|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2022 Җәмгыять
Умартачы Ленар Бакиров: “Умарта кортын аңлап бетереп булмый”Күптән түгел Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Ленар Бакировның умарталыгында булып кайттык. Без барганда бер умарта күч аерган иде. Күче чия куагына сарган. Аны бер-ике сәгать эчендә җыярга кирәк. Юкса күч очып китәчәк. Сөйләшә-сөйләшә Ленар абый белән умарта күчен җыеп алдык. Ленар Бакиров — үзләренең нәселендә дүртенче буын умартачы. Ул умарта карау, кортларга тиешенчә шартлар тудыру һәм мул уңыш алу серләрен яхшы белә.
— Умарта күче зураеп, көчәеп китсә, күч аера. Гел карап торырга кирәк. Шул ук умарта тагын берничә тапкыр күч аерырга мөмкин. Бал кортлары бик аз калганчы аерып тора ала, — ди Ленар. — Шуңа күрә игътибар белән карарга, аналарын алып, кисеп торырга кирәк. Бал чоры китсә, аерудан туктыйлар, тик инде умарта көчсезләнгән була.
Ленар абый гаилә коргач, умарталыгын ике баш оядан башлап җибәргән. Умартачы нинди генә тәҗрибәле булса да, бал кортларын аңлап бетерү кыен, ди ул.
— Әткәйнең йөзләгән умартасы бар иде. Аңардан алып, үземә ике күч яптым. Ике-өч көннән чыгып карасам, умартада бер корт та юк, качканнар. Умарта кортын аңлап бетереп булмый. Ул хикмәт! Гаиләдә тынычлык булмаса да, умарта үрчеми. Умарта күчләре качканын әткәйгә дә әйттем. Әтиебез бик зирәк, акыллы кеше иде. Тыныч булырга кушты. Умарта тотарга ниятләгән кешене Аллаһы Тәгалә сынап карый икән: нияте чынмы, юкмы? Башлаган эшен ташламыймы, тырышмы? Тырышырга туры килде, чит кешедән бер оя умарта сатып алдым. Икенчесен бүләк иттеләр. Шулай итеп умарталыгымны тергезеп җибәрдем.
Ленар Бакировның 50 дән артык умартасы бар. Бал кортлары карабодай, юкә, кыр чәчәкләре, рапс, көнбагыш, донник, хәтта әрекмән, суган чәчәгеннән дә бал җыя ала. Бер умарта күче, токымына карап, 50 дән алып 100 кг га кадәр бал җыярга сәләтле. Умартачы соңгы елларда яңа төр бал кортлары үрчетү белән дә шөгыльләнә башлаган.
— Яңа төр кортлар бар, тыныч токым. Аеруча “Немецкая”, “Бакфаст”, “Карпатка”, “Карника” дигәннәре бик чакмый. Хәтта аларны битлексез дә карарга мөмкин. Яңа токымлы бал кортларына кышкылык балны күбрәк — 20-22 кг калдырам. Алар иртәрәк уяна, иртәрәк үрчи башлый. “Урта рус” токымлы бал кортлары иртәнге сәгать алтыда гына эшли башлый, ә яңа токымнар — иртәнге өчтән.
Умарта кортлары һәрьяклап файдалы. Хәтта умарта өстенә япкан прополислы япма белән буыннар, сызлаган урыннарны дәваларга мөмкин.
— Аллергия булмаган очракта, бал кортын төрлечә файдаланырга мөмкин, — ди Ленар. — Прополислы япманы дәвалау өчен кулланганда, бер нәрсәне истә тоту хәерле: япма һәр кешенең үзенеке булырга тиеш. Чөнки прополиста да истә калдыру сәләте — биологик хәтер бар. Ул бөтен булган авыруны исендә калдыра. Кешегә бирсәң, синең чир аңа күчәргә мөмкин. Япманы ике елга кадәр кулланырга ярый.
Умартачының ел әйләнәсе эше бетми: яңа умарталар өчен рамнарга кәрәз тарттыру, искеләрен чистарту... Ленар абый да күч җыеп кергәннән соң, яңа умарта оясы хәстәрләп куйды. Алдан ук кәрәз тарттырып куелган рамнарны тигез итеп тезде.
— Күчне җыйганнан соң, салкынча урында тотарга кирәк, — дип аңлатты ул. — Алар тынычлангач, умартага ябасың. Менә шулай яңа умарта барлыкка килә. Умарта асрауның мәшәкате шактый, шулай да ул — бәрәкәтле, рәхмәтле эш.
Индира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|