнән булмаса кеше яллыйсың бәрәңге өстен чабарга - 500 сум
Ат белән алу, чүпләү - 1000 гә төшә
Сортироват итү һәм базга төшерү -300 сум диик.
Әя кайт та бәрәңге утырт.

№3 (68754) / 27.01.2011 17:26:53

Нәрсә, авыл, сездә бәрәнгене акчалы кешеләргә генә утыртырга рөхсәт итәләрме әллә?
Шулай, туганнар, авыл халкы килеп терәлсә, каешларыгызны кысып бумый да булмас.Бүгенге көндә РТда авыл хуҗалыгына кимендә 90 мең кеше кирәк диләр. "Ватаным Татарстан" карыспандитларының: "Бүген авыл халкы шәһәр базарларында шатлана-шатлана үзләре җитештергән прадуксиясен үзкыйммәтеннән түбән бәягә сатты.Авыл халкы өчен бу зур файда"- дигән репортажлары да басылмый башлар инде...Дурдом, дебилизм.

№2 (68734) / 27.01.2011 14:20:45

Авылда акча юк ничек яшарга икан инде.Болай булгач яз коне барангеда утырта алмабыз ахрысы

№1 (68721) / 27.01.2011 11:32:24

Да. поясларны катырак кыскан саен Манеж мәйданы киңәя баруы мөмкин.
Безнең илбашлары ерак шул халыктан,бу бәяләрдән.
Сез язмасагыз, Казанда бәяләрнең түбән икәнен белмичә ачтан үлеп тә китәсе икәнбез!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar