поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.08.2022 Язмыш

Табибка баргач аяз көнне яшен суккандай булды..

Татар хатын-кызларының уңганлыгына да, сабырлыгы, тырышлыгына да таң калырсың. Милләтебезнең шундый кызларының берсе Кукмара районында яшәүче Гөлсинә ханым Молдабаева. Ул күз явын алырлык чәчәкләр ясый. Тик бу шөгыленә ул бик урау юллар, зур сынаулар аша килә.

– 2005 елны улым туды. Кызым Диләргәгә ул вакытта 13 яшь иде. Улым тугач барыбыз да бик сөендек. Озын керфекле бик матур бала иде. Тик йөрәгем нидер сизгән кебек һаман эзләнде. Баланы имезергә алып кергәч тә кулларын-аякларын, колакларын карадым. Шөкер, бар җире дә исән-сау дип сөендем. Табиблар да берни әйтмәде. Димәк, балам сәламәттер дигән уй баштан йөгерде. Мин баламны кесерев кисеме белән таптым. Шуңа да өйгә дә башкалардан берничә көн соңрак җибәрделәр. Бер айдан соң неврапотологка күренергә барырга куштылар. Анда баргач аяз көнне яшен суккандай булды, – дип искә ала Гөлсинә ханым улының беренче айларын. 

Невропотолог балага даун диагнозы куя. Бу вакытта ана йөрәгенә меңәрләгән ук берьюлы кадалган кебек була. Аңымны югалтудан стенага гына терәлеп калдым, ди Гөлсинә ханым үзе. Икенче көнне аларны Казанга, Балалар клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Анда да бу диагнозны раслыйлар. 
 
– Нишләп бөтен кешенеке сәламәт тә, минеке шундый дип йөрәк әрнеде. Югыйсә, табиб кушкан бөтен нәрсәләрне үтәдем, анализларны тапшырдым, дигән уй тынгы бирмәде. Нишләп миңа гинеколог берни әйтмәде соң (табиб иң якын иптәш кызымның апасы, бик дус кешем) дип өзгәләндем. Шул вакытта түккән күз яшьләрем, йокламаган төннәрем, ашамаган көннәремне үзем генә белдем. Тик бер кешегә дә сиздермәдем, елмаеп йөрдем. Кызым Диләрә белән генә сөйләшә идем. Ул да энесе өчен бик борчылды, энесен бик яратты, карап үстерде, яныннан бер дә китмәде. Мине ял иттерә иде. Шул рәвешле минем яңа тормышым башланды, – ди Гөлсинә ханым. 
 
Ул 25 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Эшен бик яратса да, аңа эшеннән китәргә туры килә. Чөнки ул улына бик кирәк була.
 
– Авыру улым тугач шул кирәк сиңа, диючеләр дә, Ходай күрде сине диючеләр дә булды. Мин аларга, бер дә сөенмәгез, улымны барыбер аякка бастырам, дип җавап кайтардым. Нигә миңа шулай әйткәннәрен аңламадым да, чөнки берсенә дә, ярдәмнән башка,  начарлык кылганым булмады. Авылым халкы да эшемдә мине яратты, хөрмәт итте. Хәзер дә урамда очрасалар хәл белешми узмыйлар. Ирем транспорт полициясендә хезмәт куйды. Гел командировкаларга йөрергә туры килде үзенә. Инде лаеклы ялда булса да эшеннән туктамады, – дип сөйли Гөлсинә апа. 
 
Бу авырлыкны җиңәргә кызы Диләрә бик ярдәм итә аңа. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Диләрә Казанга укырга керә. Аннан соң Кукмара Башкарма комитетында эшли. Әмма бер елдан соң Чирмешән районы Иске Кади егетенә кияүгә чыгып китә. Кукмара белән Чирмешән арасы ярыйсы ук ерак. 
 
– Шул вакытта тагын бер кат үзәкләрем өзелде. Минем иң зур терәгем китте, дип еладым. Бик авыр булды. Кунакка кайткан саен үксеп елап кала идем. Хәзер бик яхшы кешегә кияүгә чыкты дип, сөенеп туя алмыйм! Киявебез бик акыллы, йорт җанлы, әби-бабай дип кенә тора. Чәчәк кебек ике кыз үстерәләр, – дип шатлана ана кеше. 
 
Гөлсинә ханым улын 1 яшеннән алып һәр өч ай саен тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. Аның һәм тернәкләнү үзәгендә эшләүчеләр ярдәме белән Дамир 5 яшендә тәпи китә. Акрынлап сүзләр, хәрефләр танырга өйрәнә. 5 яшендә алфавитны белә торган була. 8 яшендә укырга керә. Мәчкәрәнең коррекцион мәктәбендә белем ала малай. 
 
