|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2022 Җәмгыять
![]() “Ял өчен үзебездә дә матур урыннар җитәрлек”Җәй җитүгә, күңел үзеннән-үзе ял сорый башлый. Кырык эшне кырык якка ташлап, бакчага, урманга барасы, тауларда йөрисе һәм... онытылып диңгез буенда ятасы килә. Ял тәмен белгән, гел сәяхәттә йөргән кешеләрдән иң еш бирелгән сорау: “Быел кая барасың?” Әлбәттә, хыял белән генә булмый. Күпләр теләп тә бара алмый. Быел бәяләр дә тешли. Аннан кайсы илгә телисең, шунысына чыгып китә торган вакыт та түгел. Анда юл ябык, монда ишек бикле... Туризм өлкәсендә хәлләр ничек? Быел кайсы якларны сайлау отышлы? Бәяләр алга таба төшәчәк дип өметләнеп буламы? Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил МИФТАХОВ белән шулар хакында сөйләштек.
— Рамил Зөфәрович, илдә, дөньяда вәзгыять җиңелдән түгел. Бу сезонда туризм буенча хәлләрне ничек бәялисез?
— Туризм буенча хәлләр бер дә җиңелдән түгел. Килеп чыккан ситуацияләр аркасында күп юллар ябылды. Пассажирларны ташу, ким дигәндә, ике тапкыр азайды. Бәяләр дә котырып үсте. Шул сәбәпле ихтыяҗ 50-60 %ка кимеде. Монысы чит илләргә кагылышлы туризм турында. Күләм ягыннан иң күп ял итүчеләр агымы Төркиягә туры килә, ул беренче урында бара. Россия буенча алганда, киресенчә, илебездә ял итүчеләр артты. Туристлык юлламаларыннан тыш, үзләре мөстәкыйль бронь ясап баручылар да җитәрлек.
— Бәяләр шулхәтле арту нәрсәгә бәйле?
— Беренчедән, самолетта очу кыйммәтләнде. Узган ел, мисал өчен, Төркиягә ике якка очу 18-23 мең сумга төшсә, быел ул 50 мең сумнан артыграк чыга. Кунакханә бәяләре дә бик артты. Урыны белән хакларны 15-20 %ка күтәрделәр. Тулаем алганда, узган ел белән чагыштырганда, юлламалар уртача 40-50 %ка кыйммәтләнде. Хаклар төшәргә җыенмый да, чөнки урыннар саны бик чикле. Пассажирларны ташучылар бик аз (санкцияләр аркасында Россия авиакомпанияләренең күп очкычлары чит илләргә оча алмый — ред.).
— Бездә аеруча кайсы шәһәрләрдә туристлар агымы күп күзәтелә?
— Россия шәһәрләрендәге экскурсия турлары буенча алсак, Мәскәү, Санкт-Петербург беренче урында бара, алардан соң Казан тора, Самара, Түбән Новгород та актив.
Башкалабыз елдан-ел бу мәсьәләдә популярлаша бара. Майдагы ялларда кунакханәләр шыплап тулган иде. Хәзер дә шуннан ким түгел. Безгә нинди генә ерак шәһәрләрдән килмиләр. Казаныбызда, республикада карар урыннар бик күп. Елдан-ел экскурсия, сәяхәт урыннары арта. Аеруча ялларда шәһәр урамнары туристлар белән тула.
— Табигать, актив ял ягыннан караганда, кайсы төбәкләр популяр?
— Быел Россиядә таулы яклардан иң күбе Дагыстанны сайлыйлар. Моны хәтта модалы бер трендка керттеләр, дияр идем. Казаннан да ул якларга туристлар ташкыны көчле. Дөрес, Дагыстанда әлегә инфраструктураны бик яхшылардан дип булмый. Юллар буенча да, кунакханәләр мәсьәләсендә дә җитешсезлекләр шактый. Проблемалар өстендә эшләргә дә эшләргә әле. Шулай да халык анда беренче чиратта матур табигатьне күрергә дип бара бит. Шуңа сервисның түбән булуына күз йомып торырга да әзерләр.
— Башкортстанның Урал тауларына баручылар да күп күренә?
— Анысы һәвәскәрләр өчен. Анда күбрәк шул якларны яхшы белгән кешеләр йөри. Дагыстанга булган көчле агым белән чагыштыра торган түгел. Ә болай, әйе, Урал таулары да ял итәр өчен бер дигән матур урын. Кемдер еракларга чыгып китә алмый. Бу эш графигы, матди мөмкинлекләр яки башка сәбәпләр белән бәйле. Урал тауларында ике-өч көн рәхәтләнеп ял итеп, елгада ишкәкләр белән йөзеп кайта алалар.
Гомумән алганда, чил илгә бара алмаган очракта, кәеф төшерә торган түгел. Борчылмыйк. Диңгез, Оренбургтагы Тозлы күл, Кавказдагы, төрле төбәкләрдә эшләүче яхшы шифаханәләребез, елга курортлары... — ниләр генә юк бездә. Россиядә ялсыз калам, ди торган түгел.
— “Мир” картасы буенча юллама алганда, “Кэшбэк” программалары эшли. Быел кабат булачакмы?
— 30 июньгә хәтле булды ул. Бик күпләр файдаланып калды, ихтыяҗ зур булды, шул рәвешле ялларына шактый ташлама ясый алдылар. Бигрәк тә шифаханәләргә юллама алучылар күп кулланды. Бу программа быел көзгә кабат булырмы, әлегә билгесез. Кабат оештырылыр, дип өметләнәбез.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|