поиск новостей
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Апрель
  • Идрис Газиев - җырчы
  • Алинә Сафиуллина - җырчы
  • Равил Тумашев (1923-2016) - режиссер
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.08.2022 Җәмгыять

“Үлгәннән соң мине ярмагыз”

Редакциябезгә Актаныштан Нурания апа шалтыратты. “Җәсәдемне яруларын теләмим. Хәзер мәрхүмне җирләргә дә авылда кеше табу авыр, моргка кадәр мәетне алып бару шактый чыгымлы, машинасын табарга кирәк, башка мәшәкатьләре дә җитәрлек”, — ди газета укучыбыз. Бу сорау күпләрне, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне борчый. Кайчакта гомер буе авырган, 90 яшьтән узган карт-карчыкны ярдырырга алып киткәннәрен ишетеп, гаҗәпләнеп куясың.

— Үзем исән чакта мине ярдырмасыннар дип әйтеп калдыра аламмы, вафатымнан соң бу васыятьне үтәячәкләрме? — дип кызыксына Нурания апа.
 
МӘЕТНЕ НИК ЯРАЛАР?
Үлгән кешене соңгы юлга озату мәшәкатьләре болай да җитәрлек — зиратны белешү, мәет юучыны табу, сәдака, кәфенлек, башка кирәк-яракларны әзерләү, транспорт юнәтү дисеңме... Кайгылы чакта мәрхүм туганнарының үз хәле хәл бит. Өстәвенә кәгазь эше, моргка да барасы булса, бөтенләй эш харап. Әле ялларга туры килсә, бу хезмәт берничә көнгә сузылырга мөмкин. Берәүнең дә туганының мәетен салкын идәндә озак яткырасы килми, өстәвенә исламда мәетне тизрәк җирләү хуплана.
Ислам дине буенча, кешегә тәне әманәт итеп бирелә, әмма Коръәндә, хәдисләрдә дә мәетне ярдыру хакында бер сүз әйтелмәгән икән.
— Бездә, гадәттә, мәрхүмнең варислары үзара уртак фикергә килә алмаганда, өлеш чыккан малдан риза булмаганда, җинаять кылу очрагы күзәтелмәгәнме икәнне тикшерү өчен ярдыру каралган. Варислар бер-берсен судка биреп, тавышланып йөрмәсә, ярдыруга ихтыяҗ юкка чыгар иде, мөгаен. Ә еш кына “фәлән кешене акчасы өчен агулап үтергәннәр, малына кызыгып, җинаять кылганнар” дигән сүзләр ишетелә. Мәетне, вафат булгач ярдыруга караганда, җирләгәннән соң кире чыгару, эксгумация күпкә катлаулырак һәм чыгымлырак санала. Бу мәсьәләдә дәүләтне, табибларны да аңларга була, — ди Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
 
Закон нигезендә, мәетне ике төрле максат белән яралар. Берсе — патологоанатомик тикшерү, икенчесе — суд-медицина тикшерүе өчен.
— Үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, барлык очракларда да мәетне ярдырырга юллыйбыз. Әмма үлемгә китергән сәбәпләр билгеле булганда, әйтик, мәрхүм җитди авырган икән, участок полиция хезмәткәре медицина оешмасыннан бу хакта белешмә алырга бурычлы һәм шуннан соң гына мәетне җирләргә рөхсәт бирә, — дип аңлаттылар ТР Эчке эшләр министрлыгында.
 
ВАСЫЯТЬ КИРӘК
Табиблар мәетне ярмыйча гына белешмә бирергә дә мөмкин. Элек күп очракта, бигрәк тә авылларда бу шулай башкарыла иде. Башы авырткан да үлеп киткән, йөрәге тоткан... Хәтта кайбер борынгы зиратларда кешенең ни сәбәпле үлүе кабер ташына язылган, эч авыртудан, тимрәүдән һәм башкалар. Ә хәзер хәтта гомер буе авырган, яман шештән үлгән кешеләрне дә ярдырырга җибәрәләр.
— Әгәр кеше исән чагында үзен ярдырмаска дип васыять язып калдырган булса, яки якын туганының, балаларының бу хактагы язмача гаризасы нигезендә, мәетне ярмаска да мөмкиннәр, — ди ТРның баш патологоанатомы Иван Рагинов.
 
Дин буенча да васыять язып калдыру хуплана.
— Васыятьне кеше нотариуста терки, төп нөсхәләрен дәүләт органнарына таратып чыга. Моны аның үлеменнән соң якыннары да эшли ала. Әгәр әлеге матди як белән бәйле булмаган васыять шәригатькә, Конституциягә, РФ Җинаять кодексына каршы килми икән, ул юридик көчкә ия. Әмма мәрхүмнең үлеме буенча җинаять эше кузгатылса, варисларның берсе, җинаятьчел рәвештә һәлак булу очрагы дип, хокук органнарына шикаять юлласа, бу васыять гади кәгазь битенә әйләнеп кала, гамәлдән чыга, — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
 
ЯРДЫРУ БУШЛАЙ, ХЕЗМӘТЛӘР ТҮЛӘҮЛЕ
Закон нигезендә, мәетне яру хезмәте бушлай башкарыла. Дөрес, ритуаль хезмәтләр түләүле. Әйтик, мөселманны юып, кәфенлеккә төреп, мулла, абыстай чакыртып укытып, әзерләп бирү Казан моргларында 6900 сум тора. Моннан тыш бәлзәмләү, кырындыру, башка шундый хезмәтләр өчен аерым түләүләр каралган. Үз башыннан кичкәннәр арасында: “Мәетне тизрәк өлгертсеннәр, җиренә җиткереп тексеннәр, юсыннар өчен, моргта эшләүчеләрнең кесәләренә акча бирергә кирәк. Бу хезмәтне бизнеска әйләндереп бетерделәр, ришвәтсез берни эшләмиләр”, — дип сөйләүчеләр дә бар. Аллаһ сакласын.
— Моргларда чират юк. Мәетне бүген китерсәгез, икенче көнгә ярдырып, кәфенлеккә төреп, әзерләп бирәбез. Зиратка алып барып җирлисе генә кала. Ләхет такталарын, табутларны да бездән алырга була, — диде Казан моргларының берсендә ритуаль хезмәтләр тәкъдим итүче кыз.
Үлгәч, “мине ярмагыз” дип әйтеп булмый. Шуңа да бу хакта исән чакта кайгыртырга кирәктер. Үз хокукларыбызны белеп, аларны дөрес кулланыйк. Мәрхүмнәрне соңгы юлга кадерләп озата алсак иде.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 08.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»