поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2022 Җәмгыять

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин: «Безнең өстәл түгәрәк»

Республиканың көнчыгыш өлешенә, ямьле Ык елгасы буена урнашкан Мөслим соңгы елларда тагын да матурланды, төзекләндерелде. Әмма камиллекнең чиге юк. Бүген дә биредә зур максатлар, бурычлар белән яшиләр. Районы башлыгы Альберт Хуҗин белән авыл хуҗалыгы, яшьләр һәм районның мөмкинлекләре турында сөйләштек.

– Альберт Робертович, Мөслим – авыл хуҗалыгына йөз тотып эшләүче район. Ә бүген игенчеләрнең кызу урак өсте. Алда зур бурыч тора. Мөслимлеләр урып-җыюга нинди кәеф белән кереште?
 
– Кәефебез бик яхшы, чөнки быел җирдә эшләүчеләр өчен һава торышы уңай килде, басу-кырлар матур. Беренче урып-җыю күрсәткечләре дә яхшы, шуңа күрә мул уңыш җыеп алырбыз дип ышанам. Әлегә басуларга берничә крестьян фермер хуҗалыгы, «Туган як – Родные края», «Намус» («Агросила»), «Август-Мөслим» агрофирмалары чыкты. Урып-җыю эшләренә аграрийлар тулы әзерлек белән килде. Кырларда 80 берәмлек техника, шул исәптән, 34 комбайн хезмәт куя. Уңыш өчен көрәш көннән-көн көчәя бара, дип сөенеп йөрим. Бездә дүрт зур агрофирма эшли: «Август-Мөслим», «Намус» («Агросила»), «Агромастер» һәм «Туган як» («Чаллы икмәге»). Дүрт зур агрофирма булгач, сәламәт көндәшлек бар. Бер генә инвесторга бәйлелек юк. Аларның һәркайсы үзенчәлекле.
 
– Район  өчен Мәскәү инвесторлары отышлымы?
 
– Әлбәттә. Беренчедән, алар югары хезмәт хакы түли, заманча техникалар белән эшли. «Август» агрофирмасы, килү белән, бөтен иске тракторларны җибәрде дә, техника өчен 4 млрд сумга якын инвестиция кертте, роботлаштырылган ферма төзеде. Безгә хәзер Актаныштан килеп эшлиләр. Районда яшьләр кала башлады. Икенчедән, алар күп салым түли. Димәк, районга файда дигән сүз. Моннан тыш, гектарына 200 сум район фондына бирәләр. Безнең районга 12,5 млн сум туры килә. Сабан туена, ветераннарга, өлкәннәргә, медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тараталар. Аның өстенә райондагы оешмаларга ярдәм итәләр. Күрсәткечләре дә яхшы. Бер сыердан тәүлегенә 30 литрга якын сөт савып алалар. Шуңа күрә район күрсәткечләре республика күләмендә дә югары. Алар бүген 32 мең гектар мәйданда эшли. Безнең районда язылмаган бер килешү бар: «Мин кешенекенә тимим, минекенә дә тимәсеннәр», ягъни бер инвестор да икенчесенең җирен тартып алмый. Бу – әлбәттә, мин генә урнаштырган тәртип түгел, электән килгән гадәт. Мин исә аны дәвам иттерергә тырышам. «Август» агрофирмасы килгәч, фермерлар да эшкә карашларын үзгәртте. Ул бездә «игенчелек культурасы»н арттырды. Башкалар да бик матур күрсәткечләр бирә. Авыр ел булуга карамастан, язын 250 млн сумлык техника алдык. Район буенча техника паркы яңарды. Пай җирләре өчен түләүләр белән дә проблема юк. «Агромастер» агрофирмасының республика буенча иң күп түләүче булуы ачыкланды. Кыскасы, районда эре агрофирмаларга да, уртачаларына да, кече фермерларга да урын җитәрлек. Иң мөһиме – бер-берсе белән сүзгә килешү юк. Моннан тыш, кошчылык белән ныклап шөгыльләнәбез, яшь тавыклар үстерәбез. Өч айлык кошларны ерак төбәкләрдән кадәр килеп алалар. Бездә элеккеге ферма биналарының берсе дә буш түгел. Барысында да яшьләр чеби үстерә. Кошчылыкта гына да 300дән артык кеше хезмәт куя.
 
Гомумән, авыл хуҗалыгы буенча үз юллары табылган һәм алар шуннан баралар. Безнең бурыч – белгәнне күрсәтү, киңәшләшү, тәҗрибә уртаклашу. Кыскасы, Мөслимдә җир кешесенә хөрмәт зурдан, чөнки без – аграр район. Бездә башкача була да алмый.
 
– Сез берничә тапкыр яшьләр темасын кузгаттыгыз. Авылдан китү процессы тукталдымы, әллә ул дәвам итәме?
 
