|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2022 Спорт
![]() 44нче “Фәйзуллин йөзүләре”нең урыны һәм вакыты билгеле булды“Фәйзуллин йөзүләре” – татар мәдәни тормышында узенчәлекле бренд дисәң дә була. Һәр елны бер өзлексез 44нче тапкыр үткәрелә ул. Мәдәни-спорт бәйрәме Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлангычы белән уздырыла. Быел “Фәйзуллин йөзүләре” 3 август көнне Лаеш районында булачак. Әлеге район әлеге чараны беренче тапкыр кабул итә. Моңарчы йөзүләр Арча, Яшел Үзән, Мамадыш һ.б. районнарда узган иде. Быелгы бәйрәмнең әзерлек эшләре турында Равил абый Фәйзуллин “Матбугат.ру”га сөйләде. Иң элек Атабай авылында мәдәни очрашу көтелә, аннары Ташкирмән авылында йөзү өлеше. Бу авыллар бер-берсенә якын урнашкан. Гадәттә, бу бәйрәмдә зуррак дистанциягә йөзүчеләр дә, яр буенча су керүчеләр дә була. Иң мөһиме – дусларча аралашу, иҗади мохит, тән сәламәтлеге һәм рухи сәламәтлек. Бәйрәмнән фоторепортажны “Матбугат.ру”да көтегез.
--- |
Иң күп укылган
|