поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2022 Мәдәният

Руслан Кираметдинов: «Миңа балаларым көч бирә»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – җырчы Руслан Кираметдинов. Нинди яңалыклары бар аның? Ни өчен татар җырчыларын тыңламый? Артистның шәхси тормышы халыкның күз алдында булуга ничек карый? Без шулар турыда сөйләштек.

– Ни хәл?

– Хәлләр әйбәт, Аллага шөкер. Бар да үз урынында. Чабабыз, яңа җырлар яздырабыз – кыскасы, яңа сезонга әзерләнәбез. Узган ел концертлар аз булган иде, быел күбрәк куярга исәп. Сентябрь яки октябрьдән башларга уйлап торабыз.
 
– Яңа программагыздан ниләр көтәргә?
 
– Элек күбесенчә мәхәббәт турында җырлый идем. Ә яңа җырларым тормыш, әти-әни, туганлык хисләре, авыл һәм башкалар турында булачак.
 
– Җырларны ничек сайлыйсыз?
 
– Репертуарымда салмак, моңлы җырлар да, дәртлеләре дә бар. Халыкчан җырчы дип атасалар да, җырларны тамашачыга яраклашырга тырышып сайламыйм. Күңел кушмаганны җырлый алмыйм. Күпләргә җырчының сәхнә буйлап сикереп, биеп йөрүе дә кызыктыр, миңа бу хас түгел.
 
– Бер әңгәмәдә татар эстрадасы җырларын тыңламавыгызны әйткәнсез.  
 
– Берни үзгәрмәде. Минем өчен кызык түгел ул. Күбесенчә узган гасырның 80–90 нчы елларында иҗат ителгән чит ил җырларын тыңлыйм. Ә үзебезнең җырчыларга килгәндә  Илһам абый белән Әлфия апа иҗатын яратам. Ә безнең буын Салават абый, Әлфис Кыямов, Рөстәм Закиров, Хәния Фәрхи җырларында үскәнлектән, аларны тыңлаштыргалыйм.
 
– Ничек уйлыйсыз, бүген халыкка нинди җыр кирәк?
 
– Халык янәдән элекке җырларны тыңлый башлады. Җырчылар да хәзер аларга күбрәк игътибар бирә.  Кайчандыр бик популяр булган яки халык игътибарыннан читтә калган җырларга яңа сулыш өреп, хитка әверелгән җырларны халык яратып кабул итә. Минем репертуарда да бар ретро җырлар. Тамашачы бик яратып тыңлый. Кушылып җырлый. Тарих кабатлана бит ул, бу да – шуның мисалы.
 
– Гаиләгез тирәсендәге шау-шу, узган вакыйгалар сезне нәрсәгә өйрәтте?
 
– Дөресен генә әйткәндә, әлеге теманы кузгатасым килми. Кем генә, нәрсә генә сөйләсә дә, ул хәлләр Ильмира белән икебезгә генә кагыла. Ә сөйләгәннәр үз әкиятләренә үзләре ышанып яши бирсен, миңа гына кагылмасыннар. Үзем өчен нәтиҗәләр ясадым, гыйбрәт алдым. Ләкин бу – минем шәхси тәҗрибәм, аны башкаларга сөйләп тормыйм.
 
– Шулай да, бер ел элеккеге Руслан белән бүгенге Руслан арасында нинди аерма бар?
 
– Дөньяга карашым үзгәрде, күзләрем ачылды. Хәзер мин элеккеге беркатлы, самими Руслан түгел инде. Мондый чакта кемнең кем икәне дә яхшы күренә бит. Кирәкмәс кешеләр белән аралар өзелде.
«Бу тормышта сиңа үзеңнән башка беркем дә ярдәм итә алмый. Кешегә түгел, үзеңә ышанырга кирәк. Мич башында ятып, эш пешми, диләр бит. Кешедән ярдәм көтеп, үзеңне кызганып ятсаң, аякка баса алмыйсың. Рухны тырышлык, эш ныгыта»
– Артист халкының шәхси тормышында сер калмады кебек хәзер. Тамашачыга барын да күрсәтеп, сөйләп торалар диярлек. Моңа ничек карыйсыз сез?
 
– Ничек кенә чит ил, рус эстрадасына иярергә тырышсак та, бездәге тамашачы, менталитет бөтенләй башка бит. Диндә ярамаган, рөхсәт ителмәгән күренешләр бар, аларны безнең халык бик яхшы белә һәм тәнкыйтьли. Әйтик, сәхнәгә «чишенеп» чыгучыларны кабул иткән кеше юк бит. Шәхси дөньяңны «ачып салу» да – шундый күренешләрнең берсе инде ул. Мин моны юләрлек дип саныйм. Гаиләмнән «показуха» ясап йөрмәдем һәм йөрмәячәкмен дә.
 
Бәлки, күпмедер вакыттан соң кеше бу күренешләргә ияләшә башлар. Ләкин татар эстрадасы ул вакытка кадәр яши алырмы – монысы инде икенче мәсьәлә.
 
Блиц-сораштыру
 
– Гайбәт, тәнкыйть сүзләре – сезнең өчен нәрсә ул?
 
– Мин аларга игътибар итмим. Иммунитет көчле.
 
– Кешедә иң хөрмәт иткән сыйфат?
 
– Гаделлек.
 
– Ә нинди сыйфат ачуыгызны китерә?
 
– Алдашу, булмаганны «булды» дип сөйләү.
 
– Көч чыганагыгыз?
 
– Миңа балаларым көч бирә. Авылга кайту, дуслар белән аралашу да көч өсти.
 
– Мөмкинлек булса, тормышыгызны үзгәртер идегезме?
 
– Юк. Үткәннәргә кайтасым килми. Бу тормышта берни дә юкка түгел бит. Ничек язылган, үз рәте белән бара ул.

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»