|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Уфа туристын Сочида яшен сукканУфадан дуслары белән Сочига ялга барган 47 яшьлек ирне Кызыл Алан тавында яшен сугып үтергән. Бу аяныч хәл кичә, 7 августта, булган. Туристлар сукмактан тауга менеп барганнар. Шул вакытта яңгыр сибәли башланган. Тавыш көчәйткеч аша яңгыр килүе турында кисәтү булган, ишеткәннәр. Шуннан барсы кайтыр юлга борылган.Тик канаткалар әкрен йөргәнлектән (өстәвенә аның өчен зур чират), күпләр җәяү атлаганнар. Шул вакытта бер кешене яшен суккан. Бу хәлне күргәннәрнең берсе: "Без ул җирдән йөз метр ераклыкта идек. Яңгыр башланды да, кинәт яшен атты. Нибары бер тапкыр! Бер иргә яшен төште һәм ул егылды, ә янәшәдә торган кызга тимәде, ул исән", - дигән. Курорт вәкилләре һәм Тикшерү комитеты да туристның үлүен раслаганнар. Әле тикшерү бара. Менә шулай, уйламаган җирдән нибары бер яшен фаҗига тудырган.
Фото: "ЧП Сочи"
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|