поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.08.2022 Җәмгыять

Галим Надир Баһавиев: «Мин деталь исемнәрен һәрвакыт татарча язам»

Фән тел үсешенә ничек тәэсир итә ала? Аның өчен нинди шартлар тудырырга кирәк? Һәр татар кешесе бу юнәлештә нәрсәләр эшләргә тиеш? Татар өчен таяну ноктасы кайда? Галим Надир Баһавиев белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Фәндә татар телен ничек популярлаштырып була?
 
– Фәндә татар телен түгел, ә татар дөньясында фәнне ничек популярлаштырып була дигән сорауга җавап эзләргә кирәк, минемчә. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе я лингвистика, я археология, я нефть белән генә шөгыльләнә. Химия, Физика, Биология, Санак фәне, Космонавтика, Робототехника институтларын ачып, һәрберсендә үз фәнни журналларын алып барырга кирәк. Татарча мәкаләләр бастырган галимнәргә йөз меңләп, я миллион сумлы премияләр ясау, бәйгеләр үткәрү дә стимул булыр иде. Шул рәвешле яшь галимнәрне үстерсәк, татар телендә фән үсә башлар. Тукай сүзләре белән йомгаклап куйсак, «Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
 
Абразауный егетләргә тәмам имди.
 
Барып керик хөрриятнең кочагына,
 
Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
 
Бу егетләр безне дөнья оҗмаһына
 
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди!»
 
–  Хәзерге вакытта татарча фәнни эшләр эшләнәме соң?
 
– Юк шул.  «Фәнни Татарстан» журналын карасак, бер мәкалә дә фәнгә бәйләнмәгән.
 
– Аның сәбәпләре нидә?
 
– Галим яки инженер, фән я техника белән шөгыльләнгәндә, кешелекне алга алып бару һәм үз даны турында уйлый, әлбәттә, акчалата нәтиҗәсе булыр дип тә өметләнә. Син нинди телдә эшлисең, шул халыкка хезмәт итәсең. 1992 елда суверен республика статусын алгач, бездә үз фәнебезне алга алып барырга мөмкинлекләр туды. Мин бизнесның күп кенә өлкәләрендә милләттәшләребезнең татарча гына сөйләшкәнен ишетә идем. Хәтта сырхауханә белән хастаханәләрдә дә шәфкать туташлары белән докторлар татарча сөйләшә иде. Димәк, татарлар башка халыкка ошыйм дип түгел, ә үз халкыма ошыйм дип эшне я фәнне татарча алып барса, бу хәрәкәт һичшиксез уңай нәтиҗәләргә китерер. Мин, мәсәлән, үзебезнең конструкторлар бюросы өчен модельләр һәм сызымнарны ясаганда бөтен деталь исемнәрен татарча язам. Күптән түгел криптәнкә – криптоакчасын барлыкка китердем. С++ телендә программалаштырырга туры килсә дә, программа эчендә комментарийлар, переменныйлар, массивлар, файллар исемнәре татарча язылган. Соңгы вакыйгалар аркасында милли үзаң үсә, татар телен белү популярлаша бара. Ниһаять, бу горурлык һәрберебездә уянгач, космоска да үз телебездә чыгарбыз.
 
– Фәндә кулланылмагач, татар теленең киләчәге бармы?
 
– Фән белән үз телендә шөгыльләнмәгән халыклар юкка чыга бара. Мин техника белән шөгыльләнгәч, бик күп сүзләрне инглизчә язарга мәҗбүрмен. Татарлар энкодерлар ясамый, звездолетлар турында аз уйлый. Мин аның турында күп уйлагач, звездолетны йолдызат дип атадым. Бәлки, бу сүз сүзлеккә керер. Шулай итеп, әкренләп, мәкалә, китап, фильмнар, музыка аша тел үсәр дип өметләнәм. Ә татар теле ул кристалл кебек төгәл. Татар телендә уйлаганда, фәнни, я булмаса, инженер концепцияләре башта тиз әзер идеягә әверелә.
 
– Бәлки, татарча фәнни эшләр дә бардыр, без белмибез генәдер…
 
– Юк. Франциядә башка Татарстан юк, Көньяк Америкада да Казан юк. Бездә бер генә Казан, бер генә Татарстан, бер генә Әстерхан, бер генә Кырым, бер генә Себер бар. Беркем дә яшерен рәвештә татар телендә квант санакларны ясап утырмый. Бездә без генә бар.
 
– Татар булмаган өлкә юк, диләр, дөресме? Ә сез кайсы өлкәдә?
 
– Һәр өлкәне тикшереп карамадым, әмма әле генә бер фантастик әсәр өчен идея туды.  Бөтен дөньяда татардан башка бөтен башка халыклар аңгырага әверелде ди. Ул чакта татар халкы берләшеп, «Боинг» кебек очкычларны төзи алырмы? «Оптоволоконный лазер»ларны ясармы? Миллиард транзисторлы процессорлар җитештерерме? Һава торышын күзәткән, я GPS кебек иярченнәрне төзеп, ракеталарда космоска җибәрерме? Протеиннарны урнаштырып, дәваны синтезлаштыра алырмы? Атом-төш реакторларын төзерме? Супертанкерларны төзи һәм йөртә алырмы? Ә алмасак, дөнья нинди дәрәҗәгә төшәр? Мин тасвирлаган һәр өлкәдә бер татар гына булырга тиеш түгел, ә бу катлаулы җиһазларны без халык буларак төзи белергә һәм төзергә тиеш. Бу катлаулы белемнәрне туплап, үз җиһазларыбыз белән бөтендөнья күләмендә экономик ярышта җиңәргә тиешбез.
 
Мин – ракеталар конструкторы. Казанда үз конструкторлар бюросын ачып, башта металл белән бастыручы 3D-принтерларны ясыйм, ә аннан инде Кама Тамагыннан җибәрелә торган бер баскычлы, күп кулланышлы орбиталь ракеталарны төзи башлыйм.
 
– Бөтендөнья татар конгрессы татарга таяну ноктасы була аламы?
 
– Татар халкында күп таяну нокталары бар һәм тагын да күбрәк була ала. Себер, Казан, Әстерхан һәм Кырым татарлары белән тагын да зуррак конгрессны булдырырга була, конгресс бу өлкәләр аша татар туризмын үстерә ала, телләрне урта кагыйдәләргә китерергә булыша ала, татар телендә генә алып барылган технопарк, я фән үзәген оештыра ала. Идеяләр күп, идарә итүчеләрнең чын максатлары татар халкын үстерүгә юнәлгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта күп халыклар нинди юл белән барырга белми һәм безнең бөек халкыбызның бу катлаулы чорда хәтта бөтен дөньяга юл күрсәтә алырлык мөмкинлегебез бар.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»