поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.01.2011 Милләт

«Милләт язмышыннан читтә калмасак иде»

Татарлар бөтен дөнья буйлап сибелеп яшиләр. Һәм алар арасында халкыбыз өчен янып-көеп, милли хәрәкәттә чын күңелдән эшләп йөрүче җанатарлар булуы зур бәхеттән санала. Шундый кешеләрнең берсен – Әстерхан шәһәрендә яшәүче Әнвәр Ибраһим улы Алмаевны мин Гали авылында үткән беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туенда очраттым.

Әнвәр әфәнде – Әстерхан өлкәсе губерна Думасының үзидарә мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Әстерхан өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының контроль-ревизия комиссиясе рәисе. Менә инде 20 ел буена ул 80 меңгә якын татар яшәгән Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар җәмгыятен уңышлы җитәкләп килә.

 

Татарлар турында сөйләгәндә Әнвәр әфәнденең күзләре янып тора. Бу кеше милләтебез язмышын үз язмышыдай кайгыртып, җанын-тәнен биреп, халкыбыз тормышында кайный. Без Әнвәр әфәнде АЛМАЕВ белән очрашу вакытында аңардан Әстерхан өлкәсендәге татар милли хәрәкәте эшләре, тел, татар мәктәпләре, мәдәният мәсьәләләре турында сораштык.

 

– Әнвәр әфәнде, «Дуслык» җәмгыятегез турында сөйләп үтсәгез иде. Сездә милли хәрәкәт эшләре нинди хәлдә? Нинди проблемаларыгыз бар?

 

– Безнең «Дуслык» татар җәмгыяте 1989 елдан бирле эшләп килә. Шушы еллар эчендә без мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирештек. Шәһәребездә, авылларда ел саен зурлап сабантуйлар уздырабыз. Ә бездә 2008 елда бик уңышлы үткән Бөтенроссия Сабан туе турында әле дә күпләр искә алып сөйли.

 

Элеккеге елларда татар җырчыларыбыз бик аз булса, бүген үз солистларыбыз гына 74, шулай ук «Ялкын», «Нур» ансамбльләре кебек 14 иҗат коллективыбыз бар. Ел саен без шәһәребездә артистлар арасында конкурс үткәрәбез. Биредә җиңеп чыккан кеше Татарстанда уза торган «Татар моңнары» конкурсында катнаша. Әйтик, былтыр 22 яшьлек җырчы егетебез Илнур Ерикеев әлеге бәйгенең Гала-концертына кадәр җитте.

 

Әстерхан өлкәсендә каләм осталары да җитәрлек. Безнең оешма шундый кешеләргә үз китапларын бастырып чыгарырга ярдәм итә. Мәсәлән, Майсәрә апа Гомәрова, мәрхүмә Сөембикә апа Хәсәнованың бик матур шигырьләр җыентыклары дөнья күрде. Ә 2009 елда «Әстерхан татарларының культурасы» дип аталган китап чыгардык.

 

Шулай ук шәһәребездә татар халык театры уңышлы эшләп килә. Үз вакытында без аның өлкә мәдәният министрлыгы канаты астына кертелүенә ирештек, шулай итеп, артистларга эш хакы бюджеттан түләнелә. Алда әйтеп үтелгән «Ялкын», «Нур» ансамбльләре дә яртылаш мәдәният министрлыгының матди ярдәменә яши.

 

«Дуслык» җәмгыяте оешкан беренче көннән үк диярлек «Идел» татар газетасы да чыгып килә бездә. Штатта биш кеше эшли, газета аена ике тапкыр 8 битле булып чыга, тиражы 1000 данә. Без газетаны тагын өстәмә рәвештә 3000 данә бастырып, халыкка бушлай да таратабыз.

 

– Газетагызның матди хәле ничегрәк һәм, гомумән, хөкүмәт милли эшләрегезгә акчалата ярдәм күрсәтәме?

 

– Бюджеттан газетага акча бик аз бүлеп бирелә. Шуңа күрә калган чыгымнарны үз өстебезгә алырга туры килә. Безгә монда үзешчән осталарыбыз ярдәм итә. Алар концертларда бушлай чыгыш ясап, билетлар сатудан җыелган акчаны редакциягә бүләк итәләр. Мондый тамашаларны без хәйрия концертлары дип атыйбыз.

 

Ә болай безнең хөкүмәт белән мөнәсәбәтләребез яхшы дияргә була. Әгәр дә иҗтимагый оешманың үз-үзенә хуҗа буласы килә икән, ул хөкүмәттән дә, губернатордан да, шәһәр администрациясеннән дә акча сорарга тиеш түгел.

 

– Милли-иҗтимагый оешмалар ниндидер акчага яшәргә тиешләр бит?!

