поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2022 Җәмгыять

“Исерек әтидә нәрсә бар? Аның кебек, зинhар, булмыйк...”

Кешегә тәрбия бирү дигән нәрсәгә ышанам да, ышанмыйм да мин, җәмәгать. Гомумән, ул балага ана карынында ук табигать тарафыннан яшәр өчен нигез итеп салынадыр. Ник дисезме? Бу сорауны ачыклау өчен миндә ике чагыштыру бар. Безнең авылда Мостафа да, Бари да өчәр ул үстерде. Тик аларны тәрбияләү мәсьәләсендә, ай-hай, зур капма-каршылыклар булды, малай.

Мостафа оланнарына дөрес тәрбия бирү максатыннан, алар алдында бер тапкыр да аракы эчмәде, тәмәкедә тартмады, әшәке сүзләрдә сөйләмәде, малайларга чын тәрбия бирергә тырышты. Әти кеше улларына авырлык тимәсен, укуларына комачаулык ясамасын, дип барлык хезмәтне гел үзе башкарды. Янәсе, укысыннар, укыгач кеше булырлар, дип гел алар турында кайгырып яшәде.

 
Ә балалар? Балалар әтиләренең йомшак күңеллелеген сизеп, аңа игътибар итмичә, мәктәпне көч-хәл белән тәмамладылар. Мостафа: «Йә, үсә төшкәч, дөньяны аңларлар», – дип газапланып җыйган малны туплап, өчесен дә, кулларыннан тотып, югары уку йортларына илтеп урнаштырды. Тик монда да эш килеп чыкмады hаман. Уллары аталарының мәрхәмәтлелеген, тәрбия биргәнен санга сукмыйча, укуларын ташлап, начар юлга бастылар. 
 
Менә Мостафаның гомер йомгагы сүтелеп, өч малайны кайгыртып, суга сусаган, кипкән балыкка әйләнеп бара инде. Ә малайларда бәрәкәт тә, әдәп тә, тәртип тә булмады.
–  Нишләмәк кирәк? – дип баш ватса да, аңа hич җавап таба алмый, күрше Бариның улларының төпле булуларына хәйран кала иде ул.
 
Ә күрше Барида эшләр башкачарак булды шул. Барида бу мәсьәләдә бар да сокланырлык иде. Аның өч улына да кайдан шундый яхшы тәрбия иңгәндер, Аллаhы белсен. Ник дисезме? Чөнки Бари көн дә исерек иде. Җитмәсә, әз-мәз генә хатыны белән балалары янында гауга куптара торган чаклары бар иде.
 
Ул йокыга киткәч, әниләре балаларына, әтиегез исерек, уянса, тетмәгезне тетә, барыгыз, шуны эшләгез тиз генә дип әйтеп тә өлгерми, тегеләр өчесе өч якта төрле эшкә ябышалар иде. Бари айнып йокыдан торганда, бөтен тәрбия мәсьәләсе уңай якка чишелгән була: терлек караган, бәрәңге казылган, печән кайтартылган, мәктәпкә барыр өчен дәресләр дә тулаем әзерләнеп куелган була иде.
 
Әти кеше исерек булгач, малайлар өйдә акча юклыгын бик яхшы аңлап үстеләр. Бәлки шуңа алар мәктәпне дә гел “бишле” билгеләренә тәмамладылар. Аннан соң “Исерек әтидә нәрсә бар? Аның кебек, зинhар, булмыйк”, - дип, үз көчләре белән югары уку йортларын тәмамлап, авылдан китеп мөстәкыйль, бай тормыш кордылар.
 
Бари бүген дә эчә. Нишләмәк кирәк, чүпрәк чәйни торган бозау үлгәнчегә кадәр чүпрәк чәйни инде дигәндeй, бу “кәсебен” ул һаман туктата алмый. Уллары да моңа исләре китми инде, хeзер алар чит җирдән авылга кунакка кайтканда, hәрвакыт әтиләренә бәяле кoньяклар алып кайталар. Тик хәзер әти кеше исереп, гырылдап йокыга киткәч, әниләре, әтиегез исерек, уянса, тетмәгезне тетә, дип куркытмый инде.
 
Ник куркытсын? Ник әйтсен hәм ник әти кеше хәзер гауга куптарсын ди. Өч ул, өчесе дә тәрбияләнеп, хәзер дөрес тормыш сукмагыннан атлыйлар бит инде.
 
Рөстәм Арифуллин

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»