– Авылга кайтучылар бар. Яшьләр буенча шуны әйтәсем килә. Күп районнарда эшләп караган кеше буларак, аларның: «Без кемнәр? Без – мөслимлеләр!» – дип кычкыруын күргәч, сокланган идем. Быел язын бөтен мәктәпләрдәге югары сыйныф укучылары белән күрешеп чыктым. Хәтта бер мәктәптә гитарада да уйнаттылар үземне. Майда Казанда якташлар очрашуы уздырдык. Анда эшмәкәрләрне, якташларны чакырдык. Ягъни ул Мөслим аксакалларының яшьләр белән очрашуы килеп чыкты. Мөслимгә кайткан очракта, нинди эшләр барлыгын, нинди хезмәт хаклары түләнүен сөйләдек. «Кайтырга уйламаган очракта да, якташларыбызга ярдәм итәбез, сез барыбер безнекеләр» дигән төп фикерне җиткердек. Яшьләр белән һәрдаим аралашып торабыз. Бильярд өстәле, музыка уен кораллары алдык, алдынгы укучыларны котладык. Районның башкарма комитеты егетләре белән яшьләрнең җыелма командасына каршы волейбол уйныйбыз. Яшьләр белән аралашу кирәк. Болар барысы да безнең араны якынайта. Алар өчен чит кеше түгел, ә үз кеше буласым килә. Яшьләр белән эшләүнең юлын бары тик шулай күрәм.
 
– Эшчәнлегегезнең төп принципларыннан берсенең халык белән аралашып эшләү икәнен аңладык. Тагын ниндиләргә таянып эшлисез?
 
– Әйе, яшьләр белән генә түгел, халык, фермерлар белән дә аралашып эшлибез. Икенчедән, районга килгәч, командама: «Мин сезгә боерык биреп эшләтүче кеше түгел, киңәшләшеп, һәр мәсьәләне уртага салып эшлик», – дидем. Без – бер йодрык, бер команда. Һәркем үз фикерен әйтеп эшләгәндә, нәтиҗә дә яхшырак булачак. Безнең өстәл дүртпочмаклы түгел, ә түгәрәк.
 
– Районыгызда Сәламәтлек бишьеллыгы программасы тормышка ашырылып килә. Аның юнәлешләре белән дә таныштырсагыз иде. Сез әлеге программадан нинди нәтиҗә көтәсез?
 
– Кызганыч, районда демография күрсәткечләре начар иде. Мартта без үлүчеләр саны буенча кызыл зонадан чыктык.  Ә Сәламәтлек бишьеллыгы ул – комплекслы программа. Аның кысасында, бердән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, спортка игътибар бирәбез (киемнәр, кирәк-яраклар алдык), чаралар оештырабыз. Икенчесе – медицина. Бөтен ФАПларны йөреп чыктык, кирәкле җиһазлар алдык, «Агромастер» компаниясе хастаханәдә рентген аппаратының бик кыйммәтле чыбыкларын алыштырды. Шушы эшләр белән без халыкның сәламәтлеген кайгыртырга, аңа тагын да зуррак игътибар бирергә уйлыйбыз.
 
– Үзегез өчен Мөслимнең үсеш ноктасы кайда дип билгелисез?
 
– Беренчесе – әлбәттә, авыл хуҗалыгы. Миңа калса, без әле бу тармактагы мөмкинлекләрнең 60 процентын гына файдаланабыз. Үсәргә мөмкинлекләребез бар әле. Мәсәлән, буаларыбыз күп булса да, балыкчылык белән шөгыльләнүчеләребез юк. Икенчедән, туризмны булдыру, үстерү юнәлешен җәелдерү буенча эшлибез. Өченчедән, эшмәкәрләр алдына интернет аша сатуны арттыру бурычын куйдык. Бездә моның буенча рәхәтләнеп эшләр өчен мөмкинлекләр бар. Төзелеш өлкәсен дә үстерергә кирәк дип саныйм.
 
Мин – Рамил Хәмзович (Рамил Муллин – Мөслим районының элеккеге башлыгы. – Авт.) командасында эшләгән кеше. Аның вакытында Мөслим бик матурланды, төзекләндерелде, ул бик күп эшләр башкарды. Минем бурыч – шуларны саклау. Моннан тыш, районда су белән проблема бар иде. Быел ике скважина казыттык. Тагын берсен ялгыйбыз, берсе Рамил Хәмзович вакытында эшләнде. Кыскасы, дүрт өстәмә чыганак булдырылды. Әлеге чаралар су проблемасын хәл итәр дип уйлыйбыз. Икенчедән, кайбер урыннарда юллар начар иде. Аларны да төзекләндерәбез. Мөслим – рәхәт итеп яшәр өчен бик матур җир. Үзем дә, гаиләм дә монда тынычлык табабыз.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»