 

– Сүз дә юк, анысы шулай. Әмма милли-иҗтимагый оешмаларга күбрәк эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәргә һәм акчаны болай гына сорарга түгел, ә аның ни өчен кирәклеген яхшылап аңлатырга кирәк. Аларга иң беренче бу эшнең аның үзе, балалары, оныклары өчен башкарылуын төшендерү мөһим. Эшкуарлар болай гына акча сораганны аңламыйлар, шуңа күрә аларга милли сыйфатлары, милли үзаңы аша тәэсир итәргә кирәк.

 

– Әстерхан шәһәрендә татар мәктәбе бармы?

 

– Кызганычка, бездә татар мәктәбе юк. Иң беренче чиратта бу мәсьәләдә ата-аналар үзләре гаепле, дип әйтер идем. Без шәһәребездә ике тапкыр татар сыйныфы ачтык һәм икесендә дә ата-аналар үзләре балаларын башка сыйныфларга күчерделәр. Имеш, татар телен өйрәнеп, башка предметлардан артта калалар һәм киләчәктә югары уку йортларына керә алмыйлар. Әти-әниләргә моның ялгыш фикер булуын аңлата алмагач, без 1 сыйныфта татар теле белән бергә инглиз телен өйрәтүне дә гамәлгә кертергә булдык. Хәзер теләүчеләр табылып, яңадан Әстерханның 74нче мәктәбендә татар сыйныфы ачарга җыенабыз. Ата-аналарның үзләренең милли үзаңнары аксый әле, аларга моның өчен оят булырга тиеш.

 

Ә болай бездә бер балалар бакчасында ана телен өйрәнүче, шулай ук педагогия училищесында һәм институтта татар теле укытучыларын әзерләүче группалар бар.

 

– Әнвәр әфәнде, хәзер күп төбәкләрдә, балалар саны аз булу сәбәпле, авыл мәктәпләрен ябалар, һәм укучылар күрше рус, чуваш, мордва авылларына йөреп укырга мәҗбүрләр. Ә анда, әлбәттә, ана теле укытылмый. Хәер, бүген хәтта татар авылларының үзләрендә дә ана теле дәресләре кыскартыла яисә бөтенләй укытылмый. Сездә бу хәлләр ничегрәк тора, һәм Сез, Әстерхан өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты, татар җәмгыяте рәисе буларак, бу проблемаларны чишәр өчен нинди чаралар күрәсез?

 

– Безнең өлкәдә, зур кызганычка, бер генә авылда да татар теле, дәрес буларак, укытылмый, бары тик факультатив предмет булып кына тора. Шуңа күрә дә Бөтендөнья татар конгрессының бер җыелышында мин Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп: «...Нигә безне чит ил телләрен өйрәнергә мәҗбүр итәләр, ә Россиядә яшәүче халыкларның телләренә шундый начар мөнәсәбәт күрсәтәләр?! Мәгариф турындагы законда: «...уңай шартлар булган очракта ана телен өйрәнергә мөмкин...» диелгән. Ә бит уңай шартлар булмауга сылтап, безгә беркайчан да ана теле дәресләрен укытырга мөмкинлек бирмәүләре бар. Шуңа күрә бу уңай шартларны булдырырга кирәк! Сездән башка законны үзгәртмәячәкләр. Безгә ана телебезне рәсми рәвештә өйрәнергә ярдәм итегез», – дип чыгыш ясадым. Шунда Путин: «Кем дә кем ана телен өйрәнүгә комачаулый икән, бу – акылсызлык», – дип җавап биргән иде.

 

Без инде авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә татар теле факультатив рәвештә генә булса да укытылсын өчен, барлык көчебезне куябыз. Ел саен «Дуслык» җәмгыяте комиссия булдырып, бөтен мәктәпләр буенча йөреп, анда ана теле укытыламы-юкмы икәнлеген тикшерә. Һәм, алда әйтелеп үтелгәнчә, шәһәребезнең 74 санлы мәктәбендә татар сыйныфының эше уңышлы барып чыкса, без башка мәктәпләрдә дә шундый сыйныфлар ачарга тырышачакбыз. Иң беренче чиратта бу инде янә ата-аналардан тора. Мәсәлән, 74нче мәктәптә татар сыйныфы ачар өчен, мин аларның һәрберсе белән очрашып сөйләшәчәкмен.

 

Ә инде татар авылларында мәктәпләрнең ябылуына килгәндә, мин, Әстерхан өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты буларак, моңа беркайчан да юл куймадым. Һәм бездә, балалар саны аз булса да, барлык мәктәпләр дә эшләп килә. Хәтта минем округтагы бер кечкенә авылда барлыгы 34 бала гына укыган мәктәпне ябарга теләгәч, ата-аналарны, халыкны җыеп, бергәләп моңа каршы чыктык һәм моратыбызга ирештек.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 4 | 22.01.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»