поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2022 Авыл

Согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч: балтырганнан ничек котылырга?

Җиләк сезонында кая гына барса да, җиләкченең машинасында чиләк булыр, дип шаярталар. Балтач районы Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов машинасында әнә җәй буе көрәк йөри, ди. Юллар начар булганга яки машина батып калган очраклар өчен түгел, анда-монда берән-сәрән үскән балтырганнарны (борщевикларны) чабар өчен кирәк аңа көрәк.

Мин яшәгән авылларда балтырган әллә ни күренмәсә дә, Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт, Субаш, Шеңшеңәр, Чутай, Иске Көшкәт, Чепья авыллары ягында күп алар. Шөкер, җир гел эшкәртелеп тору сәбәпле, басу-кырларда юк, диләр. Бездән сигез чакрымда гына булган Яңгул җирлегенә караган авылларда да алар шактый үрчеп өлгергән шул.
 
– Бу арада гына мәйданын үлчәгән юк, биш гектарга якын дип йөри идем, белмим, арткандыр да инде, – ди Ранил, бу турыда сорашкач. – Бигрәк тә Иске Көшкәт ягында күп. Ул яктагысын «Яңа тормыш» хуҗалыгы техникасы ярдәмендә эшкәрттек, тамырыннан ук кузгаттык. Борнакка чыгу юлында исә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән өмә ясап, иртә язда ук чаптык. Кызганыч, алар инде бүген кабат күтәрелеп килә. Хуҗалык җитәкчесе белән яңадан нәкъ шулай ук эшкәртү турында сөйләштек. Дәвамлы булмаса, нәтиҗә көтеп булмаячак. Шунысы да борчый: ул инде гомер уйламаган урыннарда да күренә башлады. Әйтик, быелга кадәр авылыбызның Тырыш ягы елгаларында юк иде, быел инде очрый. Машинада көрәк йөри инде, сирәк очраганнарын чабып китәбез…
 
«Ватсап»тагы авыл төркемнәрендә Куныр, Көшкәтбаш авылларында да балтырганга каршы өмәләр үткәрүләре турында хәбәрләр күренә. Ни генә булса да, бу юнәлештә эшләнгән һәр гамәл, һәр чара мөһим. Битарафлык гафу ителми.
 
– Балтырган белән дөрес көрәшмиләр, – ди бу хакта сүз чыккач, бер таныш агроном. – Мин аның турында бик күп укыдым, өйрәндем. Ул бит – икееллык кына үлән, орлыгын җыеп алсаң, киләсе елга тишелмәячәк.
 
– Өч метр биеклеккә кадәр үсә бит ул. Орлыгын ничек җыярга кирәк? Өстәвенә, агулы үлән. Янына килә торган түгел, – дим. – Согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч. Тән генә түгел,үпкәләр өчен дә бик хәтәр, диләр…
 
– Мин дә орлыгын бөртекләп җыярга димим бит, – ди ул, үз фикерендә калып. – Үләнне яшь вакытта түгел, нәкъ менә орлыгы өлгерер алдыннан чабарга кирәк.
 
– Белмим инде, интернетта, тамырыннан ук казып алсаң гына котылып була, дигәннәр. Бернәрсәгә дә бирешми: салкыннардан, хәтта радиациядән дә курыкмый. Авыруларга чыдам, корткычлар яратмый. Бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә, алар җирдә 15 елга кадәр «йокларга» һәм шуннан соң үсәргә мөмкин, дип язганнар бит, – дип, мин дә үзем белгәннәр белән каршы киләм. – Тузганакны шау чәчәктә чакта чабып атсаң да, орлыгын чәчеп өлгерә. Бу да шуның кебектер инде, болай җиңел генә котылып булса, галим-белгечләр шул юлны тәкъдим итәрләр иде. Һәр елны үсеп китәргә ирек бирмичә чабып торсаң, кимендә биш елдан аларның мәйданы кими башлаячак, диләр бит.
 
Ул – үз фикерендә, мин үз фикеремдә калдык. Балтырганга каршы ялгыз гына көрәшеп булмый, ил күләмендәге дәүләт программасы кирәк диючеләр дөрес әйтәдер кебек тоела миңа. 2020 елда бу уңайдан «боз кузгалган» иде инде, тендерлар отып, махсус оешмалар эш башларга да тиеш иде. Әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Хәер, пандемия сәбәп кенә булды, дисәк тә дөрес булыр. Тендерны бездә, мәсәлән, ниндидер Казанныкылар откан, авыл җирлекләреннән, өмә ясатып, эшләргә (бушка!) кешеләр эзләп йөргәннәр дигәннәр иде. Бу проблеманың уңай хәл ителүе шул җирлектә яшәүчеләр өчен бик мөһим, читләрне ахыргы нәтиҗәдән бигрәк акча өлеше генә кызыксындыра. Бу гомергә шулай булды. Соңгы вакытта авыл җирлекләренең үзләренә бюджеттан махсус шушы юнәлешкә беркадәр акча бүлеп бирелә башлаган. Безнең Балтач районында, мәсәлән, бу проблема булган ун авыл җирлегенә ике миллион 334 мең сум акча бүлеп бирелгән. «Барлык урыннарда да бу уңайдан нәрсәдер эшләнде, – ди Ранил. – Кайбер авыллар химикатлар белән дә эшкәртте, бездә балтырган уңайсыз урыннарда үсә, андый мөмкинлек булмады…»
 
Белешмә. Безнең илдә балтырган Бөек Ватан сугышыннан соң барлыкка килә. Халык аны «Сталин үләне» дип йөрткән, чөнки илдә таралуының төп гаеплесе ул чактагы ил башлыгы Сталин була. Кайчандыр культуралы үсемлек булып, бүген иң хәтәр чүп үләне саналган балтырганга каршы соңгы елларда гына ил күләмендә көрәш алып барыла башлады. Ул  бары тик 2012 елда гына «хуҗалыкта файдасын югалткан» дип таныла һәм селекционерлар казанышларының дәүләт реестрыннан төшерелә. 2015 елда Россиянең чүп үләннәр тармак классификаторына кертелә (ягъни чүп үлән булып санала), ә 2019 башлап елдан аны үрчеткән өчен штрафлар  салына башлый. Россия буенча әлеге үлән 40 миллион гектарны биләп алган, аның мәйданы ел саен 10 процентка артып бара.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»