|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2022 Милләт
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшен башладыМилләтнең абруйлы милли – мәдәни мәҗлесендә катнашу өчен халкыбызның лаеклы кызлары һәм уллары туган йортка кайтты. Әлбәттә, әлеге олы күркәм чарада катнашу бәхете һәркемгә эләкмәде. Шуңа карамастан, без бүген кайда гына яшәсәк тә, Казан белән бергә. Җир йөзенә энҗе кебек сибелгән милләттәшләр һәм ватандашларның һәркайсы Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшен кызыксынып һәм дулкынланып күзәтә. Географик ераклыклар аерса да, балачактан Тукай шигърияте, Җәлил каһарманлыгы, Гадел Кутуй нәзакәтлелеге, Сара Садыйкова моңы белән тулы күңелләребез рухи башкалабызда. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшендә Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсеннән дә лаеклы вәкилләр катнаша. Без төньяк башкаланың “Питер Татар” Piter tatar порталы (баш мөхәррире Равил Закиров) һәм Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы (рәисе Зәрия Хәсәнова) Татар мәмләкәтендә барган олы мәҗлесне ихлас тәбриклибез. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына милләтне арытаба да дөнькүләм дәрәҗәдә күтәрү буенча мөһим юллар табуда зур уңышлар телибез.
--- |
Иң күп укылган
|