– Улымны өйгә килеп укыттылар. 1нче сыйныф укытучысы, моны укытып булмас, нишләргә икән дип, куркып кына килә идем, ди. Үзем дә тырыштым, улым сүзләрне кушып, укырга өйрәнде. “Гөлсинә апа, сезгә килергә рәхәт. Башка балаларга барасы да килми, укый алмыйлар”, – дия иде укытучы. Дөрестән дә, Кукмарада даун диагнозы булган балалар укый белми, ә минем улым укый. Әти-әниләр дә моңа аптырый. Гөлсинә апа, ничек өйрәттең, дип сорыйлар. Өстәл төеп өйрәттем, дим көлеп. Ничек шулай инде, диләр. Яратып кына, утырасыңмы син, укыйсыңмы син, дип өстәлгә суга идем. Ул тыңларга, утырырга өйрәнде. Шулай җырлый-җырлый иҗекләр куша идек. Ходай рәхмәте, укып китте. Әгәр дә шулай эшләмәсәм, Дамир да укырга өйрәнми иде. Аннан урыннарын җыештырып куярга өйрәттем. Хәзер миннән дә уздыра. Үзе юына, тешләрен чистарта, чәйләр ясап эчә, үзе бүлеп ашый. Ашагач савыт-сабасын юып куя. Өстәл яныннан торганда бик тәмле булган, рәхмәт дип торып китә. Өй бераз тузган булса, мине дә сүгеп ала әле, хулиган, алай ярамый, ди, – дип сөенә күп авырлыклар аша улын аякка бастырган әни. 
 
Шулай тормышлары бер көе дәвам итә. Әмма хатын-кыз гел өй мәшәкатьләренә генә күмелеп яши алмый бит ул. 
 
– Улым белән йөреп, төрле һөнәрләргә өйрәндем. Бәйләргә, рәсемнәр ясарга яратам. Иң яратканым – чәчәкләр ясау. Үзәктә Асия Борковская мине үзенең остаханәсенә чакырды. “Менә мондый чәчәкләр ясый башладылар, кызыксынмыйсызмы” – диде. Әйдә ясап карыйк, аның өчен нәрсә кирәк дип кызыксындым. Тал чыбыгы, капрон оек, тимерчыбык кирәклеген әйтте. Шунда чәчәк ясарга өйрәнеп кайттым. Аннан тал чыбыклары җыеп киптердем. Алар бик матур булып, боргаланып кипте. Мин төрле төстәге капрон оеклар алып кайтып, чәчәкләр ясадым. Аннан соң Асия Кадыйровна газетадан кәрзин үрергә өйрәтте. Аны лаклап куйгач, кибет кәрзиненнән бер дә аерылмый иде.  Соңрак кызым Кытайдан төрле төстәге капроннар, ялтыравыклы чыбыклар кайтартты да, шул кәрзингә чәчәкләр ясап куйдым. Алар күз явын алырлык матур чыкты. Күргән кешеләр аларны алып та китте. Мастер-класслар үткәрдем, шуннан соң чәчәкләрем акрынлап сатыла башлады. Соңрак зуррак чәчәкләр ясарга кирәк дигән уй килде. Интернеттан эзләндем. Башта аңлап булмады, аннан җаена төшендем, – ди матурлык тудыручы ханым. 
 
Аннан соң ул Ижевскида яшәүче күршесе белән элемтәгә чыгып, изалон дигән материал кайтарта. 
 
– Берсендә шулай Асия Кадыйровна шалтыратып, үзәктә бик зур семинар булуын әйтте һәм миннән чәчәкләр ясарга сорады. Мин кешегә “юк” дип әйтә белмим, ярар дидем. Интернеттан кереп карадым да, пионнар ясадым. Бу чәчәкләр өйгә кайтмады, алып бетерделәр. Ул көнне өйгә бик сөенеп кайттым. Шуннан акрынлап розалар ясарга тотындым. Клублардан заказлар килә башлады. Башкалардан күреп, кешеләр миңа ясап бирмәссезме дип яза башлады. Заказалар күбәйгәннән күбәйде. Боларны ничек ясап бетерермен инде, минем бит әле улым да бар, дип уйлана башладым. Шуннан соң чәчәкләрне кичләрен, вакыт булганда гына ясауга күчтем. Мин бит чәчәкләрне акча өчен түгел, күңел өчен, үзем өчен ясыйм. Сораучылар бик күп, кайберләренә “отказ” да бирергә туры килә. Чит төбәкләрдән дә сорыйлар, әмма чәчәкләрне җибәрер өчен тышлык әле һаман уйлап таба алмыйм. Юлда барганда ватылып бетәр дип куркам. Алар бит 2 метрлы, чәчәкләрнең диаметры 60-70 см тирәсе. Шул сәбәпле Татарстаннан ерак җирләргә җибәрмим. Чәчкләрне алып китүчеләр өйләренә алып кайтып урнаштыргач та фотолар җибәрергә сорыйм. Дөрес урнаштырмаган булсалар, ничек төзәтергә икәнен аңлатам. Кайчагында үзем барып та урнаштырып кайтам. Татарстанда минем чәчәкләрне алмаган район да калмады бугай инде, – ди Гөлсинә ханым. 
 
Өч ел дәвамында ул 240лап чәчәк ясаган. 
 
– “Залга керәм дә, сокланып карап чыгам. Әни белән дә сокланып, карап утырабыз. Ничек ясыйсың син боларны?!” – дип рәхмәт сүзләр җиткерәләр. Эшем башкаларны да сөендерә дип, үзем дә куанып йөрим. Ә менә чәчәк ясаудан кергән акчаны улыма тотабыз. Хастаханәләрдә күп йөрергә туры килә. Анализлар барысы да түләүле, кыйммәт, - ди Гөлсинә апа. 
 
Өй тирәләрен дә гөлбакча иткән хуҗабикә. Бакчада да чәчәкләр үстеререргә ярата ул. Вакыт юк, җитешмим дигән кешене бөтенләй аңламыйм, ялкаулык кынадыр, ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»